Чыты авылыннан Миңнегөл абыстай: “Ленин бабай безнең өй чормасында яшәгән, татарча да белгән!”

22 Ноября 2017

Укылган: 1430 тапкыр

Автор: Эльвира ШАКИРОВА
Фото: Салават КАМАЛЕТДИНОВ
Владимир Ильич Ленин – каршылыклы шәхес. Берәүләр аны үз бабасыдай якын күрә, икенчеләре - тәнкыйтьли. Тик төрле фикер-бәхесләрдән кала, Ленин - табышмак кебек серле юлбашчы да әле ул. Аның турында нинди генә риваятьләр юк. Беркөнне редакциябезгә Питрәч районы Чыты авылында клуб мөдире булып эшләүче Миңнур Шәмсетдинов шалтыратты. “Ленин бабай турында тарихта беркая да язылмаган мәгълүматым бар иде”, - диде ул. 


Клуб мөдире Владимир Ильич Ленинның янәсе Чыты авылында Миңнегөл абыстайларның чормасында качып ятуы турында сөйләде. Без Чыты авылына кузгалдык.


"Ленин бабайны тирес астына яшереп озатканнар"

Миңнегөл Сәләхетдинова йортын тиз таптык, ул авыл мәчете янында яши икән. Капкадан Миңнегөл апа күренгәч, болытлы көн яктырып киткәндәй булды. Ак яулыклы, ак киемле чын татар карчыгы безне якты һәм нурлы өенә дәште. Миңнегөл абыстай ни йомыш белән килүебезне белгәч тә, сөйләп китте:

- Революция барганда, авылыбызга Ленин килеп, бабам Сираҗидан үзен яшерүен сораган. Әсма әбием: “Ленин бездә булды ул, чормада яшәде, мин аңа ашарына йомырка алып менә идем. Байтак торды ул бездә. Ләкин боларны, кызым, кешегә сөйли күрмә”, - дия иде. Ул чакта “чагарлар” дип, бабайлар кешегә сөйләргә курыккан. Бабай Ленинны авылдан ат арбасында тирес астына яшереп озаткан. Ул вакытта кулаклар көчле иде. Минемчә, патша власте кайта дип курыкканнардыр.


Тарихи легендаларда Ленниның идеяле дошманы - Вакытлы Хөкүмәт рәисе Керенский хатын-кыз киемен киеп качкан дип әйтелә. Ә Питрәч районы легендалары буенча Ленин бабайны тагын да зуррак "хөрмәтләгәннәр".


"Ленин бабай татарча җырлаган"

Миңнегөл абыстайның истәлекләре күп:

- Ленин балачагында Ленино-Кокушкино авылында бабасы Бланк янында яшәгән. Сираҗи бабамның әтисе Баһави бабай белән шунда уйнап, җырлап йөргәннәр, бергә көтү көткәннәр. Ленин бу җырны җырлый торган булган:

“Сары, сары, сап-сары,
Сары чәчәк саплары.
Сагынырсың, саргаерсың,
Килсә сугыш чаклары”.

Әби “Бабаң Ленин белән бергә укыды”, - дип әйтә иде. Ленин белән бергә укымагандыр, чөнки ул зур белемле кеше түгел иде. Ул – дини галим иде. Баһави бабай - Питрәч районының Чермышево авылыннан. Чермыш кушаматы безгә шуннан тагылып калды. Мине Чермыш Миңнегөле диләр. Чермышевода туганнарыбыз бар иде, ләкин хәзер анда беркемебез дә юк инде.

"Нәҗидәгә барам әле"

Әҗемов дигән мулла, мин аны Әҗем мәчетеннән дип уйлыйм, Чүпрәледән Җәләл дигән кешене безгә мулла итеп китергән. Безнең бабайга мулла урыны эләкмәгән, ул мөәзин генә булып калган. Бабайлар бай яшәгән, Чыты авылында безнең өйдә генә калай түбә иде, калганнарында – салам түбә. Бабайны талаганнар, бар мөлкәтен тартып алганнар. Бабай “Нәҗидә (В.И.Ленинның тормыш иптәше Надежда Крупская) янына барам, Ленин хатыны янына барам. Минем анда булганым бар, мине белә ул”, - дип сөйләгән әбигә. Ләкин Сираҗи бабай авырып китеп вафат булган, Нәҗидә янына бара алмаган. Ленин бабайны үз бабама охшатам. Алар яшь буенча да бер тирәдә булгандыр дип уйлыйм”.

Миңнегөл абыстай: Ленин бабайны үз бабам кебек якын итәм

Хөсәен кызы Миңнегөл 1931 елда Питрәч районы Чыты авылында туган.

- Мулла гаиләсендә туып-үстем дип әйтә алмыйм, ул вакытларда әти колхозда эшләде. Ул алгы карашлы кеше иде. Әти сугышка киткәч, бик авыр хәлдә калдык. Атларны алганнар, сарайларны талаганнар. Хәтта өйдән дә куып чыгарганнар, әти кайткач кына аклаганнар. Күрше-тирәләр дәү әтиләрегез исән булса, бу өй урынына ике катлы ташпулат салып куяр иде, диләр иде. Гаиләдә – мин беренче бала. Мәктәптә бик яхшы укыдым, укуны Мактау Грамотасы белән тәмамладым. Авылыбызда унъеллык мәктәп булмагач, Олы Солтан авылына барып укыдым. Анда да хәерчелек иде, утын юк, салам урлыйбыз. Салам урларга барган балаларны почмакка бастыралар иде. Ул чакта авылыбызда унъеллык мәктәп тәмамлаган бердәнбер кеше мин идем. Районга барып эш сорагач, андагы җитәкчелек авыл советына шалтыратты: “Чыты тарихына керерлек хәл: сезнең авылда бердәнбер кеше ун классны тәмамлаган, сез шуңа урын таба алмыйсызмы?” – диде. Аннан соң мине Чыты авылында клуб мөдире итеп куйдылар. Бу 1951 ел иде. 1961 елда клуб белән китапханәне берләштерделәр, икесен дә мин алып бардым. 1991 елда пенсиягә чыктым. Аннан соң авылда абыстай булдым, хәзер йөргәнем юк инде, йөрәк борчый.

Чыты авылы егетенә кияүгә чыктым, дүрт бала үстердек. 74 яшемдә тол калдым. Дүрт баламны да югары белемле итеп укыттым. Ике кызым – педагог, Казанда яши, алар хәзер пенсиядә. Олы улым төзелеш өлкәсендә зур кеше булды. Кечкенә улым аеруча күп укыды, авыл хуҗалыгы институтын да, юридик уку йортын да тәмамлады. 25 ел Питрәч милициясендә эшләп пенсиягә чыкты. Хәзер “Ак таш” оешмасында җитәкче булып эшли. Берсе дә тәмәке тартып, аракы эчеп йөрмәде, тәртипле булдылар. Оныкларым, оныкчыкларым бар. Балаларым атна саен кайта, көненә берничә тапкыр шалтыратып хәл белә.

Миңнегөл абыстай үзе эшләгән дәвердә җыеп барган Мактау Грамоталарын, төрле елларда чыккан мәкаләләрне күрсәтте. “Әле дә онытмыйлар, бәйрәмнәрдә бүләклиләр. Бу игътибар миңа яшәргә көч бирә”, - ди Миңнегөл апа. Фотолар арасында Владимир Ленин да бар. “Үз бабам кебек якын итәм мин аны”, - диде ул.


"Ленин безнең чормада яшәгән"


Абыстай безне Ленин булган төп нигезгә алып барды. Ул йортта Миңнегөл апаның энесенең тормыш иптәше Минсайра апа Хөсәенова яши. Дөрес, Ленин булган өй 80нче елларда сүтелгән, әмма нигезе шул ук.

- 40 ел буе мәктәптә техничка булып эшләдем. Эш хакым эз булгач, пенсиям дә кечкенә, 8 мең сум алам. Ирем белән дүрт кыз үстердек, бүгенге көндә шушы йортта үзем генә гомер итәм. Әгәр шушы йортта Ленин бабай яшәгәнен белсәләр, аннан күптән музей ясарлар иде инде. Кызганыч, моны дәлилләүче документлар юк. Әби әйтүенчә, Ленин чормада бер атна яшәгән, - ди Минсайра апа. Без хәтта бу өйнең чормасына да менеп төштек...

Музей: "Ленинның Баһави исемле дусты булуы билгеле"

Билгеле булганча, Питрәч районының Ленино-Кокушкино авылында В.И.Ленин музей-йорты бар. Биредә Миңнегөл абыстай сөйләгән тарих турында хәбәрдар түгелләр микән, дип музейга бардык. 1960 елдан бирле музейда эшләүче Анна Пигасова безгә болай дип җавап бирде: “Бу хакта район газетасы язып чыгарды инде. Ләкин мәкаләне бастырыр алдыннан алар безгә шалтыратты. “Бу сафсата!” – дип әйттем. Әмма шулай да бастырганнар. Ничек редактор бу язманы чыгара алган, шуңа аптырыйм! Моның булуы мөмкин түгел. Илдә, Петербургта революция барсын да, Ленин Питрәч районында качып ятсын! Кемнән һәм ни өчен качарга тиеш соң ул? Ул бит үзе үк революция ясый!”

Анна Пигасова сөйләвенчә, Ленин биредә сөргендә яшәгән вакытта аңа Кокушкинодан 15 чакрымнан да артык ераклыкка китәргә ярамаган. “Казан губернаторы Ульянов артыннан катгый күзәтү ясарга, кем белән аралашуын белергә әмер бирә. Бер ел тирәсе сөргендә булса да, Ленинга карата бер шикаять та белдерелми. Аның Баһави исемле дусты барлыгы да билгеле”, - ди Анна Пигасова.


"Ленин татарча сөйләшмәсә дә, телне аңлаган"

Сөйләшүгә музейның тагын бер хезмәткәре Люция Зиннәтуллина да кушылды. “Беренче тапкыр монда Ленин 3 айлык чагында була. Дәү әтисен җирләргә алып кайталар аны. Барлык җәйге каникулларын ул биредә үткәрә. Аннан соң аны монда университеттан сөрәләр. Сәбәбе – директор уку өчен түләүнең биш тапкырга артачагын әйтә һәм студентлар моңа каршы баш күтәрә. Шуннан соң укучыларны туган якларына сөрәләр. 1887-1888 елларда бер ел дәвамында Ленин гаиләсе белән биредә яши. 1888 елда алар Самарага китә, шуннан соң Татарстанга кабат кайтмыйлар. Ленин татар телендә сөйләшә белмәсә дә, телне аңлаган”, - диде Люция Зиннәтуллина.



Музей-йортның икенче катында Ленинның йокы бүлмәсе булган. Флигель, ягъни җәй көне тора торган өйдә Ленин гаиләсенең аш өстәле сакланган.


















































Фикерләр








Тарих

1552 ел: үткәннәрнең кайтавазы безнең көннәрдә

Татарның үткәнендәге вакыйгалар турыдан-туры бүгенге көн вәзгыятенә йогынты ясый. Алай гына да түгел, хәзер милләтебездә килеп чыккан проблемалар, чишәсе мәсьәләләрнең дә тамыры 1552 елларга барып тоташа, дип саный тарихчылар.

Тарих

Тарихчы Илдус Заһидуллин: Мәчет янындагы мәктәпләр татар мәгарифенең нигезен булдырган

Милли мәгарифтә шәригатьнең роле, җәдитчелек мәсьәләләре, яшәү рәвеше буларак ислам дине... Бу сораулар бүген дә актуаль. Узган гасырларда алар ничек хәл ителгән соң? 

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Intertat.ru © 2001 - 2017 Әлеге ресурста 12+, 16+, 18+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@intertat.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла