Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Галим Айрат Төхвәтуллин: Революциядән соң татар халкының үз дәүләтен торгызу мөмкинлеге туа

2020 елда ТАССРның 100 еллыгы билгеләп үтеләчәк. Ә быел исә шушы республика төзелүгә сәбәпче булган вакыйгага - Бөек Октябрь социалистик революциясенә 100 ел тула. Тарих фәннәре кандидаты Айрат Төхфәтуллин шушы вакыйгаларның асылын сәяси яктан аңларга ярдәм итте.

news_top_970_100
Галим Айрат Төхвәтуллин: Революциядән соң татар халкының үз дәүләтен торгызу мөмкинлеге туа

- Айрат әфәнде, революциягә кадәр Россиянең дөньяда нинди урынны биләгән?

- Беренче карашка, Россия империясе дөньяда әһәмиятле урын алып торган. Ул икътисади яктан 5нче урында була. Аның инвестицион потенциалы илнең табигый ресурсларга байлыгы, эш хакының түбәнлеге һәм геополитик яктан тоткан урыны белән бәйле. XIX гасыр азагындагы күтәрелештә чит ил эшкуарларының һәм тышкы бурычларның урыны зур. 

1899 елда башланган бөтендөнья икътисади кризисын Россия бик авыр кичерә. Аның нәтиҗәләре булып 1904-1907 елгы вакыйгалары - Рус-япон сугышы, Беренче рус революциясе тора. Беренче карашка Россия хәрби яктан дөньядагы иң көчле ил булып саналган, ләкин 1904-1905 елгы рус-япон сугышы бу иллюзияне җимерә.Нәтиҗәдә бу армия һәм флотта коралларны яңарту процессына китерә. Ул 1917 елга гына тәмамланырга тиеш була. Бу программада чит ил инвесторларының йогынтысы сизелеп торган. 

Әлбәттә, ул заманда дөньядагы халыкара каршылыкларны безнең дәүләтсез хәл итеп булмаган. Шуңа күрә 1908 елдан алып 1914 елга кадәр,герман-француз, инглиз каршылыклары туганда Россия дә бу кризисларны чишүдә катнаша. Мәсәлән, Босния, Марокко, француз-герман низаглары, 1912-1913 еллардагы ике Балкан сугышы. 

П.А. Столыпин премьерлыгы чорында рус дипломатиясе сугышка кермәвен рәсми рәвештә җиткерә. Аның үлеменнән соң да сәяси-хәрби кризислардан читтә торалар. 1911 елгы Марокко кризисы вакытында патша: “Рус солдаты Марокко солтаны өчен үләргә бармаячак!” - ди. 

1914 елны  Австрия белән Сербия арасында туган яңа каршылык Россия җәмгыятенә зур тәэсир ясый. Бу юлы Франция хөкүмәте, Англия белән килешеп, Россияне сугышка тартып кертә. Тиз арада, бу хәрби-сәяси кризис Беренче бөтендөнья сугышына әверелеп, тарих барышын үзгәртеп җибәрә. Шуның аркасында, 4 империя җимерелә, сугыш корбаннарының саны дистәләгән миллион белән исәпләнә.

- 1917 елгы инкыйлабның төп сәбәпләре нинди булган соң?

-Бу вакыйгалар, көтмәгәндә барлыкка килгән дисәк, тарихи процессларны дөрес аңлатмау булыр. 1917 елгы революцион вакыйгаларның сәбәпләре дистә еллар буе җыелып килгән. 

XIX гасыр азагы – ХХ гасыр башында Россия империясендә капиталистик мөнәсәбәтләр тарала башлый, ислах процесслары (аграр җәмгыятьтән индустриальгә күченү) күп каршылыкларны уята яисә катлауландыра. Ул мәсьәләләрне патша хакимияте Россия җәмгыяте белән килешеп хәл итә алыр иде, ләкин император Николай II аларны күрмәскә тырыша яисә репрессив чаралар белән хәл итү юлын сайлый. Бу 1905-1907 елларда Беренче рус революциясенә китерә. Фәкать шушы вакыйгалар аркасында гына патша хөкүмәте 1905 елның 17 октябрендә халыкка сәяси һәм хокукый ирекләр бирә. Столыпин реформасы нәтиҗәсендә крестьяннар алдына яңа мәсьәләләр куела. Авылда социаль проблемалар чишелми, киресенчә, катлаулана гына бара. 

1907-1913 елгы Россиядәге икътисади күтәрелеш күзәтелә, капиталистик икътисадка хас циклик дулкыны кабатлана. 1914 елда дөнья яңа икътисади кризис алдында тора, ләкин бу юлы ул хәрби-сәяси кризиска әверелеп, Беренче бөтендөнья сугышының башлануына китерә. Аның иң зур сәбәбенең берсе – ХХ гасыр башында хәл жыйган монополияләргә яңа базарлар, ә колониаль дәүләтләргә яңа җирләр кирәк булу. 

Император Николай II бу сугыштан,1908-1913 еллардагы кебек, тайпыла алмый. Бу вакыйгалар илдәге җир, милләтләр, эшчеләр һ.б чишелмәгән мәсьәләләрне катлауландыра. Сугыш кризис күренешләрен арттыра бара һәм халыкның аннан бик тиз гайрәте чигә. 

Татар халкы бу вакыйгаларга нык пессимистик яктан карый. Беренче сизелерлек стратегик уңышлар 1916 елда гына пәйда була, ләкин артып торган каршылыклар, сәяси элитадагы гаугалар (бигрәк тә Распутин белән бәйлеләре) патша хөкүмәтенең абруен төшерә. 1916 елның азагында Дәүләт Думасындагы чыгышларда хакимиятне тәнкыйтьләү башлана. 1917 елда Петроград халкы икмәк җитмәү сәбәпле урамга чыга башлый. Сәяси һәм хәрби элитаның патшадан риза булмаган өлеше, бу вакыйгаларны үз файдасына борып, дәүләт түнтәрелеше уздыралар. 1917 елның 2 мартында Николай II Дно исемле станциядә тәхеттән баш тарта. 

Николай II тәхеттән ваз кичкәннән соң

Вакытлы Хөкүмәт тиз арада хакимлекне урам стихиясен үз кулына алган Советлар белән бүлешергә мәҗбүр ителә. Әлеге яңа хакимияттә социалистик партияләрнең йогынтысы зур булганын да әйтик.

-Бу вакыйгалар нәтиҗәсендә ни өчен большевиклар җиңә алган дип уйлыйсыз?

-Февраль революциясендә большевиклар бик аз катнашкан. Беренче Советларда күбрәк урынны меньшевиклар һәм эсерлар биләгән. 1917 елның башында Швейцариядә мөһәҗирлектә булган большевикларның юлбашчысы, безнең якташ, Владимир Ульянов-Ленин “Киләсе революцияне, без - карт революционерлар - күрә алмабыз, ахрысы. Аны яңа революцион буын үткәрергә тиеш!” - дип яза. Революцион вакыйгалар башланганда, РСДРПның радикаль фиркасенең күренекле кешеләре (Свердлов, Сталин) Себердә тоткынлыкта, яисә эмиграциядә (Ленин, Каменев һ.б) була. Бу партия 1917 елның апрелендә генә актив рәвештә революцион көрәшкә кушыла. Моның сәбәбен бөек революция даһие Ленинның актив эшчәнлеге белән бәйли алабыз. 

Вакытлы Хөкүмәт, көнүзәк мәсьәләләрне тиз арада чишү урынына, аларны тагын да катлаулырак дәрәҗәгә китерә. Башта чит ил эшләре министры П.Милюков: “Россия сугыш беткәнче сугышачак”, - дип игълан итеп, беренче сәяси кризисны тудыра. Аннары князь Львов һәм аны июль аенда алыштырган А. Керенский кабинеты Оештыру җыелышын (Учредительное собрание) көтә башлыйлар. 

I Бөтенроссия Советлар съездында (1917 елның июле) Ленин үз партиясенең хакимиятне алырга теләге булуын белдерә. Бу вакытка большевиклар радикаль һәм халыкка аңлаешлы лозунглар ярдәмендә үз популярлыгын үстерәләр. Вакытлы хакимият моңа репрессияләр белән җавап бирә. Большевикларның Үзәк комитеты тар-мар ителә, шуңа карамастан, август аенда алар яңа съезд үткәрә алалар. Россиянең бөтен тарафын биләгән милли кризис вакытында, фронттагы жиңелүләр фонында, яна революциягә юл тоталар. 

Керенский төрле популистик ысуллар белән уз урынын сакларга тырыша. Башта, генераллар белән сөйләшеп, хәрби диктатура урнаштырырга тели, ләкин бу зур каршылык очраткач, генерал Корнилов фетнәсе бастырыла. 

1 сеньтябрьдә Россиядә республика игълан ителә. Парламент жыела. Бу чаралар гына илнең таркалуын, авылдагы җир өчен бәрелешләрне, армия һәм флотның радикальләшүен, җинаятьчелекне туктата алмый. Шуңа күрә, большевикларның Үзәк комитеты II Бөтенроссия Советлар съезды белән яңа революция оештырырга ниятли. 

1917 елның 25 октябренә Керенский кабинеты үзе утырган Кышкы сарайны гына контрольдә тота, аны якларга бары тик юнкерлар һәм хатын-кызлардан торган батальон гына килә. Нәтиҗәдә, Октябрь революциясеннән соң Халык Комиссариаты Советы (Совет Народных Комиссаров) дип исемләнгән яңа хөкүмәт барлыкка килә. Анда большевиклар һәм сул эсерлар керә, рәис итеп В.И.Ленин сайлана. 

Беренче декретлар Совнаркомга бөтен дөньяда зур игътибар уята: “Җир турында декрет”, “Тынычлык турында декрет”, “Изелгән халыкларга декларация” һ.б. Әлбәттә, бу актив чаралар кәгазьдә генә калмый, ә гамәли яктан эшләнә башлый. А.Ф.Керенский революцион гаскәрләр камап алганчы Кышкы сарайны ташлап киткән була. 1917 елның октябрь азагында ул генераллар ярдәмендә хакимиятне үз кулына кайтарырга тырышып карый, ләкин Кызыл гвардия сугышчылары казаклар белән килешә башлагач, матрос киеменә киенеп качарга мәҗбүр була. Соңрак, совет пропагандасында аның әлеге матрос киеме “шәфкать туташыныкы”на әверелдерелә.

-Айрат, татар милләтенә инкыйлабның йогынтысы ни дәрәҗәдә кагылган?

- 1917нче елның җәендә Идел-Урал штаты проекты барлыкка килә. Октябрь инкыйлабыннан соң, татар халкы алдында үз дәүләтен торгызу перспективасы яңадан туа. Большевиклар үз мөрәҗәгатьләрендә һәр милләткә бәйсезлек яисә автономияле республика төзү мөмкинлеген ышандыралар. 

Милли сәясәттә Совет хөкүмәте төрле чаралар үткәрә – кайбер илләрнең - әйтик, Финляндия, Польшаның, суверенитетын баштан ук таный, икенче бер илләрдә союздаш көчләрне хакимлеккә утыртырга омтыла (Украина, Балтик буе яклары, Кавказ арты республикалары һәм башкалар), РСФСРга кергән халыкларга автономия хокуклары бирелә. Үз вакытына күрә мондый сәясәтне алдынгы адым дип кабул итәргә кирәк. 1920 еллар башында автономияле республикаларның хокуклары, бүтән чорлар белән чагыштырганда, күбрәк була (бүгенге Казахстан, Кыргызстан, Урта Азия төбәкләренең бер өлеше РСФСР эчендә саналалар). 1918-1919 еллардагы гамәлгә ашмаган берничә проекттан соң,  1920 елны бүгенге чикләрдә Татар АССР төзелә. Бу тәҗрибәне И. Сталин Совет дәүләтләренең яңа берләшмәсенә карата да үткәрергә тели, ләкин Ленин инициативасы буенча, бердәй хокуклы дәүләтләр федерациясе барлыкка килгәч, Татарстан РСФСРның бер автономиясе рәвешендә кала.

 - Хәерчелек, 1921 елгы ачлык революция аркасында килеп чыккан, дип саныйсызмы?

- Совнаркомның сәясәте җәмгыятьнең бер өлешендә, элеккеге сәяси һәм икътисади элитада, зур каршылык уята. Революцион хөкүмәтнең кайбер ялгышлыкларына каршы чыгып, илдә Гражданнар сугышы кабына. Бу сугыш 1918 елдан алып 1920 елга кадәр бара, ул тагын зур җимерүләр һәм корбаннар китерә. Аклар хәрәкәтеннән тыш,  яшь республика империалистик илләрнең интервенциясенә дучар була. Әлбәттә, бөтен ресурслар сугышка жибәрелә, илдә хәрби коммунизм режимы урнаштырыла. РСФСР хәрби лагерь дип игълан ителә, крестьяннардан продразверстка алына. Кызылларның сәясәте үзәк органнар аша планлаштырылган булса, генерал-адмираллар идарә иткән аклар талау юлына күчә. Алар яулап алган төбәкләрдә яңадан алпавыт һәм капиталистларның хакимлеге кайтарыла. Әлбәттә, эшчеләргә һәм крестьяннарга бу ошамый, алар яңадан Совет хөкүмәтен яклап баш күтәрәләр. Милли сәясәткә килгәндә, ак хакимиятләр “Бердәм һәм бүленмәс Россия” лозунгын игълан итеп, милли автономияләрне бетерергә омтылалар.

1921 елда икътисади күрсәткечләр 50-60 елга артка чигерелә, металлургия заводлары чыгарган тимер күләме 1780 еллар дәрәҗәсенә төшә. Хәерчелекне социаль мәсьәлә күзлегеннән карасак, ул Россия империясе өчен типик күренеш булган. Революциягә кадәр 75 процент крестьян хужалыгы көч-хәл белән җан асраган, эшчеләрнең чын хезмәт хакы индустриаль дәүләтләр арасында иң түбәне булып, эш вакыты тәүлеккә 14-16 сәгатькә житкән. Беренче социаль законнар ХХ гасыр башында чыгып, бу сорауларны хәл итә алмый, объектив яктан карасак, бары тик Советлар хөкүмәте генә бу күренешне үзгәртә башлый.


1921 елгы ачлык

Ачлык мәсьәләсенә килгәндә, Россия климаты жир эшкәртүнең ышанычсыз зонасына керә. Шунлыктан, традицион агрокультура ысуллары зур уңыш китерми, ә уртача өч елга бер ачлык афәтенә дучар итә. Индустриаль чорга кадәр бу күренешне община коллективы эчендә хәл итсәләр, Россия бөтендөнья икмәк базарына чыккач, (XIX гасырның икенче яртысы – ХХ гасыр башы) ачлык аркасында, кеше корбаннарының саны үсә. 

1921 елгы ачлык, бер яктан шушы процессларның дәвамы булып тора. Икенчедән, ул елның җәе гаять кызу килә, күп ашлык басуда «яна». Өченчедән, продразверстка һәм Гражданнар сугышы аркасында, крестьяннар жирне аз эшкәртә. Дүртенчедән, күп төрле мобилизацияләр аркасында, хуҗалык эшләре хатын-кызлар өстенә төшә. Тагын ул елларда төрле кизүләр таралганын да өстәсәк, әлеге фаҗиганең бөтен колачын күзаллый алырбыз. Бу бәланы Совет хөкүмәте игътибардан читтә калдырмый, ачлыктан интеккән халыкка төрле юллар белән булышырга тырыша. Чит илләрдән килгән гуманитар оешмаларга да безнең мохтаҗларга ярдәм күрсәтергә рөхсәт бирелә. Мондый чаралар күрелмәсә, корбаннар саны тагын да күбрәк булыр иде бит.

-Революция булмаса, Бөек Ватан сугышы да чыкмас иде, дигән фикергә галим буларак карашыгыз нинди?

- Безнең илгә каршы бара торган идеологик конфликтта бу мәсьәлә гел кузгатыла килә. Шуңа күрә, үз бәябезне биреп карыйк. Икенче бөтендөнья сугышының сәбәпләре һаман шул каршылыклардан гыйбарәт. 1919 елны, Беренче бөтендөнья сугышында Версаль солыхы нәтиҗәләре игълан ителгәч үк, француз гаскәре башлыгы генерал Фош: “Бу - тынычлык түгел, 20 елга сузылачак вакытлы килешү генә!” - дип бәяли. Германия һәм Австро-Венгрия империяләре җимерелә. Немец халкы милли кимсетелү кичерә, ә Габсбурглар империясе урынында берничә дәүләт төзелә. Соңрак алар арасында, бүленгән чикләрдән канәгатьсезлек аркасында, зур каршылыклар уяна.

Совет хөкүмәте игълан иткән “Дөнья революциясе” тиз арада сүрелә. 1922 елны барлыкка килгән СССРның дөньяда бары тик ике союздашы була – Монголия белән Тува халык республикалары. Л.Троцкийнын «перманент революциясе» теориясе буенча, Советлар Союзы бөтен дөнья революцион хәрәкәтенә ярдәм итәргә, ә социалистик төзелеш бары тик революция бар дөньяда жиңеп чыккач кына үткәрелергә тиеш була. Бу идеягә ВКП(б)ның Үзәк Комитеты каршы чыгып, И.В. Сталинның “Аерым бер илдә  (СССРда) социалистик жәмгыять төзелү” планын хуплый һәм “Дөнья революциясе” идеясеннән вакытлыча баш тарта.

Дөнья икътисадын җәлеп иткән 1929-1933 елгы “Бөек депрессия” индустриаль илләрдә яңа каршылыклар кузгата. Европа илләрендә хакимияткә фашистик партияләр килә башлый, шовинистик һәм милләтчелек идеологлары яңадан сугышка өнди. СССР индустриаль җәмгыять төзү планын үти. 10 ел эчендә 9 меңгә якын завод һәм фабрика төзелә, 1936 елны яңа конституция кабул ителә, анда Совет гражданнарының бердәй тигез хокуклы икәне таныла. Әлбәттә, бу сәяси-иҗтимагый альтернатива чит илләрдәге прогрессив көчләрне үз ягына тарта. 1933 елны Германиядә хакимлеккә килгән нацистлар реваншистик юлга басалар: Версаль солыхын бозып, яңа армия төзергә керешәләр, югалтылган герман җирләрен төрле юллар белән кайтарып, Европаның көнбатышында “үзебезгә яшәү мәйданы ясыйбыз” дип игълан итәләр. Европада сугыш инде 1936 нчы елда ук кабынып китә. Испаниядәге република хөкүмәтенә каршы генерал Франко җитәкчелегендә урындагы фашистлар күтәрелә. Аларга Германия һәм Италия хәрбиләре кушыла, республика көчләренә исә, Советлар Союзы һәм көнбатышның прогрессив хәрәкәт әгъзалары ярдәмгә килә. 1936 елда Италия Эфиопиягә каршы сугыш башлый, 1937 елны Япония Кытайга бәреп керә, 1938 елны Ханко күле янында, ә 1939 елны Халхин-Гол елгасы буенда Кызыл Армия гаскәрләре япон самурайлары белән канга батып сугыша башлый. Икенче бөтендөнья сугышының ялкыны безнең ил чикләренә килеп җитә. 1939 елда Мәскәүдә “СССР һәм Германия арасында үзара һөҗүм итмәү турында” солых төзелә.

1917 елгы вакыйгаларның йогынтысы 1939 елга җитәрәк, күптән инде икенче төрле процесслар белән сүрелә, бүтән төр каршылыклар килеп чыга. СССРның икътисади уңышлары капиталистик илләрдә курку уята, һәм аңа каршы Гитлер кулы белән яңа һөҗүм әзерләнә. Индустриаль җәмгыять төзелмәгән сурәттә дә, безнең илнең табигый байлыклары монополияләр өчен бик ымсындыргыч «калҗа» булып торыр иде. Тарихи альтернатив вариантларга килгәндә, 1918нче елдан соң «ирекле» көнбатыш җәмгыятенең яңа дошманы Россиянең «абсолютистик» хөкүмәте булыр иде. Бу вариант сезгә бүгенге сәяси процессларны хәтерләтмиме?..  

Белешмә: Владимир Ленин җитәкчелегендәге Бөек Октябрь революциясе нәтиҗәсендә, түбәндәге карарлар кабул ителә:


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100