Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татар халкының беренче Олимпия чемпионы Ринат Сафинның туганнары нәрсәгә үпкәле?

Халык үзенең тарихын онытырга тиеш түгел дип еш әйтәбез. Ә татарлар арасында беренче Олимпия чемпионы булган татар егете, СССР командасын унынчы урыннан беренче урынга чыгарган Ринат Сафин турында яшь буын белми дә диярлек. Исән булса, Ринат Сафинга 29 августта 78 яшь тулыр иде. "Татар-информ" спорт йолдызының туган авылында булып, аның турында мәгълүмат туплады.

news_top_970_100
Татар халкының беренче Олимпия чемпионы Ринат Сафинның туганнары нәрсәгә үпкәле?

Аны байлык беркайчан да кызыксындырмаган

Олимпия уеннарында Советлар Союзына алтын медаль китергән беренче татар кешесе, биатлончы Ринат Сафин күптән вафат. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе чемпионның бертуган сеңлесе Мәүлия Сафина белән сөйләште.

Мәүлия Сафина тормыш иптәше Владимир Сафин белән тыныч кына яшәп ята. Аңлагансыздыр, алар чемпион Сафин фамилиясен алган, Владимир хатынының фамилиясендә йөри. Сез Олимпия чемпионнары, Олимпия чемпионнарының туганнары байларча яши дип уйлый идегезме? Ринат Сафинны беркайчан да матди як кызыксындырмаган. Мәүлия ханымның да, аның тормыш иптәшенең дә холыкларында, үзләрен тотышларында да тәкәбберлек дигән әйбер юк. Гади рәхәт кешеләр.  Владимир сүзләренчә, Ринат куллана алырлык күп мөмкинлектән файдаланып калмаган. Ихлас һәм чиста күңелле кеше булган ул, акча санамаган, байлык артыннан кумаган. 

Мәүлия белән Владимир Сафиннар бүген үпкәле. Үзләре өчен түгел. Абыйлары өчен. Нигә икәнен укып аңларсыз.

Авырып киткән спортчы урынына чаңгыга чыккан һәм... Олимпия чемпионы дәрәҗәсенә ирешкән

Совет биатлончысы, Олимпия чемпионы, дүрт тапкыр дөнья чемпионы Ринат Сафин 1940 елның 29 августында Юдино районы (Яшел Үзән) Олы Яке авылында дөньяга килә. Балачактан биатлон белән генә түгел, хәтта чаңгы белән дә кызыксынмаган ул. Чаңгы спорты белән 1958 елда, биатлон белән 1961 елда шөгыльләнә башлый. Төрле ярышларга әзерләнгән вакытта Ринат Сафинны Ленинград “Динамо”сы тренеры Михаил Мизюкаев җитәкли. Беренче чаңгы ярышларында ук яхшы нәтиҗә күрсәткән Ринат Сафинны 1966 елда СССРның җыелма командасы составына алалар.

  • Ринат Сафин – биатлончыларның 4 x 7,5 чакрымлы эстафетасында Олимпия чемпионы (1972), 1969-1971 һәм 1973 елларда эстафетада дөнья чемпионы. Советлар Союзында 1971 елда (20 чакрымга), 1967, 1970-1972 елларда (4 x 7,5 чакрымда) беренчелекне алды. Атказанган спорт мастеры (1969). “Почет билгесе” ордены, ВЛКСМ Үзәк Комитетының “Спорттагы батырлык өчен” билгесе (1972) белән бүләкләнгән.

Абыйсыннан 8 яшькә кечерәк Мәүлия ханым абыйсының балачагын, шәхси хыялларын, спорттан тыш көнкүрешен бик үк хәтерләп бетерми. 

- Абыйның балачагын хәзер хәтерләп тә бетермим инде. Бер генә мизгелне ачык хәтерлим. Әле дә күз алдымда. Абыем, бала куллары белән, мәхәббәт тулы чиста йөрәге белән укытучысын кочаклый. Һәрвакыт бер укытучыны. Сыйныф җитәкчеләре иде бугай ул. Шулай дип хәтерлим. Ике кулын ике якка җәя иде дә, кочаклый иде. Шуны ачык хәтерлим мин. (Бу мизгелдә “Татар-информ” хәбәрчесе Мәүлия ханымның йөзендә үкенеч, башкасын хәтерләмәгән өчен борчылу һәм бераз оялу хисен шәйләп алды).

Абыем өченче класста укыганда, 1951 елда, без Мари Республикасы Моркинск районына күчеп киттек. Балачакта абыем биатлон белән түгел, хәтта чаңгы белән дә кызыксынмый иде. Авылда Ринат абый чаңгыда йөргән, чаңгы белән кызыксынган дип әйтәләр. Ә мин андый хәлләрне артык хәтерләмим дә. Йөргәнме ул, йөрмәгәнме... Кызыксынмады бугай. Дәртләнеп шууларын бер дә хәтерләмим. Армиядән соң башланды ул аның. 

Ябык иде ул. Җиңел гәүдәле иде. 170 сантиметр буена 68 килограмм иде ул. Белмим, ничек аны биатлончы итеп алганнар икән? Бүгенге заманада бар спортчы да, бигрәк тә биатлончылар озын буйлы бит. Хәзерге вакытта ул чемпион була алмас иде, мөгаен...

Олы апам сөйли иде: Ринат абыйга беренче чаңгыны әти күршедәге Никольское базарыннан алып кайткан. Нигә алган булган икән, монысы да кызык. Бәлки, мәктәпкә кирәк булгандыр. Ул чакта бит кулга таяк тотып шуу дигән нәрсә дә булмады. Малайлар чаңгы башын тишеп, шул тишеккә бау бәйләп, шуңа тотынып мәктәп янындагы биек таудан шуалар иде. Абый да шунда шуган инде. Әмма иң кызыгы менә нәрсә: чаңгыны беренче көнне үк сындырып кайткан ул. Авылда Ринат абый чаңгыда йөргән, чаңгы белән кызыксынган дип әйтәләр. Ә мин андый хәлләрне хәтерләмим дә. Йөргәнме ул, йөрмәгәнме... Кызыксынмады бугай инде ул. Алай дәртләнеп шууларын бер дә хәтерләмим.

Миңа 10 яшь булганда абыйны армиягә озаттык. 10 ел мәктәп белеме алганнан соң, 18 яшендә армиягә китте ул. Армиядә бер чаңгычы егет авырып киткән булган. Шуннан Ринат абыйга мөрәҗәгать иткәннәр: “Син Маридан, чаңгыда йөри беләсең”, дип, авырып киткән егет урынына ярышка чыгарганнар. Ринат абый бик яхшы нәтиҗә күрсәткән. Шуннан киткән инде ярышлар, киткән җиңүләр. Дөресен генә әйткәндә, безнең гаиләдә чаңгы белән мавыгып шөгыльләнүче, җитмәсә биатлончы, һәвәс спортчы юк. Ринат абый шундый үзе генә ул! Җитмәсә, Олимпия чемпионы!

“Чаңгы сынса, каян табабыз?”

Шуннан соң Ринат Сафин чаңгысын бер дә ташламаган. Укыганда да, эшләгәндә дә, армиядә хезмәт иткәндә дә, офицер булгач та ел саен Олы Якегә кунакка кайткан. Кыш җитү белән берничә пар чаңгы күтәреп, туган авылына кунакка кайта торган булган. Туганнары сүзләренчә, балачакта чаңгысын сындырганнан соң, Ринат Сафин үзе белән гел берничә пар чаңгы йөртә торган булган. “Чаңгы сынса, каян табабыз?” дип әйтә торган булган ул. Олы Яке авыл җирлегенең якын тирәләрендә Ринат Сафинның йөрмәгән юллары, урман буйлары калмаган.

“Ак Олимпиададан алтын медальләр”

1972нче елда ак Олимпиаданың тугызынчы көне совет спортчыларына тагын бер җиңү китергән - Ринат Сафинныкын. Бу көнне Владимир Сафин бик яхшы хәтерли. Саппорода ун көн буе XI Ак Олимпиада уты янган. Дөньяның бар игътибарын үзенә тартып торган спорт бәйрәме ул елда СССР өчен зур һәм яхшы нәтиҗәләр белән тәмамланган. Совет спортчылары Саппородан зур уңыш белән кайтканнар: сигез алтын, биш көмеш һәм 3 бронза медаль. СССР делегациясе медальләр саны ягыннан беренче урынга чыккан. Икенче урында Германия, өченче урында Норвегия командалары калган. Бу җиңүдә татар кешесенең өлеше шундый зур булган!

“Дәүләт тә геройларын оныта...”

Владимир Сафин сүзләренчә, биш ел элек, Ринат Сафинның истәлегенә багышлап, аның исемен йөрткән биатлон спорт сараен дәүләт хисабына төзү турында сүз булган. Әмма, белүегезчә, бүгенге көндә Яшел Үзен районында да, Казанда да Ринат Сафин исемен йөрткән биатлон спорт сарае юк. Димәк, сөйләшү сүздә генә калган. Һәм Сафиннарның күңелендә үпкә булып уелып калган.

“Ринат абый Сафин буласым килә...”

Яшел Үзән районының Олы Яке авылында Ринат Сафин турында белмәгән бер кеше дә юк, чөнки Яшел Үзән мәктәбе Ринат Сафин бүләгенә инде 40 ел ярышлар уздыра. Ә инде олырак яшьтәге кешеләр Ринат Сафинның Олимпия уеннарында катнашканын күреп, аның өчен җан атканнар. Бу турыда Ринат Сафин өчен җан аткан, аның белән таныш булган Олы Яке урта мәктәбенең физик культура укытучысы һәм чаңгы буенча тренер Илгиз Назыйров сөйләде.

- Мин Ринат Сафин турында әтидән белдем! Ул, Олимпиада вакытында, “Ринат! Ринат!” дип җан атып утырганда, мин “Әти, Ринат кем соң ул?” дип сорагач, әти: “Ул бит Ибраһим абыйның малае, Ринат абыегыз бит", - ди. Мин ул вакытта 5нче сыйныфта укый идем. Мин шуннан соң инде Ринат абыйның кем икәнен белдем. Мин үзем төрле спорт ярышларын карап, спорт белән кызыксынып, мавыгып үстем. Институтта укыганда чаңгы белән кызыксына башладым. Педагогика институтында физик тәрбия факультетында укыган идем. Шуннан соң башка мондый уй килде: “Кара әле, безнең районда бит Олимпия чемпионы бар! Районда бит алар гомумән берничә генә! Ничек инде аның истәлегенә багышлап уеннар оештырмаска?”

Мин студент булган чак. 1978 ел. Минем Илһам абыем һәм башка актив егетләр җыелдык да, беренче ярышны оештырдык. Ул вакытта ярышта 26 егет һәм кыз катнашкан иде. Шул ярышларның тарихта иң беренче җиңүчесе – мин. Беренче елны уздырганнан соң безнең үзебезгә дә бик ошап китте. Катнашучыларга да бик ошады. Без Ринат абый Сафинның гаиләсе белән Мари Республикасына күчеп киткәнен белә идек. Шуңа күрә уйладык та, әлеге ярышларда катнашырга мари күршеләребезне дә чакырырга булдык. Икенче елны Маридан гына түгел, Биектау районыннан һәм башка күпчелек районнардан җыела башладылар. Бу безнең шулай итеп гореф-гадәткә әйләнеп китте. Минем укучыларым да әлеге ярышларда бик теләп катнаша. Гадәт буенча әлеге ярышларыбыз февраль ахырында уза. Менә быел безнең ярышлар март башында 40нчы тапкыр үткәрелде. Ярышларыбызда мәктәп укучылары, авыл яшьләре, олы апалар, укытучылар, катнашырга теләүче кешеләр дә катнаша. Һәр катнашучы кешене дә ярышлар көнне бүләкләр һәм тәмле чәйләр көтә. Безнең ул традицион бәйрәмгә әйләнде инде. Кубок исә җиңүче мәктәпкә китә. Безнең укучыларыбыз ел саен кубокны да ота! Иң яхшы чаңгычылар бездә. Ринат Сафин укыган мәктәптә!

Безнең авылда Ринат Сафинның бертуган апасы Галия апа матур гына яшәп ята. Без укучылар белән барып, аның хәлләрен белеп кайтабыз. Ринат Сафин яшьрәк вакытында безнең ярышларга үзе кайта иде! Без аны гел чакыра идек. Соңгы елларда гына авырып китеп, аяклары авыртып, безнең ярышларга кайта алмады. Безнең ел саен үткәрелә торган ярышыбыз – ул урамга чыктык та, чаңгы кидек тә, чабыша-чабыша ярыштык түгел. Иң беренче эш итеп ярышның һәр катнашучысы ярышлар башланганчы спорт залына кереп баса. Катнашучылар тезелеп баскач, без Ринат абый Сафин турында сорашабыз. Монда аның туганнары да була. Шулай ук без зур концертлар да оештырабыз. Бу ярышның максаты бүләк яулау түгел, ә яшьләрдә патриотик рух тәрбияләү. Безнең авылдан чыккан бөек герой белән горурланмаска мөмкинмени ул? Мин инде ничәмә-ничә ел Ринат абый Сафинны үрнәк итеп, мисал итеп куем, үз укучыларымны тәрбиялим. Ринат абый Саппорода илебез данын яклаганда минем аның урынында буласым килә иде. Әтием мине шулай күреп утырсын иде... Физик культурага мәхәббәт нәкъ менә шул вакытта уянып киткәндер дип уйлыйм.

“Үлде дигән хәбәр килде”

Ринат Сафин 2014 елның 19 октябрендә 74 яшендә тромб өзелүеннән вафат була. Ул үзе генә дачага китә һәм кире кайтмый. Аның кинәт үлеп китүе бар кешене тетрәндерә. Чемпионның туган авылы Олы Якегә бөек Олимпия чемпионы үлде дигән хәбәр килә. 

***

"Татар-информ" хәбәрчесе, Ринат Сафин истәлегенә берәр төрле чаралар үткәреләме, аның туган көне бәйрәм ителәчәкме, Олимпия чемпионы исемен торгызу ниятеннән берәр нәрсә эшләнәме дигән сорауларга җавап табу максатыннан, Татарстан Республикасы чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясе белгече Гөлсирә Солтанова белән сөйләште. Гөлсирә ханымның җавабы: "Бу безнең вәкаләткә керми. Безгә бернинди дә вәкаләт бирелмәгән, без менә шундыйрак оешма инде. Әлбәттә, Олимпия чемпионнары гасырга санаулы гына. Шулай булырга тиештер инде ул. Булачак биатлон комплексы Ринат Сафинның исемен йөртергә тиештер, әлбәттә. Әгәр дә булса инде ул... ".

Бу язманы әзерләүдә ярдәм иткән өчен Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары, тарих фәннәре кандидаты Айрат Фәйзрахмановка рәхмәтебезне белдерәбез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100