Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казан ханнары: Шаһ Галинең икенче тапкыр тәхеткә килүе

“Татар-информ” хәбәрчесе укучыларны Казан ханнары турындагы китабыннан өзекләр белән таныштыруын дәвам итә. Китап тиздән Татарстан китап нәшриятында басылып чыгачак.

news_top_970_100
Казан ханнары: Шаһ Галинең икенче тапкыр тәхеткә килүе

1521 нче елда Казаннан качканнан соң Шаһ Гали Мәскәүгә килә. “Казан тарихы” язганча, Василий III ханны “туганы һәм яраткан дусты” кебек күреп, шәхсән үзе каршы ала, Шаһ Галинең “имансыз вәхши” булуына карамастан, бөек кенәз аның "Казандагы подданныйлары арасында иң яхшы хезмәт итүчеләрнең берсе" булуын ассызыклап әйтә.

Яшь Шаһ Гали бөек кенәзнең якыннары рәтенә кертелә, башта аңа җир-судан өлеш чыгармыйлар. Хан рус хөкүмәтенең төрле чараларында катнаша. Мәсәлән, 1523 һәм 1524 елларда без Шаһ Галинең Казанга каршы сугышкан рус хәрби җитәкчеләре арасында булуын күрәбез. 1528 елның июлендә һәм 1531 нче елда Шаһ Гали Литва чигенә озатыла. 1531 нче ел октябрендә ул инде Түбән Новгородта. 1526 нчы елда империя илчесе Сигизмунд Герберштейн Шаһ Галине Мәскәү тирәсендә бөек кенәз оештырган ауда очрата. Шаһ Галинең Василий патша утарында аерым бер дәрәҗәле урын алып торганын раслап, бу дипломат хан угъланның төс-кыяфәтен шактый тәфсилләп сурәтләп калдырган: “хатыннарча диярлек” йөз-бит, “чыгып торган корсак”, “сирәк сакал” – ә бит егеткә нибары 21 яшь. Моның өстенә Герберштейн Шаһ Галине сугыш алып бару эшендә бөтенләй булдыксыз дип таба, һәм моның белән килешми мөмкин түгел (“Московия турында язмалар”ны карагыз).

Кайбер мәгълүматләр буенча, 1531 нче елның декабрендә Шаһ Гали Василийның рәхим-шәфкатенән колак кага, аның “тотылуы” турында язалар, әмма сәбәпләре күрсәтелми. Казан тәхетенә 1531 нче елда Җан Гали утыргач та Касыйм шәһәре Шаһ Галигә эләкми. Моның урынына Василий III Шаһ Галигә Кашира һәм Серпухов җирләрен бирә, 1532 нче елның 21 нче сентябрендә хан шул якларга юл тота. Әмма анда да хуҗа булып озак тора алмый.

1533 нче елның гыйнварында Василий III белән Шаһ Гали арасында мөнәсәбәтләр янәдән начараеп китә. Ханны кенәздән яшереп кенә Казан һәм башка дәүләтләр белән элемтәләр корып ятуда гаеплиләр. Шаһ Галине хатыны белән Аккүлгә (Белоозеро) сөрәләр, сак астына утырталар. Шаһ Гали һәм аның фикердәшләре-якыннары өчен “кара көннәр” килә. Җинаятьтә гаепләнгән казаклар һәм уланнарны Түбән Новгородта, Тверь, Псков, Орешек, Корелда төрмәләргә ыргыталар. Күпләре ачтан кырыла, калганнарын үтерәләр, ә хатыннары һәм балаларын көчләп чукындыралар.

Казанда Җан Гали үтерелгәннән соң Шаһ Галине иреккә чыгаралар, чөнки ул чыннан да хан тәхетенә утырырга дәгъва итә ала. Казанда аның яклылар була, бу турыда Мәскәүдә 1535 нче елның 12 нче декабрендә белеп алалар. Шаһ Гали Мәскәүгә 1536 нчы елның 9 нчы гыйнварында килә, бу юлы ханны иң югары дәрәҗәдә каршы алып, искитмәле хөрмәтләр күрсәтәләр. Шаһ Гали кенәз алдында гаебен танып, тугры хезмәт итәргә ант бирә. Ә ханның хатыны Фатыйма-Солтан кечкенә Иван IVнең әнисе һәм регенты булган Елена Глинская белән очраша. Тик бу юлы Шаһ Галигә Казанга барып җитәргә насыйп булмый.

1537 нче елның июлендә ул Владимирда рус хәрби башлыклары белән “казан чикләрен” саклауда катнаша. 1539 нчы елда Шаһ Гали кенәз Ф.М.Мстиславский белән берлектә Муромга һәм Костромага бәреп керергә җыенган Казан гаскәрләрен кире бора. Һәм, ниһаять, 1540 нчы елның декабрендә Шаһ Гали Касыйм ханы буларак алдыбызга килеп баса. Касыйм ханын һәм аның гакәрен Мәскәү шул вакытта Муром тирәләренә һөҗүм иткән Сафа-Гәрәйгә каршы җибәрә. 1541 нче ел җәендә Касыйм ханына Владимирга барып, казанлыларның ниләр эшләгәнен күзәтеп торырга кушыла, шулай итеп, хан Владимирга килә. Касыйм ханлыгы буенча иң зур белгеч Вельяминов-Зернов фикеренчә, Шаһ Гали Касыймда, һичшиксез, 1543 нче елга кадәр идарә иткән. 1543 нче елның 18 нче июлендә Шаһ Гали үз карамагындагы монастырьга монахлар өчен Кашира урманнарында берникадәр иркенлекләр биргән рөхсәт язуына кул куйган. Күрәсең, ул вакытта Шаһ Гали янәдән Кашира җирләрендә хуҗа булгандыр. Ни генә булмасын, 1543 нче елдан 1546 нчы елга кадәр без Шаһ Гали турында берни дә белмибез.

1546 нчы елның 17 нче гыйнварында бөек кенәз Владимирда сунарчылык белән шөгыльләнеп яткан вакытта, кенәз янына Казаннан андагы югары катлау феодалларыннан хат белән илче килеп төшә. Казан халкы Сафа Гәрәйне бәреп төшереп, бөек кенәздән хан итеп Шаһ Галине җибәрүен үтенәләр. Үтенечкә колак салырга була кенәз, бу турыда хәбәр җиткерергә Казанга махсус вәкилне озаталар, бөек кенәзнең “рөхсәт сүзе” 1546 нчы елның гыйнвар ахыры – февраль башында шәһәргә килеп җитә. Иван IVнең вәкаләтле вәкиле Казан халкыннан бөек кенәзгә һәм Шаһ Галигә тугъры хезмәт итәргә антларын ала, шул турыда Мәскәүгә килеп, 1546 нчы елның 15 нче мартында хисап тота. Яңа хан үзе Мәскәүдән Казанга 1546 нчы елның 7 нче апрелендә юлга чыга. Аның Казанга кайчан килеп җитүе билгесез, әмма ханлыкка багышлау тантанасының 1546 нчы елның 13 нче июнендә узганлыгы төгәл билгеле. Тантананы хәрби башлыклар кенәз Д.Ф. Бельский һәм Д.Ф. Палецкийлар уздыра. Юлында тоткарлыклар булмаганда, Шаһ Гали Казанга 1546 нчы елның апрелендә дә килеп җиткән булырга мөмкин.

Ни генә булмасын, бу юлы Шаһ Гали Казанда бары бер ай гына торып кала. Шәһәрдә янәдән Сафа Гәрәй яклылар өстенлек ала, алар үз ханнарына Мәскәү җибәргән көндәшне тотып бирергә була. Тик Шаһ Гали монда да елгырлык күрсәтеп, каядыр июль урталарында Казаннан качып котыла. Моны кыска һәм ачык аңлаешлы итеп Постников елъязмачысы тасфирлый: «Шул ук җәй 7054/1546/ Шигалей патша Казаннан качты, Казанда ул тора алмый иде. Аның артыннан элеккеге Казан патшасы Сафакирей Казанга кереп утырды һәм бөтен Казан кенәзләрен камчылап ташлады...” (Елена Глинская һәм 1533-1547 елларда боярлар идарәсе турында язмалар.//.Тихомиров М.Н. Русское летописание. М. 1979, с.179).

Шаһ Гали көймәгә утырып Идел буйлап түбәнгә төшә, чиктәш җирләргә ул 1546 нчы елның 15 нче августында барып җитә. Шунысы кызык, Шаһ Галинең Казаннан билгесез бер юнәлештә качканын белеп алгач ук, бөек кенәз, Шаһ Галинең Мәскәүгә кирәге чыгарга ихтимал икәнен истә тотып, Нократ һәм Кырга ханны каршы алырга махсус отрядлар җибәрә. Ә Казанда янәдән Сафа Гәрәй ханлык итә башлый.

Киләсе очеркта без нәкъ менә Казан тәхетенә Сафа Гәрәйнең килүе хакында сөйләрбез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100