Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Камил хәзрәт Сәмигуллин: Шиһабетдин “Ислам йолдызы” дигәнне аңлата

Бүген күренекле татар галиме, дин эшлеклесе, тарихчы һәм фикер иясе Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 200 ел тулу билгеләп үтелә. Гарәп теленнән “Шиһабетдин” исемен “дин метеоры” яки “Атылучы Ислам йолдызы” дип тәрҗемә итәргә мөмкин. Чыннан да, имамның мирасы, якты комета сыман, татар халкының тормышын яктырткан. Күренекле, күпкырлы, кабатланмас, даһи... Хөрмәтле укучылар, сез хәзрәтнең әлеге сыйфатларына аның тормышыннан моңарчы билгеле булмаган 10 фактны белгәч, үзегез дә инанырсыз.

news_top_970_100
Камил хәзрәт Сәмигуллин: Шиһабетдин “Ислам йолдызы” дигәнне аңлата

Шиһабетдин “Ислам йолдызы” дигәнне аңлата 

“Хакыйкатьтә, галимнәр Пәйгамбәрләрнең варисы”

(Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм)

Беренче факт. «Батыр көрәшче»

Бөек татар мәгърифәтчесе һәм дин әһеле Шиһабетдин Мәрҗани татар милли көрәшендә җиңелүне белмәс батыр булып танылган һәм “Көрәшче Шиһаби” кушаматына ия булган. Табигатьтән бирелгән сәләте һәм осталыгы аңа мәйданда көчле һәм тәҗрибәле көндәшләрен дә егып салырга мөмкинлек бирә. Курку белмәс Мәрҗани нык гәүдәле булган, келәмдә һәрвакыт җиңгән һәм беркайчан да бер үк көндәш белән бил алышмаган. Шунысы игътибарга лаек, ул бүгенге көндә документаль чыганакларда гына билгеле булган “каракаплан” стилендә көрәшә торган булган.

Икенче факт. «Һиҗри буенча яши»

Мәрҗани хәзрәт бары мөселман календаре буенча гына яшәгән. Хәтта үз яшен дә милади буенча түгел, һиҗри буенча санаган. “Әгәр без Һиҗрине кулланудан туктасак, кешеләр сафәр һәм мөхәррәмнең ни икәнен онытыр вакыт җитәчәк”, – дип аңлаткан ул үз карашын.

Өченче факт. «Тулы исеме»

Мәрҗанинең тулы исеме – Шиһабетдин Һарун бин Баһаветдин бин Сөбхан бин Габделкәрим бин Габделтавап бин Габделгани бин Габделкотдус бин Йәдәш бин Ядкәр бин Гомәр әл-Мәрҗани әл-Казани. Мәрҗани исә – ул галимнең бабасы нигез салган Мәрҗән авылы исеменнән алынган тәхәллүс.

Дүртенче факт. «Башка сыймаслык»

Мәрҗани хәзрәт кырыс холыкка һәм олы ихтыяр көченә ия булган. Теге яки бу мәсьәләгә карата нык һәм каты фикердә торуы аны тормыш каршылыклары килеп чыгуга күп тапкырлар сәбәпче булган. Мисалга, үз вакытында ул имам булудан һәм уку-укыту эшчәнлеге алып бару хокукыннан мәхрүм ителгән. Хәтта Россия империясе мөселманнарының мөфтие булырга лаеклы булып саналуына да карамастан! Әлеге катгый карардан Мәрҗанине мәдрәсәгә (хәзер аның бинасында Казан ислам колледжы урнашкан) нигез салуы да, үзенең мәгариф программасын булдыруы да саклап кала алмый.

Бишенче факт. «17 яшьлек автор»

Мәрҗани үзенең беренче хезмәтен, әтисе мәдрәсәсен тәмамлаганнан соң, 17 яшендә яза башлый. Аның гарәп теле морфологиясе (сарыф) буенча дәреслеге әлеге фәнне үзләштерүдә шәкертләрнең хәлен күпкә җиңеләйткән. Мәрҗани тарафыннан барлыгы утыздан артык хезмәт язылган, аларның күпчелеге гарәп телендә. Аның дини мирасында 1870 елда дөнья күргән һәм Россия мөселманнарының дини-иҗтимагый һәм фәнни тормышында зур шау-шу кузгаткан «Нәзурәтел-хак фи фәридатил-гыйшәэи вә ин ләм ягыйбиш-шәфәкъ» (Шәфәкъ бетмәгәндә ястү намазын уку мәҗбүри булуның хаклыгын күзәтү) хезмәте аерым урын тота. Гарәп телендә язылган хезмәтендә Мәрҗани мөселманнар өчен төньяк киңлекләрдә климат үзенчәлекләренә бәйле рәвештә күп кенә сорауларга һәм урта гасырлар трактатында чагылыш тапмаган мәсьәләләрдән дини йолаларны үтәүгә кагылышлы аңлатмалар бирә.

Имамның тагын бер мөһим хезмәте – “Китаб әл-хикмә әл-бәлига әл-җәниййа фи шәрех әл-гакаид әл-хәнәфиййә”. Монда автор хәнәфи мәзһәбе һәм матуриди гакыйдәсенең хаклыгын дәлилләүгә аерым басым ясый.

Алтынчы факт. «Күчереп язучы»

Бохара һәм Сәмәрканд мәдрәсәләрендә укыганда яшь Мәрҗани фәнни хезмәтләрне һәм сирәк очрый торган китапларны күчереп язу белән акча эшләгән. Шундыйларның берсе – 10 томлы “Шаграни Фәтхел Кадыйр ибн Хумам” китабы.

Җиденче факт. «Мәккәдә мөһим чыгыш»

Мәрҗани Тәүхидел михраб утырышында катнаша һәм Мәккә тарихында да якты эз калдыра. Монда ул ышандырырлык һәм ачыктан-ачык итеп михрабны берләштерергә чакырып чыгыш ясый – Мәккәдә Кәгъбәтуллаһ каршында элек дүрт яктан дүрт имам берьюлы намаз укыткан. Татар галименең һәм дин эшлеклесенең карашын хуплыйлар, һәм шул вакыттан дөньяның төп мәчетенә бары бер генә имам билгелиләр.

Сигезенче факт. «Суфи»

Мәрҗани мөрид һәм суфичылык тарафдары була. Мәрҗани өч суфи шәйхында укый, һәм шәйх Габделкадыйр Нияз Әхмәд әл-Фәркый әл-Һиндидан иҗазәт ала. Шулай итеп, үзе дә Нәкышбәнди тарикатенең шәйхы булып китә. Хәзрәт үз китапларында суфичылыкны кешенең үз нәфесе белән көрәшү юлында югары бәяләве турында әйтә. Мәрҗани Аллаһыны танып белүдә суфиларның факиһлар һәм мөтакаллимнәрдән өстенлеген ассызыклый, суфичылык идеяләрен дин әһелләре, галимнәрнең идеяләреннән өстен куя.

Тугызынчы факт. «Милли җанатар»

Шиһаб хәзрәт татар телен ныклап яклаучы булып таныла. Рус телен өйрәнүне хупласа да, татар телендә рус сүзләрен куллануны бөтенләй кабул итми: “Мин рус кешесе түгел, миңа үземнең татар телендә эндәшегез”, дип кенә җавап кайтара. Мөселман һәм татар милли традицияләрен саклауга зур әһәмият биреп, хәзрәтне татар телендә язылмаган элмә такталар һәм татар фамилияләрендә -ов, -ин кушымчаларын куллану мәсьәләсе борчый. “Мин беркайчан да Баһаветдинов фамилиясе белән кул куймадым һәм григориан ел исәбен файдаланмадым”, – дип әйтә ул. Шиһабетдин Мәрҗани, дөрестән дә, татар халкында милли үзаң үсешенә бәяләп бетергесез өлеш кертә. Бүгенге көндә билгеле сүзләрне нәкъ менә ул әйтеп калдырган: “Өч нәрсә диндә юк, ләкин алар динне саклый: милли кием, милли гореф-гадәт, милли тел”.

Унынчы факт. «Беренче җәмигъ мәчете»

Хәзрәт 32 яшендә Казанның Беренче җәмигъ мәчетенә имам булып билгеләнә – хәзерге вакытта ул Мәрҗани исемен йөртә. Бу исемне мәчеткә дин эшлеклесе вафат булганнан соң гына бирәләр. Шиһабетдин хәзрәтнең улы Борһанетдин шулай ук әлеге мәчетнең имам-хатыйбы була. Шунысы кызык, әтисендә белем алганнан соң ул ни сәбәпләдер Мәрҗани кебек Бохарада һәм Сәмәркандта укымый, Истанбулда белем ала.

***

Бәхәссез ки, бүген Татарстан Республикасы мөселманнары алдында татар дин гыйлеме традицияләрен торгызу, шулай ук Шиһабетдин Мәрҗани дәрәҗәсендәге атаклы дин шәхесләре сафына басарлык мөселман галимнәре буынын үстерү бурычы тора. Мәрҗани хәзрәтебез чынлыкта да Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең варисын дәвам итүчесе булып тора, чөнки ышанычлы хәдистә әйтелгән: “Хакыйкатьтә, галимнәр Пәйгамбәрләрнең варисы”.

Камил хәзрәт Сәмигуллин


"Интертат"та укыгыз: 2018 - Шиһабетдин Мәрҗани елы. Бөек татар мәгърифәтчесе турында 12 факт

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100