Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хәлил, Ибраһим һәм Илһам ханнар: Казан ханлыгы тарихыннан

Тиздән Татарстан китап нәшриятында басылып чыгачак Казан ханлыгы идарәчеләре турындагы китаптан өзекләр белән таныштыруны дәвам итәбез.

news_top_970_100
Хәлил, Ибраһим һәм Илһам ханнар: Казан ханлыгы тарихыннан
Әлеге тарихи циклның беренче өлешендә Олуг Мөхәммәд һәм Мәхмүд ханнар хакында сүз барган иде.

Хәлил

Мәхмүд ханның Казан тәхетендәге варисы – улы Хәлил турында безгә бик аз билгеле. «Мәхмүд ханның уллары: Хәлил хан, Ибраһим хан», - диелә «Бәрхет китап»та. Хәлил ханның исеме ХVI йөз немец дипломаты Сигизмунд Герберштейнның «Записки о Московии» дигән хезмәтендә искә алына, ул аны Илһамның әтисе дип атый. Шуның белән шул. Хәер, кенәз Михаил Щербатов һәм Михаил Бережков хезмәтләрендә ХVI гасыр урталарында яшәгән Европа тарихчысы Александр Гваньини исеме телгә алына. Ул раслаганча, Хәлил һәм Ибраһим ханнарның хатыны Нурсолтан ханбикә аларга бөек Мәскәү кенәзе Иван III нең ризалыгы вә боерыгы белән 1462 һәм 1467 елларда кияүгә чыккан. Щербатов һәм Бережков Гваньини белән берсүзсез килешә. Рус чыганакларында яшь Иван III нең Олы Урда (Нурсолтан ханбикә тумышы белән шуннан) белән элемтәләре турында мәгълүмат бөтенләй булмаганлыктан, бездә бу зур шик уята. Бары тик әлеге урда ханнарының рус җирләренә юнәлгән агрессив омтылышлары хакында гына билгеле. Бөек кенәзнең Нурсолтан ханбикәнең әлеге никахларыннан нинди дә булса файда күрүен күз алдына китерүе кыен.


Ибраһим

Хәлилнең энесе һәм Мәхмүднең улы Ибраһим тәхеткә абыйсы үлгәннән соң утыра. Моның төгәл датасы билгеле түгел. Бу - 1467 елның җәендә (аннан да соң түгел) булгандыр, мөгаен. Нәкъ менә шул вакытта Ибраһимга оппозициядә торган Казан феодаллары Мәскәүдә бөек кенәзгә хезмәт иткән хан улы Касыйм белән элемтәгә керә. 1467 елның көзендә Ибраһим Казан тәхетенә дәгъва кылган Касыймның һөҗүмен кире кайтара. Сүз уңаеннан, Касыйм Ибраһимның бертуган абыйсы була. 1467-1469 елларда Казан ханлыгы белән рус дәүләте арасындагы канкойгыч сугыш әнә шулай башланып китә, аның барышында уңыш әле бер, әле икенче якка елмая. Ахыр чиктә, 1469 елның сентябрендә Ибраһим Мәскәү воеводалары белән солых төзергә мәҗбүр була һәм 40 ел эчендә барлык рус әсирләрен иреккә чыгарырга вәгъдә бирә. Кайбер мәгълүматларга караганда, 1478 елда Ибраһим, Иван III нең Новгородта эш белән мәшгуль булуына өметләнеп, Нократ буена яу белән килә. Әмма бу операция ханга бернинди дә уңыш китерми. 1478 елның июнендә рус гаскәрләренең җавап походыннан соң Ибраһимның янә солых төзүдән башка чарасы калмый. Әлеге вакыйгалардан соң озак та үтми Ибраһим вафат булгандыр, мөгаен. Ни өчен дигәндә, елъязмаларда аның исеме кабат күренми.


Илһам

Ибраһим хан үлгәннән соң, аның беренче хатыны Фатыйма-Солтаннан туган улы Илһам Казан тәхетенә утыра. Илһам рус чыганакларында беренче тапкыр 1482 елда телгә алына. Нәкъ менә шушы елда Мәскәү белән Казан арасында дипломатик мөнәсәбәтләр ныгый, шуның нәтиҗәсендә җәен үзара дус-тату яшәү турында килешү төзелә. Әлеге килешүнең шартларын белмәгәнгә күрә, Илһамның, имештер, бөек Мәскәү кенәзе Иван III «үз кулы белән» Казан тәхетенә утырткан тәүге Казан ханнары арасында телгә алынуы хакында искәртү артык булмастыр (XVI гасырның беренче чирегендә Россия белән Польша арасында алып барылган сөйләшүләрнең беркетмәләрендә шул хакта сүз бара). Әмма рус елъязмаларында бу хактагы мәгълүматның 1487 елга кадәр теркәлмәве бу фикергә каршы килә.

1484-1487 елларга караган разряд кенәгәсендәге (разрядная книга) дәлилләр исә бу елларда Казанда ханнар алышыну тәртибе һәм нечкәлекләре турындагы мәсьәләгә зур буталчык кертә. Мисал өчен, анда бәян ителгәнчә, 1485 (дөнья яратылганнан алып 6993) елда Иван III Илһам ханны тәхеттән бәреп төшерү өчен Мөхәммәд-Әминне Казанга гаскәр белән җибәрә, шуның нәтиҗәсендә «Илһам качып китә, ә Казан тәхетенә Мөхәммәд-Әмин утыра». 1486 (6994) елда бөек Мәскәү кенәзе инде Мөхәммәд-Әмин (ул үзенең туганы Илһамны Иван Ш гә кире кайтарырга тели) үтенече белән Казанга гаскәр җибәрә, ә «Казан кенәзләре Мөхәммәд-Әмингә моны эшләргә ирек бирми, аның үзен үтерергә тели һәм Мөхәммәд-Әмин бөек кенәз, воеводалар янына качып китә». Шуннан соң Казан феодалларына шунда ук тәхеткә кире кайткан Мөхәммәд-Әминнән «ярлыкау сорарга» туры килә.

Тулаем алганда, безнең фикеребезчә, Мөхәммәд-Әмин 1485 елда Илһам урынына Казан тәхетенә утыра, ә 1487 елда янә Илһам хан тәхеткә менә, һәм бу юлы Иван III воеводалары аны хакимияттән бөтенләйгә бәреп төшерә. Бөек кенәз боерыгы белән янә Мөхәммәд-Әмин Казан тәхетенә утыра. Шунысы кызганыч: рус елъязмаларында Иван Ш гаскәрләренең 1485-1486 елларда Казанга походлары турында бөтенләй телгә алынмый, бу исә разряд кенәгәләрендәге буталчыклык турында без ясаган нәтиҗәне раслый. ХV йөз Россия хәрби тарихы буенча абруйлы белгеч Юрий Алексеев та шундый фикергә килгән: «1484 һәм 1487 елгы хәбәрдә воеводалар исемлегенең тулысынча бер-берсенә туры килүе Разряд кенәгәсен төзүченең воеводаларның Казанга походы турындагы мәгълүматны ике тапкыр (1484 һәм 1487 елларда) урнаштыруы хакында сөйли» (Ю. Г. Алексеев. Походы русских войск при Иване Ш – СПб: 2007, с. 283).

Икенче яктан караганда, 1486 елгы Львов елъязмасында, шулай ук 1485 елгы София һәм Ермолинская елъязмаларында бу хакта кызыклы мәгълүмат бар. Әлеге чыганакларда Мөхәммәд-Әминнең Мәскәүгә килүе, аны бөек кенәзнең кабул итүе хакында сүз бара. Һәм шунда ук Мөхәммәд-Әминне алып кайту өчен Казаннан Мәскәүгә илчеләр җибәрелүе турында мәгълүмат китерелә.



Безнең фикеребезчә, әлеге вакыйгалар (Мөхәммәд-Әминнең Казаннан Мәскәүгә килүе һәм Ивану III гә аның артыннан делегация җибәрүләре) 1487 елда булган дияргә нигез бар, чөнки 1487 елның июлендә Казанның алынуын елъязмачылар шушы елга кертеп карый. Львов һәм София II елъязмаларындагы мәгълүматлар башка рус чыганаклары (1486 елгы Устюг һәм Архангелогород елъязмалары) белән дә раслана.

1487 елның 9 июлендә әсирлеккә алынган Илһам хан үзенең хатыны Каракош, нугай морзасы Ямгурчының кызы, әнисе һәм ир туганары белән зинданга ябыла. Ханны хатыны белән Вологдага озаталар, әнисен һәм ир туганнарын исә 1487-1488 елның кышында Белоозерога сөрәләр. Рус дәүләтендә Илһам хан, аның хатыны һәм туганы Мәлик-Таһирның тормышына әнә шул рәвешле нокта куела. Моның кайчан булганлыгы безгә билгеле түгел. Шунысы гына мәгълүм: Илһам хан 1490 елның җәендә әле исән була. Илһам ханны руслар әсир итеп алуга ук Себер ханы Ибак Ивана III дән аны иреккә чыгаруын таләп итә, без Илһам белән «икебез дә бер ата балалары» дип белдерә. Нугай морзалары да бөек кенәзгә шундый үтенеч белән мөрәҗәгать итә. Һәм 1490 елның көзендә Иван III күршеләренең үтенеченә колак салып, Илһам ханны азат итә.

Киләсе очеркта Мөхәммәд-Әмин һәм Мамык ханнар хакында сүз барачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100