Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Цирктагы "Манзара": Батырга - фианит билбау һәм чын көрәш, тамашачыга - "Лада Гранта" һәм Салават Фәтхетдинов

2018 нче елның 20 нче гыйнварында "Пирамида"да җыр һәм көрәшне берләштергән "Манзара" премиясе тапшырылды. Батырга – алтын белән йөгертелгән чемпион билбавы һәм 100 мең сум акча. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы оештырган матбугат конференциясендә быелгы «Манзара»ның узган елдагыдан күп нәрсәләр белән аерылып торачагы билгеле булды. 19нчы гыйнвар көнне цирк бинасында безне нинди «Манзара» көтә?

news_top_970_100
Цирктагы "Манзара": Батырга - фианит билбау һәм чын көрәш, тамашачыга - "Лада Гранта" һәм Салават Фәтхетдинов

«Бер генә билет юкмы соң дип билет эзләп йөрүләрен күрергә хыялланам»

Проектның тарихына күз салсак, ул инде 2015 елдан бирле эшләп килә. Дөрес, ул елны «Манзара» премиясен тапшыру Gong.tv спорт һәм музыка каналының ачылышы хөрмәтенә уздырылган. «Ул елны бары җырчылар гына иде. Премия тапшыру яшь җырчыларга танылырга ярдәм итү йөзеннән башланып китте. Аннары инде спорт, аерым алганда көрәш белән үрдереп барырга уйладык», - ди, әлеге каналның директоры һәм «Манзара» премиясенең җитәкчесе Айдар Шәймәрдәнов. 

Проектның төп максаты - Сабантуй батырларын бер мәйданда җыеп, татар көрәшенә генә хас кагыйдәләр буенча көрәштерү. Әйтеп үтәргә кирәк: бу – рәсми ярыш түгел, ә шоу-программа.

Татарстанның спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов заманында көрәш белән шөгыльләнгән кеше буларак, бу проектның әһәмиятен бер чагыштыру белән китерде: «Авыл сабантуенда батыр калуның нәрсә икәнен беләм мин».

- 2017 елның ноябрь аенда Раил Нургалиев әйтә: «Хәлил Хәмитович, менә «Манзара»га әзерләнәм. Җиңәргә иде исәп», - ди. Нинди «Манзара» ул мин әйтәм. Ролик күрсәттеләр дә, мин кызыксынып киттем. Көрәшне үстерү – зур хыялым иде. Татар көрәшенә бик тә авырга туры килә хәзер. Ник дисәк, район үзәкләрендә дә бассейннар, уңайлыклары тудырылган хоккей уйнау өчен корылмалар, футбол мәйданчыклары эшләп килә. Көрәшкә килергә атлыгып торучылар саны арта дип әйтмим. 

Шулай да батыр калуның дәрәҗәсе кимемәде. Яхшы премияләр, яхшы бүләкләр бирсәк, көрәшчеләребез сөйләшмичә дә көрәшә башласалар, мин безнең көрәшебезнең киләчәге бар дип ышанам.

Ул үзенең зур хыялы белән дә бүлеште:

- Цирк бинасының эчендә 2 мең кеше утырып, тышта тагын ике меңенең «бер генә билет юкмы соң?» дип тилмереп йөрүләрен күрергә хыялланам, - ди ул.

2019 елгы «Манзара»дагы төп алты үзенчәлек

1. Быелгы көрәшчеләр - Сабан туе батырлары гына түгел

1. Узган елны Татарстан районнарында баш батыр булып калган көрәшчеләрне генә җыйсалар, бу елны исә район батырлары белән генә чикләнеп калмаганнар. Россиянең калган төбәкләреннән дә, чит илдән дә 130 кг га кадәрле үлчәүдәге көрәшчеләр Казанга җыелачак.

- Узган елны төп максатыбыз Татарстан районнарында Сабантуйның төп батыры булып калган көрәшчеләрне туплап, аларны профессиональ спортчылар белән бергә катнаштыру иде. Быел исә география киң. Бу инде көрәшчеләрнең тәҗрибәсең арттыру йөзеннән дә, авыл батырлары да менә дигән көрәш үрнәкләре күрсәтсен өчен дә эшләнелде. Тик дөньякүләм ярышларның җиңүчеләре белән көрәшергә куркып калучылар табылды. Башта 42 көрәшче булыр дип уйлаган идек, азактан алар 32 гә калдылар. 

Сабан туе батырлары арасында 75 кг лы егетләр дә, 130 кг лы егетләр дә бар. Кем курыкмый – шул килә. Куркалар икән, шунда ук сау бул дибез, - ди Айдар Шәймәрдәнов.

Көрәшергә сабан туе батырларын һәм дөньякүләм ярышларда җиңүчеләр арасыннан сайлап алганнар. Чит төбәкләр һәм чит ил көрәшчеләрен видео аша барлаганнар.

- Чит төбәкләрдән көрәшчеләр видеолар да җибәрделәр, менә безне дә алыгыз әле, диләр. Тик физик яктан безнең егетләргә каршы торырдайларны гына, көчлеләрен генә сайлап алдык. Кем чемпион – ул тумыштан чемпион булып яши, - дигән фикердә Айдар Шәймәрдәнов.

Хәлил Шәйхетдинов  «көрәшчеләрнең гарәп чабышкылары кебек» көрәшергә ашкынып торуларын теләвен әйтте.

2. Премия бирүдә Салават Фәтхетдинов та катнаша

2. Төп кунак – Салават Фәтхетдинов. Былтыр 33 артист булган. Сыйфатны күтәрү максатыннан, заманча сүз белән бары «хайплы» һәм инде дәрәҗәләргә ирешкән җырчыларны гына чакырырга булганнар. «Манзара»да Салават, ИлСаф, Нурзадә, Римма Никитина һәм башкалар чыгыш ясаячак. Матбугат конференциясендә шушы сыйфатларга туры килгән җырчы Римма Никитина да катнашты.

3. Традицияләргә тугрылык саклана

«Манзара»ның тагын бер үзенчәлеге – көрәш федерациясе керткән яңа кагыйдәләргә буйсынмау. Көрәш татар көрәше традицияләрәне тугры калып уздырылачак. Әле көз аенда гына булып узган Авыл хуҗалыгы министрлыгы призына бәйгедә һәм Татарстан чемпионатларында яңа кагыйдәләр белән көрәштеләр. Яңа кагыйдә дигәне нидән гыйбарәт? Алым эшләгәндә көндәшең сине аркаңа яткыза икән, сиңа кисәтү бирәләр. Өч кисәтү – җиңелү. 

Ә «Манзара»да көрәш татар көрәше традицияләренә тугры калып уздырылачак. Ягъни, «Манзара» бу яңа кагыйдәләргә буйсынмый булып чыга. Хәлил Шәйхетдинов бу уңайдан шаяртып та алды: «Арып китеп, ял итәсең килсә, аркага ятсаң була».

Узган елгы чемпион билбавы иясе Раил Нургалиев сөенечен белдерде:

«Манзара»да аркага яткызган өчен кисәтү булмау безгә өстенлек бирә. Чөнки чит илләрдән килүче дөнья чемпионнары күпчелек очракта «накрывание» белән җиңәләр. Ә безгә, татарларга, күтәреп алып салу хас, - ди ул.

«Манзара»дагы көрәшнең кагыйдәләре тамашачыларга алдан видеоролик форматында күрсәтеләчәк.

4. Җиңүчегә - фианит билбау

4. Узган елгы «Манзара»да батыр калган көрәшчегә тарихта беренче тапкыр чемпион билбавы тапшырганнар иде. Быел билбау тагын да затлырак була дип белдерделәр. Ул фианитт ташларыннан эшләнгән, алтын белән йөгертелгән. Ничә сумлык дисәк, билбауның бәһасы 150 мең икән. 150 меңлек экспонатны тамашачылар якыннан да күрә алачак. Цирк бинасында теләгән һәркем чемпион билбавы белән фотога төшү мөмкинлеге тудырылачак. 

Чемпион билбавы булгач, ул җиңүчегә каламы, әйтик, бокста кебек җиңүчедән җиңүчегә күчеп барамы дигән сорау туды. «Манзара»да ел саен яңа билбау ясатмакчылар, ул истәлеккә калырга тиеш, диделәр. «Защита пояса» дигән төшенчә ничек соң дигән сорауга Айдар Шәймәрдәнов: «Защита пояса» түгел «защита имени батыра» булырга тиеш», - дип җавап кайтарды.

5. Баш батырга төп приз нинди?

5. Батырга күпме акча биреләчәк? Бу сорауга өздереп кенә җавап бирүче булмады. Узган елны приз 100 мең сум тәшкил иткән булса, быел аннан ким булмаячак дип кенә куйдылар. Эш әлеге дә баягы материаль якка барып тоташмасын өчен яшерелә, билгеле. Айдар Шәймәрдәнов та: «Акча өчен көрәшү төп максат булмасын иде»,- дип, уйланып куйды.

6. Төп приз тамашачыга: Лада Гранта автомобиле!

6. Батырга – билбау, тамашачыга - машина. Тантананың иң мөһим «шишкасы» да шулдыр. Кыскасы, тамашачылар арасында билетлар буенча лоторея уены уйнатылачак. Чакыру билетлары саналмый, бары сатып алынганнары гына бу уенда катнаша ала икән. Бәхетле билет иясенә Lada Granta машинасы. Инде билетлар сатылып бетә язган, 200 ләп кенә билет калды, ди оештыручылар. Бәлки бәхет эше булып, машина да отып куярсыз?!

Римма Никитина: «Бәлки берәрсе мәхәббәтен очратыр»

Җырчы Римма Никитина «Манзара» премиясенең йөзе итеп матбугат конференциясенә чакырылган иде. Ул проектның башлангычы белән дә таныш, Айдарның күпме көч түккәнен хәтерлим, ди.

- Үземнең игезәк сыңарым көрәшче. Шуңа көрәшкә битараф түгелмен. 

- Кызлар көрәшенә ничек карыйсыз?

- Кызлар көрәшенә дә уңай карыйм. Чөнки ул, минемчә, хатын-кызның характерын да тәрбияли. Көрәш ярышларына да, вакыт булганда йөргәлим. 

- Премия тапшыруда катнашу үзегезне җырчы буларак күрсәтергә теләүме, әллә инде форсат булганда көрәшче егетләргә дә күз төшерергә уйлыйсызмы?

- Ничә дус кызым шалтыратып, билетлар калганмы әле дип сорады. Бөтен дөньядан көрәшчеләр килә бит, бөтенесенә кызык. Кызлар өчен бик кызык булачак ул. Бәлки әле берәрсе үзенең мәхәббәтен дә очратыр.

«Манзара» - музыка белән спортны берләштергән бердәнбер проект. Беренче елны филармониядә узды, былтыр инде Пирамидада, быел цирк бинасында. Мин инде ышанам, әле икенче елга «Татнефть Арена»га да чыгарбыз. 

Җырчы буларак үсү дигәндә, «Манзара» проекты минем тормышымда бик зур роль уйнады дияргә кирәк. Декабрь аенда гына әле Санкт-Петербургта продюсер белән контракт төзеп кайттым. Моның өчен «Манзара» проектына рәхмәтем зур, чөнки продюсер мине шушы проект аша күреп алган. Бу минем өчен бәхетле  булды.

«Циркта цирк булмасмы?»

Матбугат конференциясендә узган ел чемпион билбавына ия булган, күп тапкырлар дөнья чемпионы Раил Нургалиев та катнашты. Ул: «Мондый ярышлар татар көрәшен дөньякүләм дәрәҗәгә чыгарырга булыша», - ди.

Журналист Илнар Хөснуллинның: «Циркта цирк уйналмасмы? Сабантуйлардагы кебек көрәшчеләр сөйләшеп куймасмы соң?» - дигән соравына ул кистереп кенә: «Юк! Сабантуйда андый хәлнең булганы юк!», - дип әйтмәде. Көндәшне үпкәләтмәс өчен, сөйләшеп була инде, дип белдерде. Ә циркта цирк уйнауга Айдар Шәймәрдәнов: «Көрәшчеләр соңгы секундка кадәр көндәшенең кем буласын белмичәкләр. Көндәшне билгеләү дә җирәбә ысулы белән башкарылачак. Анда сөйләшеп түгел, бер-берсенә уңышлар теләргә генә булса инде», - диде.

  • «Манзара» спорт һәм музыка премиясен тапшыру тантанасы 2019 елның 19 гыйнварында цирк бинасында узачак. Ярышлар сәгать 10:00дә старт алса, кичке 18:00 дә финал ярышы һәм премияләрне тапшыру тантанасы булачак. "Татар-информ" тамашаны онлайн трансляцияләячәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100