Тарихчы Илдус Заһидуллин: Мәчет янындагы мәктәпләр татар мәгарифенең нигезен булдырган

26 Сентября 2017

Укылган: 922 тапкыр

Автор: Мөршидә КЫЯМОВА
Фото: Cолтан ИСХАКОВ
Милли мәгарифтә шәригатьнең роле, җәдитчелек мәсьәләләре, яшәү рәвеше буларак ислам дине... Бу сораулар бүген дә актуаль. Узган гасырларда алар ничек хәл ителгән соң? 

Тарих фәннәре докторы, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих иститутының яңа заман тарихы бүлеге мөдире Илдус Заһидуллин безне кызыксындырган сорауларга җавап бирде.

Илдус әфәнде, соңгы елларда тарих фәненең эзләнү даирәсе киңәйде шикелле...

- СССР, коммунистлар партиясе таркалганнан соң, тарихчылар яңа темалар белән кызыксына башлады - беренче чиратта, моңарчы өйрәнелмәгән, кагылырга ярамаган темалар: дворяннар, сәүдәгәрләр, дин әһелләре турында. Мин дә шушы юнәлештә эшли башладым. Петербургка Россия дәүләт тарихы архивына баргач, анда мөселман институтлары буенча бик күп материаллар сакланганын күрдем. Боларның берсе дә моңарчы өйрәнелмәгән иде. Ничектер бу юнәлеш ымсындырып, кызынсындырып алды. Эзләнүләремнең нәтиҗәсе буларак, берничә китабым да дөнья күрде. Россия үзәгендә һәм Себер төбәкләрендәге мәчетләрнең төрле аспектлары турында да хезмәт яздым. Беренче чиратта, аларны социаль яктан карау, икенче яктан гыйбадәт кылу урыны, җәмәгать урыны буларак өйрәндем. Мәчетләрне иҗтимагый һәм сәяси җәһәттән, архитектура ягыннан тикшердем. Бу юнәлештә хәзер эшләүчеләр инде күбәйде. Башка диннәр буенча да шушындый эшләр бара. Совет чорында тыелган темалар хәзер актуальләште. Бу яңа хезмәтләр нигезендә татар халкының яңа, чын тарихы языла дип әйтергә мөмкин. “Исламские институты в Российской империи” китаптабындагы мәгълүматлар VII томлык татар тарихына кереп китте.


"Мәчет булган җирдә, мәктәп тә булу сәбәпле, татарларда һәм башкортларда башлангыч  белем бирү системасы аякка баскан һәм эшләп торган"

- Революциягә кадәр Казан губернасында 3 меңгә якын иман йорты булган, диләр. Галим буларак, аларны сез тикшердегезме?

- Губерналар буенча алып караганда, документлары һәм материаллары иң күп мәчетләр Уфа губернасына туры килә. Анда мәчетләрнең саны күбрәк булган. Икенче урында Казан губернасы торган. 1917 елга Оренбург духовный собраниесе карамагына кергән губерналарда 6 меңнән артык мәчет һәм мәхәллә булган. Икенче төрле әйткәндә, һәрбер татар авылында, халык санына карап, 1 яки 2, хәтта 3 мәчет эшләп килгән дигән сүз бу. Һәр мәчеттә ике яки өч мулла булган. Аның янында мәктәп эшләп килгән. Икенче төрле әйткәндә, мәчет булган җирдә, мәктәп тә булу сәбәпле, татарларда һәм башкортларда башлангыч  белем бирү системасы аякка баскан һәм эшләп торган дияргә мөмкин.

- Илдус әфәнде, Казанны Явыз Иван басып алганнан соң, мәчетләр юк ителә. Авылларда шулай да сакланып калганын беләбез...

- Казан яулап алынганнан соң, әле биш ел Казан сугышы бара. Шул вакытта җимерелгән авылларда да, җимерелмәгәннәрендә дә иман йортлары була. Без аны 1742 елда патшаның карары чыккач һәр татар авылында бер, зурракларында ике мәчет булуыннан беләбез. Рус колонизациясе актив рәвештә әле унсигезенче гасырда көчәеп китә. Аңарчы исә, фәкать хәкимият алардан беренче чиратта салым түләүне, икенчедән, җәмәгать тынычлыгын тәэмин итүне сорый. Ислам дине руханилары хакимият тарафыннан танылмыйлар, шуңа күрә ул аларга игътибар итми. Патшага ант иткәндә генә, канун нигезендә, кешеләр үзләренең ияләнгән дини традицияләре буенча ант итәргә тиеш диелгән. Монда инде хакимиятнең башка чарасы калмый, чөнки кеше патшага ихластан ант бирергә тиеш... Урта Идел төбәгендә 1744 елга кадәр татар динчеләрен танымыйлар дип әйтергә кирәк.

"Руслар яки башка милләт вәкилләре белән яшәгән җирдә татарларга мәчетләр төзергә рөхсәт ителмәгән"

- Казанда таш мәчет салдыруга рөхсәт алу тарихы ничегрәк була, кемнәр активлык күрсәтә?

- 1744 елдагы Указ нигезендә мөселманнар үзләре генә яшәгән авылларда, әгәр анда 200-300 ир-ат яшәсә, бер мәчет салырга хокуклары була. Бу - бик зур сан. Шуңа күрә дүрт-биш авылга бер мәчет салу очраклары билгеле. Ә менә руслар яки башка милләт вәкилләре белән яшәгән җирдә мәчетләр төзергә рөхсәт ителмәгән. Гомумән, мөселманнарга таштан мәчет салырга ярамаган, чөнки таштан салынган мәчет мәңгелек саналган. Ә православие дәүләте киләчәктә, барлык рус булмаган халыкларны чукындыру турында хыялланган. Шулай булгач, мәчетләр дә мәңгелек булырга тиеш түгел, дигән фәлсәфә һәм сәясәттән чыгып эшләнгән бу. Екатерина II Казанга килгән вакытта биредә агач мәчетләр булган. Аларның берничәсе янган, барыбыр килешеп яшәгәннәр. Патша үлеп китә, ант иттерергә кирәк. Ант иттерү өчен мулла кирәк, чөнки мөселманнарны моңа ихластан мулла гына башкарта ала. Барыбер хакимияткә мулла кирәк булган. Ә Казанга килгәч, алар ике мәсьәләне хәл иткәннәр. Татарларны ул вакытта Поповка авылы янына күчерергә тиеш булганнар, хәзерге Яңа бистә тирәсенә. Алар шушы ике мәчетне төзеп, бу җирдә яшәп кала, чөнки мәчет салынгач, ул җәмгыятьнеке, аны күчереп булмый. Икенчедән, рус шәһәре янында (ул вакытта Казан аерым, бистә аерым булган). Шәһәрнең үзендә төзергә ярамый, бу очракта шәһәргә якын җирдә төзеп куйганнар булып чыга. Әлеге сәяси мәсьәләне алар шулай уңай хәл иткән. Шуннан соң хатлар яза, чөнки аның янында гына чиркәү тора. Шушы әйберне күп тапкыр караганнан соң, Екатерина II Россиядә мәчет төзү мәсьәләсендә православие кешеләрен катнаштырмаска дигән Указ чыгара. Бу мәсьәләне фәкать чиновниклар гына хәл итәргә тиеш. Мөселманнарга дин тотарга рөхсәт бирәләр. 1767 ел вакыйгасы  һәм 1773 елда чыккан Указ нигезендә шәһәрләрдә дә таштан мәчет төзәргә хокук алалар. Бу инде аларга киләчәктә тулы хокукка ирешүгә зур адым була.


"Бүгенге көндә, сәяси яктан караганда, Екатеринага һәйкәлләр аз түгел. Бу әйбер белән мавыкмаска кирәк дип уйлыйм"

Казанда Екатеринага (әби патшага) һәйкәл кую мәсьәләсе күтәрелеп алды. Кирәкме әби патшага Казанда һәйкәл куйдыру, халык кабул итәрме аны?

- Бу - сәяси мәсьәлә. Россиядә империя рухын торгызу бара. Бүгенге көндә моңа ресурслар җитми. Промышленность алдынгы түгел, авыл хуҗалыгы шактый артта калган. Җәмгыятьнең алдынгылыгы хәрби өлкә белән генә билгеләнми бит. Шуңа күрә хакимият бик актив рәвештә үткәннәребезне файдалана. Россиянең узган юлы, чыннан да, горурланырлык, анда бик матур сәхифәләр бар. Россия Наполеонны җиңгәннән соң, ул бөтен Европа өстеннән хакимлек итә башлаган, аның сүзе үткән. Менә шушы данлы вакыйгаларны алга чыгарып, патриотик тәрбия юнәлешендә тарих хәтерен яңарту буенча системалы эш алып барыла. Казан яулап алынганнан соң, татар дәүләтчелеге югалгач, акрын-акрынлап, Петр Беренче вакытында безнең феодаль элитаны юкка чыгаралар. Әле ул вакытта да дин күтәрелмәгән була. Екатеринаның һәйкәлен куеп кына, бу мәсьәләләргә карата уңай фикер әйтеп булмый, чөнки татарны крестьян халкына әйләндергән булалар. Ә крестьяннар алар - иң аз хокуклы халык. Крепостной халык турында сүз бармый. Тулы бер халык крестьянга әйләнә. Зур салымнар түләп яшәгәндә, бу мәсьәләгә сак килергә кирәк. 

Екатерина безгә дин тотарга рөхсәт бирсә, шул ук “әби” украиннарның күп санлы территориясен тараткан, крепостнойларга әйләндергән. Һәр төбәктә патшага караш төрле. Һәйкәл куйганда, беренче чиратта, мәдәни яктан карап, аны исәпләп хәл итәргә кирәк, чөнки бүгенге көндә, сәяси яктан караганда, Екатеринага һәйкәлләр аз түгел. Бу әйбер белән мавыкмаска кирәк дип уйлыйм.

"Гадәттә, таш мәчетне бай сәүдәгәрләр салдырган һәм алар аны үзләренең нәселләрен мәңгеләштерү буенча махсус эшләгәннәр"

Илдус Котдусович, бик борынгы мәчетләр безнең кайсы районнарда урнашкан?

- Борынгы мәчетләрнең төп өлеше агачтан төзелгән. Шул сәбәпле, авылларда төзелгән борынгы мәчетләрнең күбесе төрле сәбәпләр аркасында сакланып калмаган. Уналтынчы йөзнең икенче яртысына, ХVII, ХVIII йөзгә караган борынгы агач мәчетләр сакланмаган. Шуңа күрә, күбрәк Ш. Мәрҗани язып калдырган таш мәчетләрне генә телгә ала алабыз. Гадәттә, таш мәчетне бай сәүдәгәрләр салдырган һәм алар аны үзләренең нәселләрен мәңгеләштерү буенча махсус эшләгәннәр. Аннан соңгы буын - уллары, оныклары шушы мәчетләрне карап, әтиләренең төсе итеп, бер үк вакытта җирле җәмгыятькә дә хезмәт итеп яшәгәннәр. Иң күп мәчет Казанның үзендә, чөнки XVIII гасыр азагында, XIX гасыр башында бездә бик күп мәчет төзелә. Бу күренеш татарларның Урта Азия һәм Казах даласына барып сәүдә итүләре белән бәйле. Урта Азиягә барып, алар бай кешеләрнең ничек мәхәлләләрен кайгыртуын күреп кайталар, капиталлары да туплана. Менә шушы капиталны алар мәктәпләргә һәм мәдрәсәләргә тота башлый. Иң борынгы мәчетләр Оренбургның Каргалы бистәсендә. Аларда таштан салынган беренче мәчетләр әле бүген дә эшләп килә. 

Үзәктән ераграк киткән саен дин иреге күбрәк булган. Хакимият тә Урта Азия белән сәүдә иткәндә, ул төбәкләрдә үзенең исламга тагын да яхшырак мөнәсәбәттә икәнен күрсәтергә тырышып, рөхсәт биргән.        

Архитектура ягыннан мәчетләр бер-берсен кабатлыймы? 

- Мәчет - ул җәмәгать бинасы. Билгеле бер вакытта күп кешеләр кереп, намаз укый. Шул яктан караганда, һәртөрле конфессиянең гыйбадәтханәсенә дә таләп бер төрле. Ул да булса, бина иркен, тәрәзәләре зур булырга, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре үтәлергә тиеш. Заманында мәчет тә утын ягып җылытылган. Мичләрнең дөрес итеп урнаштырылуын таләп иткәннәр. Морҗалары, манаралары нык булу зарур. Агачтан салынган очракта, биек фундаментка утыртылып төзелү мәслихәт. Ә таштан салынганда, махсус кеше билгеләнгән. Хакимиятнең җәмәгать биналарына карата уртак таләбе бу. Икенче мәсьәлә: чыгымнарны мөселманнар үзләре генә күтәргән.

Николай Беренче үз вакытында шундый концепция кертә: борынгы тарихны кайтару өчен дип, Византия стилен кайтара, иман йортларын монголлар явына кадәрге чиркәүләргә охшатып сала башлыйлар. Яһүдләргә “мавританский стиль” дип, махсус проектлар эшлиләр. Мөселманнарга исә, гарәпләрдәге мәчетләрнең формасын алып сигез кырлы бина төзүне мәҗбүри итеп куялар. Ягъни дәүләттә ул вакытта архитекторлар күп булмый. Махсус планнар эшләтеп, шуларны тараттырганнар. Бер яктан бу бик файдалы булган. Ул планнарны талантлы архитекторлар сызганнар. Бер план булгач, аны ясарга өстәмә чыгым кирәкмәгән! 1829 елда мөселманнарга бирелгән бер генә план була. Гаризалар яза-яза 1843 елда тагын дүрт төрлене үзләренә алалар. Хакимиятнең күзәтүе астында төзелгән планнар буенча төзү 1862 елда бетерелә. Шуннан соң мөселманнар үзләре теләгәнчә план корып эшли ала торган булып китә. Һәр планны губерналардагы төзү комитеты карарга тиеш була. Проектлар зәвык, йорт биеклеге, янгын куркынычсызлыгы һәм ныклыгы ягыннан тикшерелә торган була. Мондый хезмәттәшлек дәүләт өчен дә, мөселманнар өчен дә файдалы булгандыр, дип уйлыйм. Ахыр чиктә 1862 елдан соң заказ биргән кеше, үзенең тәкъдимнәрен әйтеп, рус архитекторына аңлатып, үзләре теләгән кыяфәттәге мәчет бинасын төзи торган булалар.

Татарстан төбәгендәге барлык мәчетләренең дә планнары архивта саклана. Тиешле рөхсәт алганнан соң гына мәчет төзергә яраган. Тик менә Казандагы Әҗем мәчетенең планы сакланмаган. Бәлкем ялгыш кына югалгандыр, күреп торасыз, аның архитектурасы аерылып тора. Төрекләрнекенә охшаган бик нәзек, биек манарасы бар. Шуннан чыгып караганда, бәлкем аны эшләүче архитектор ул госманлы ягыннан сәнгать һәм архитектура традицияләрен дәвам иткән бер кеше булырга мөмкин. Гомумән алганда, ХIХ гасыр башында төзелгән мәчетләрдән кала, барысының да кем төзегәне, кайсы архитектор тарафыннан эшләнгәне билгеле. ХХ гасыр башында кайбер губерналарда мөселманнар арасында да планнар төзүчеләр булган, чөнки үзенә күрә бу бизнес, мәчет төзүләр арткан чор була бит.

Илдус әфәнде, архив материалларына күз  салсак, 1928-1929 елларда  гына вакытлы матбугатта “Муллалыгымннан баш тартам”, теге яки бу авылда мәчет ябылды, дигән мәгълүматлар күренә башлый. Совет хөкүмәте урнашканга да байтак вакыт узган була...

- Болар тоталитар җәмгыятьтә мөселман күзаллавына нигезләнгән идеологиянең җиңүе белән бәйле. Билгеле булганча, 1918 елдагы декрет буенча, дәүләт диннән аерыла. Ягъни бу, беренче чиратта, Россиядә яшәүче яңа яшь буынны дин әһелләре түгел, ә дәүләт мәктәбендә тәрбияләү дигәнне аңлата. Мәчет - мәхәлләнең архитектурада чагылган бер бинасы гына. Ә мәчет эчендә руханилар хезмәт куя! Алар әхлак тәрбиясе һ.б. эшләрне алып бару белән дин гыйлеме дә тараталар. Ә 1928 елдан башлап, шушы хезмәттәшлек яңа яссылыкка күчә. Шушы вакыттан башлап, дини оешмалар, сәяси оешмага тиңләштереләләр. Ә Россиядә бер генә сәяси оешма, ул да булса коммунистлар партиясе оешмасы гына. Башкаларга каршы көрәш бара. Икенчедән, руханилар җәмгыятьнең паразитик элементлары, дип игълан ителә. Колхозлашу башлангач, аларны кулакларга тиңләп торган җирләреннән сөрә башлыйлар. Аларга хезмәт хакы түләмиләр. Өстәмә налоглар салалар, биналарын тартып алалар, яба һәм сөрә башлыйлар. 1928 елда чыккан  сәясәт, ул, әлбәттә, акрын-акрын гына муллаларның үз вазифаларыннан баш тартуына китерә. Алар авыллардан китеп шәһәрләрдә кара эшче булып эшли башлыйлар. 

1937 елга Татарстанда булган 2550 мәчетнең 1500е ябыла. 

Бу саннар Башкортстанда 69 процентка җитә, тагы да күбрәк дигән сүз. Илдә зур үзгәрешләр башлана, ә бит мәчетләрнең һәрберсе янында җәдит мәктәбе була. Бер карасаң, дөньяви белем ала торган, икенче яктан татар телендә дини белем бирә торган кешеләрне тәрбияләүче мәктәп. Аларның җитәкчеләре җәдит муллалары була. Кадимчеләрне җиңеп чыгып, үзләрен татар милләтенә хезмәт итүгә багышлаган кешеләр. Мөселманнарның урта һәм тулы булмаган мәктәпләр оештырырга көчләре җитми. Чөнки дәүләттән аерылу сәбәпле, аларның финанслары булмый. Совет хөкүмәте исә, аларга һәм башлангыч, һәм тулы булмаган, һәм тулы урта милли мәктәп оештыра. Ләкин ул мәктәп атеизмга нигезләнгән, аннан дин кысырыклап чыгарылган була. 

Бу трагик вакыйгалар, әлбәттә, соңгы вакытта авыллар, мәчетләр тарихын өйрәнергә керешкәч, киң ачыклана башлады. Мулла булып торган кешеләрне 1936 елдан иң башта японнарга каршы, ә аннары Германиягә каршы дип, чүпләп бетерәләр. Мондый караш мөселманнарга гына түгел, башка дин әһелләренә дә кагыла, алар да коммунистлар идеологиясеннән зур зыян күрәләр, зур югалтуларга дучар булалар. Ислам динендәге бүгенге көн проблемалары: дини белем бирү системасын яңадан торгызу буенча, руханиларны тәрбияләү һәм аларның җәмгыятьтә тоткан урыны буена элекеге традицияләрнең өзелеп калуы, шушы катламның юкка чыгуы, мәдрәсәләрнең бетүеннән килә. Шул вакытта җибәргән ялгышларны бүгенге буын хәл итәргә омтылып яши.

Кайтавазы 70 елдан соң үзен сиздерә димәкче буласыз. Бөек Ватан сугышы башлангач та дингә йомшаграк караш сизелә башлый кебек...

- Сугыш вакытында дин әһелләрен эзәрлекләүләр кими. 

Ул вакытта ил башлыгы Сталинның да чиркәүгә йөри башлавы турында мәгълүматлар бар. 

Ил өчен кискен вакытта адәм баласына рух, ышаныч бирә торган көч кирәк була. Күз алдына китерегез, хатын-кызлар ирләре, уллары үлеме турында кайгылы хатлар ала... Ә бит хәсрәтне җиңеләйтердәй ышаныч кирәк. Күптән түгел яңа материаллар пәйда булды. Кайбер авылларда ир-атлар бөтенләй калмау аркасында, хатын-кызлар үзләре мулла сыйфатында зиратка да барганнар, гыйбадәт тә кылганнар. Шәригатькә туры да килми инде үзе. Ләкин болар барысы да халыкның ни дәрәҗәдә күңеле иманга тартылганын күрсәтә... 

"Ничә буын татар кешеләре исламдагы яңарыш өчен көрәшкән"

Бүгенге ислам дөньясында катлаулы процесслар бара...


- Мөселманнар азчылыкны тәшкил иткән дәүләтләрдә аларга үзләре теләгәнчә яшәү, тормыш-көнкүрешләрен чын мөселманча оештыру һәрвакыт иң мөһим проблемаларның берсе булган. Шул исәптән Россия империясендә дә һәр буын хакимият белән килештерүне таләп иткән шушы мәсьәләне уңай хәл итәргә омтылган. Бу өлкәдә тупланган традиция ул — татар халкының гасырлар дәвамындагы көрәш нәтиҗәсе дисәм, ялгыш булмас. Киңрәк караганда, бу тәҗрибәне мөселманнар белән хакимият арасында компромисс табу дип бәяләргә мөмкин. Россия империясенең яңарыш (модернизация) чорында татар милләтенең дини-рухи халәтен өйрәнү заман куйган сорауларга да җавап бирергә ярдәм итә алырлык. 

Үткәннең сабакларына таянмасак, урта гасырларда корылган схоластик киртәләрне атлап чыга алмаячакбыз, бүгенге тормышка кирәкле кыйммәтләрне фанатизм өстенлек иткән җәмгыятьтән эзләячәкбез. Ә бит ничә буын татар кешеләре исламдагы яңарыш өчен көрәшкән. 

Шулар тырышлыгы нәтиҗәсендә йөз-ике йөз ел элек мөселманнарның сакланып калуы белән бәйле мәсьәләләр дә уңай хәл ителгән. Әйтик, XIX гасыр урталарында толыпка төренеп, сырган чалбар киеп, ат юлы белән гыйнвар аенда сату-алу итәргә Эрбет ярминкәсенә килгән татар сәүдәгәрләре, маңгайга-маңгай килеп, “мөселманга чалбардан йөрү дөресме, түгелме?” дип бәхәсләшкән. XIX гасырның икенче яртысында кадимче муллалар мөселманнарга русча укуны, фотога төшүне ислам дине тыя, дигәннәр. 1896 елдан рус теленнән мәҗбүри имтихан биргәндә, имам булырга теләгән кешедән фотография таләп ителә башлагач, бу мәсьәлә үзеннән-үзе уңай хәл ителгән. 

Мөселманнар тормышында һәрвакыт күзәтелә килгән яңалыклар Россиядәге яңарыш, дәүләт таләпләре белән генә түгел, Согуд Гарәбстаныннан үзгә җирле табигать һәм климат шартлары, халык традицияләре, гореф-гадәтләре белән дә билгеләнгән. Димәк, алар халык ихтыяҗларын күздә тотып гамәлгә кергән. Шулай икән, ислам институтларының Россия шартларында үсеш-үзгәрешен өйрәнү мөселманнар өчен күп өлкәләрдә үз мохитебезгә кулай шартлар тудырырга ярдәм итә алыр иде.

Россия империясендә төрле төбәкләрдә көн күргән халыкларның ислам дине традицияләре, аларда шәригать кануннарын үтәү дәрәҗәсе төрле була. Бу яктан иң кискен үзгәрешләргә нәкъ менә безнең бабаларыбыз дучар ителә. Мәгълүм булганча, Казан яулап алынгач, дәүләт җимерелгәч, яңа хакимият ислам институтларының яшәешен тәэмин итеп торган вакыфларны тартып алган. Феодаль элита зур югалтулар кичергән. Яңа шартларда финанс ярдәменнән мәхрүм калган мәдрәсәләр ябылган, белем бирү системасы җимерелгән. Кискен үзгәрешләр татар мәдәнияте торышына бик тә тискәре йогынты ясаган. 

Фәкать Екатерина II, исламны һәм мөселман дин әһелләрен рәсми танырга мәҗбүр булуы белән, ислам дине көчәю өчен кайбер шартлар тудырган. 

Бу яктан 1788 елда нигез салынган Мәхкамәи Шәргыя Ырынбургия оешу принциплары һәм эшчәнлеге игътибарга лаек. Әлеге мөселман дин әһелләре эшчәнлеген күзәтергә тиешле дәүләт оешмасының рәисе итеп мөфти куелган. Оренбург мөфтиләренең беренче өчесе дини гыйлем ияләре булса (М.Хөсәенов, Г.Габдерәхимов, Г.Сөләйманов), аннан соңгы ике мөфти (С.Тәфкилен һәм М.Солтанов) - дөньяви белемле чиновниклар.

Фикерләр








Тарих

Чыты авылыннан Миңнегөл абыстай: “Ленин бабай безнең өй чормасында яшәгән, татарча да белгән!”

Владимир Ильич Ленин – каршылыклы шәхес. Берәүләр аны үз бабасыдай якын күрә, икенчеләре - тәнкыйтьли. Тик төрле фикер-бәхесләрдән кала, Ленин - табышмак кебек серле юлбашчы да әле ул. Аның турында нинди генә риваятьләр юк. Беркөнне редакциябезгә Питрәч районы Чыты авылында клуб мөдире булып эшләүче Миңнур Шәмсетдинов шалтыратты. “Ленин бабай турында тарихта беркая да язылмаган мәгълүматым бар иде”, - диде ул. 

Тарих

Тарихчы Илдус Заһидуллин: Мәчет янындагы мәктәпләр татар мәгарифенең нигезен булдырган

Милли мәгарифтә шәригатьнең роле, җәдитчелек мәсьәләләре, яшәү рәвеше буларак ислам дине... Бу сораулар бүген дә актуаль. Узган гасырларда алар ничек хәл ителгән соң? 

Тарих

Казан ханнары: Сафа Гәрәйнең өченче тапкыр тәхеткә килүе

“Татар-информ” хәбәрчесе Казан ханнары турындагы китабы белән таныштыруын дәвам итә. Китап тиздән Татарстан китап нәшриятында басылып чыгачак.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Intertat.ru © 2001 - 2017 Әлеге ресурста 12+, 16+, 18+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@intertat.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла