Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Танылган хоккей җанатары Антон Агафонов: “Уенга киләм, клубым өчен җан атам, рәхәтләнеп кычкырам да, өйгә тыныч кеше булып кайтам”

Хоккей уеннарында урынында бер дә утырып тора алмаган җанатарга күз төшергәнегез булгандыр. Ул үзе дә: “Бер урында гына утыра алмыйм”, - дип әйтә. Эмоцияләргә бай җанатарның исеме - Агафонов Антон. Ул - теш табибы, медицина фәннәре кандидаты икән. Күп еллардан бирле клубны күзәтә. Антон татарча да сөйләшә. 

news_top_970_100
Танылган хоккей җанатары Антон Агафонов: “Уенга киләм, клубым өчен җан атам, рәхәтләнеп кычкырам да, өйгә тыныч кеше булып кайтам”

- Cезнең стоматологиягезгә күп кенә җанатарлар йөриләр дип әйттеләр.

- “Ак Барсның” элекке һәм хәзерге уенчылары да йөри, ләкин алай ук еш түгел. Аллага шөкер, аларның тешләре яхшы дигән сүз. Мин Осиново поселыгында җиде ел эшләдем, соңыннан университетның медицина кафедрасына киттем. Анда да дүрт ел ярым эшләгәннән соң, кире монда әйләнеп кайттым. Үзем Азинода яшим.

- Ә хоккейчылардан кемнәрнең килгәне булды?

- Әйтмим, табиб этикасы (елмая).

“Алексей Морозовны да хастаханәдән чыгармаган вакытларым булды”

- Алар сезнең турында кайдан белгәннәр микән?

- Гомумән, алар мине беләләр, мин дә аларны күптәннән беләм. Заманында мин хәрби хастаханәдә эшләдем. Санитар, медбрат булып башладым, аннары табиб булып киттем. Бәлки, минем турыда командирым полковник Куранов сөйләгәндер. Ул хәзер “Ак Барс” системасында эшли. Барысы да мине медицина хезмәткәре икәнемне беләләр иде, чөнки элек, спортчылар җәрәхәтләнгәндә, аларны хастаханәгә алып киләләр иде. Алексей Морозовны да хастаханәдән чыгармаган вакытларым булды (көлә).

- Эшегездә хоббиегызга ничек карыйлар?

- Кеше белән эшләү авыр, барыбер ниндидер "разрядка" кирәк. Эштә хоббиема яхшы карыйлар. Кеше мин хоккейга йөргәнемне белә. Алар үзләре дә миннән команда турында сораштыралар.

- Казан клубы өчен күпме җан атасыз инде?

- 1987 елдан бирле, ул вакытта әле команда “СК им. Урицкого” исемен йөртә иде. 1986 елда Болакта мәктәпкә йөри башлаганда, бар малайлар да хоккей белән кызыксына иде. Шулай итеп, мин җиде яшьтән бирле хоккейда, һәм җиде яшьтән алып Казан клубы өчен генә җан атам.

- Беренче карарга барган уеныгызны хәтерлисезме?

- Хәтерлим. 1987 елның гыйнвар ае иде. СК им. Урицкого Торпедо Усть-Каменогорск белән уйнады.

- Беренче тапкыр барганда, бар нәрсәне дә аңлап бетерә алмагансыздыр инде.

- Юк шул, миңа бит ул вакытта җиде генә яшь иде. Стадионда кеше күп, алар ниндидер сүзләр кычкыралар. Миңа бик кызык булып тоелды. Үзем дә бераз хоккей уйнап алдым, аннары инде уеннарны да аңлый башладым.

“Бик озак вакыт хоккей юк икән, минем ниндидер “нервяк” башлана”

- Димәк, эшегездә бар эмоцияләрегезне эчегездә тотасыз, ә уеннарда бар җыелган нәрсәне чыгарасыз?

- Әйе, мин барлык нәрсәне үз эчемә җыеп барам. Пациентым бит миңа үзенең авыртуы белән килгән, мин бит аңа кычкыра алмыйм. Бик озак вакыт хоккей юк икән, минем ниндидер “нервяк” башлана. Мин уенга киләм, клубым өчен җан атам, рәхәтләнеп кычкырам - барысы да яхшы. Аннары, машинага утырып, өйгә тыныч кеше булып кайтам. Ә менә хоккей озак вакыт юк икән… Аеруча үткән сезонда, безнекеләр “Авангард” белән уйнап, плей-оффтан чыгып киттеләр. Хоккей юк: “Барслар” да уйнамыйлар, болар да уйнамый. Кайда барырга? Футболда мин андый эмоцияләр кичермим.

- Уеннар башка шәһәрләрдә үтсә, сез аларны телевизордан карыйсызмы?

- Юк, уеннарны телевизордан карамаска тырышам.

“Кайвакыт телевизорны алып атарга мөмкинмен”

- Нигә?

- Бик сирәк. Мин тере хоккей карарга яратам. Барларда яисә клубларда шулай ук карамаска тырышам. Инде телевизордан караган очракта, эмоцияләрем күренә башлыйм. Кайвакыт телевизорны алып атарга мөмкинмен. Алып атарга түгел инде, аңа берәр нәрсә ыргыта алам (көлә).

- Футболны алай ук яратмыйм дидегез…

- Элек анда да йөри идем. Балачагымда бөтен нәрсәм дә янымда иде. Без гел хоккейга, футболга йөрдек. Соңгы тапкыр “Рубин” белән “ЦСКА” уенына баргач, миңа ошамады. Бәлки, оештыру ягыннан күбрәк ошамагандыр да. Һава торышы да бит хәзер алай ук әйбәт түгел. Элек әйбәт кенә яз-көз уйныйлар иде, хәзер көз-яз. Һава торышы минус булганда, футбол карау әллә ничек, эмоцияләр андый түгел. Ә элек мин еш йөри идем.

- “Ак Барс” уеннарында кебек җан ата идегезме анда да?

- Футбол - ул әз генә икенче әйбер. Хоккей - күбрәк ирләр спорты. Ә хәзер мин футболга, мәсәлән, сезонына бер тапкыр гына барырга мөмкинмен.

- “Татнефть Арена”да сез бер генә урында утырасыз. Ул урынга сезнең абонементыгыз бармы?

- Әйе, абонементым бар.

- Ә нигә нәкъ шул урынны сайладыгыз?

- Элек, иске боз сараена йөргәндә, гел өченче секторда утыра идем. Һәм яңа боз сараена килгәндә, бераз карандым да, шул ракурсны сайларга булдым. Шул вакыттан бирле шунда утырам да инде. Искедән яңаны алып килдем дисәң була.

- Ә аннан бар нәрсә дә әйбәт күренәме соң?

- Әлбәттә, бар нәрсә дә күренә. Безнең командабыз ул якка ике тапкыр һөҗүм итә. Утырган секторым бик әйбәт, миңа ошый.

- Сезгә карасаң, барыбер бер урында гына утырмыйсыз кебек.

- Ой, бер урында гына утыра алмыйм.

“ Кешеләр сиңа якынрак утырырга телиләр”

- Һәр уенга йөрисезме?

- Һәрбер уенга да йөрергә тырышам. Эш авыр булса да, авырып китсәм дә, температура булса да барыбер барам.

- Яныгызда утырган башка җанатарлар сезнең эмоцияләрегезгә ничек карый?

- Кешеләр ияләшә башладылар инде. Күптән түгел миңа пациентым шалтыратты, ул боз сарае кассасында эшли. Миннән кайда утыруым турында сорады. “Нәрсәгә?”- дип сорыйм. Ул миңа: “ Кешеләр сиңа якынрак утырырга телиләр”,- ди.

- Әлбәттә, сез бит инде легендар җанатар.

- Кая инде, нинди легендар… Беләсезме, элек минем кебекләр боз сараен тутыралар иде. Анда егерме биш ел элек шундый речевкалар ишетеп була иде!

- Фан-секторга ничек карыйсыз? Нигә сез алар белән бергә түгел?

- Мин бит инде гомерем буе шул бер урында - өченче секторда. Мине башка җиргә күчерсәләр, мин анда тик кенә утыра алмаячакмын. Боз сарае буенча тегендә-монда йөгереп йөриячәкмен. Ә болай мин фан-секторга яхшы карашта, кешеләре дә әйбәт. Мин алар белән бергә кайбер шәһәрләргә уеннарга барам. Гомумән әйтсәң, миңа үземә генә утыру ошый.

- Бу сорауны бирми калдыра алмыйм: “Ак Барстан” яраткан уенчыгыз кем?

- Артем Лукоянов, Данис Зарипов, Альберт Яруллин, Эмиль Гарипов. Бөтенесе безнеке, барысын да хөрмәт итәм. Аеруча миңа Данис Зарипов ошый. Бу егет минем күз алдымда үз-үзен ясаган кеше. Мин аңа карап үстем, ул да мин үскән вакытта олы хоккейчыга әйләнде. Бик яхшы хәтерлим: 2001 елда Казанга килгәч, бер яшь “татарчонок” булып йөри иде. Мин аны шулай “татарчонок” дип йөртәм инде (көлә).

“Миңа Данис Зарипов ошый”

- Ә “Ак Барс” тарихындагы яраткан хоккейчыгыз кем?

- 1998 елда, без беренче тапкыр чемпион булганда, командага яшь малайлар килде: Михаил Сарматин, Алексей Чупин, Хәлим Нигъмәтуллин, Эдуард Кудерметов, Сергей Абрамов. Шул команда белән бергә җиңделәр һәм алты ел бергә уйнадылар. Әлбәттә, кемдер килә, кемдер китә иде. Ләкин команданың “костягы” безнең егетләрдән торды. Менә ул уенчылар бөтен команда белән минем йөрәгемнән китмиләр.

- Хоккейчыларның берәрсе белән күзгә-күз күрешеп, сөйләшеп булдымы?

- Кайвакыт хоккейчыларны күргәч, ояла башлыйм. Бу елны сезонны ябу тантанасында мине Зиннәтулла Хәйдәрович белән берлектә уенга тренер буларак чакырдылар, менә мин анда, дөресен әйткәндә, телемне йоткан идем. Владимир Ткачев миңа: “ Син берәр нәрсә әйт инде”, - дип әйткәне хәтеремдә. Мин алар белән стадионнан тыш күрешә, уңышлар тели алам. Нижнийга барганда, Володьканы күрдек, бераз сөйләшеп алдык. Мин аңа: “ Берәр теш куй инде!” - дим (көлә). Ә монда мин телсез, нишләргә белмичә басып тордым. Ниндидер оялу, дулкынлану бар иде.

- Ничек итеп нәкъ сезне иң шәп җанатар буларак ябылу тантанасына чакырдылар?

- Миңа шалтыратып, шундый-шундый хәл диделәр. Мин Зиннәтулла Хәйдәрович белән ябылу тантанасы уенында тренер буларак катнашсам, каршы килмәсменме, дип сорадылар. Әлбәттә, мин каршы түгел идем. Ләкин мин алай борчылырмын дип уйламаган идем! Мин бөек остаз белән бергә сүз дә әйтә алмыйча басып тордым. Мин Билалетдиновны кырыс, горур дип уйлаган идем, ә ул миңа: “ Йә, нәрсә басып торасың? Мә, тренировать ит! Син бит төп тренер”, - диде. Ә анда Володя Ткачев утыра, мин инде аңа кайда нәрсә бирергә, нәрсә эшләргә икәнен күрсәткән булдым. Ә ул миңа: “ Иң мөһиме - безгә акырма”, - ди (көлә). Мин әйтәм: “ Сез бүген җиңәргә тиеш!”, ә уенчылар миңа: “ Яхшы, без җиңәчәкбез!”- диделәр (елмая).

“Мин “Ак Барска” шундый мөмкинлек биргән өчен бик рәхмәтлемен”

- Хис-тойгыларыгыз сүз белән әйтеп бетерә алмаслык дәрәҗәдә булгандыр инде.

- Әйе, уеннан соң да шок хәлендә идем. Ничек инде алай? Мин “Ак Барска” шундый мөмкинлек биргән өчен бик рәхмәтлемен. Көтмәгән идем.

- Гомумән, хоккейчыларның сезгә карата реакциясе нинди?

- Безнең физик яктан әзерлек буенча тренер бар иде - Брэндон Бови. Ул миңа бер тапкыр килеп, инглизчә: “Канадада булсаң, син зур кеше булыр идең! Синең кебек җанатарлар Канадада бик кадерле ”,- диде. Джастин Азеведо да шулай миңа карата җылы сүзләр әйтә иде.

- Гаиләгез сезнең хоббиегызга ничек карый?

- Башта сөйләнәләр иде, ә аннары гадәти нәрсәгә әверелде. Ләкин олы улымның хоккей карарга теләге юк, аңа күбрәк футбол ошый. Ә болай, гаиләм хоббиема яхшы карый. Кирәк икән, башка шәһәрләрдә узачак уеннарга да җибәрә. Хоккей бит минем озак еллар буе килгән мавыгуым.

“Татар телен үзем өйрәндем”

- Татар телен бик яхшы беләсез. Сез милләтегез буенча кем?

- Милләтемдә татарлар да бар. Әтием рус, әбием рус иделәр. Әнием - татар, ләкин ул татарча белмәде. Татар телен үзем өйрәндем.

- Кайда һәм ничек өйрәндегез?

- Мин кайда торам? Казанда, Татарстан республикасында. Кечкенә вакытымда урамда татарлар белән уйнадым, әбиләр белән татарча сөйләштем. Аннан соң, мәктәбемдә татар теленнән бик яхшы укытучым Зәлидә Шакировна булды. Дәресләребезгә ниндидер җылылык хисе сеңгән иде. Бик нык ярата идем шул татар теле дәресләрен.

- Димәк, мәктәптә татар теле - сезнең яраткан дәресегез иде?

- Әйе, бик нык яраткан дәресем иде.

- Ә татар әдәбиятын укый идегезме?

- Укый идем. Иң исемдә калганы - җиденче класста укыган “Газинур” повесте. Шулай ук Габдулла Тукайның “И туган тел” шигыре. Татар әдәбияты миңа әз генә авыр бирелә иде.

- Татар теле бетә бара дип әйтәләр, сез моның турында нәрсә уйлыйсыз?

- Әйтәләр инде. Татар телен белергә кирәк. Авылда кешеләр татарча сөйләшә, Казанда кешеләр татарча әз сөйләшә. Татар теле кирәк. Нәрсәгә? Үз халкыңны, аның тарихын белергә тиешсең. Казанда яшьләр аеруча татарча әз сөйләшәләр. Ни өчен? Белмим. Минем үземнең хатыным - татар. Әтисе бик матур итеп татарча сөйләшә, шундый матур җырлый, ләкин кызы белән малаен татар теленә өйрәтмәгән. Хатын татар телен әз генә белә, ләкин өйдә сөйләшми.

- Ә сез үзегезнең балаларыгызны татар теленә өйрәтәсезме?

- Өйрәтәм, хатын инде балалар белән күбрәк була. Кечкенә малаем Адель, ике яшь ярым булуына карамастан, татарча сөйләшә.

- 2018 елда финалда уенда идегезме?

- Әйе, Мәскәүдә дә булдым, Казанда да булдым, Алланың рәхмәте.

- Җиңгән вакытта…

- Җиңгән вакытта җылап җибәрдем, дөресен әйтәм. Хөкемдар финал сыбызгысын алганда, күңелем тулып, җыладым.

- Уен вакытында сезгә караганда, сез капкачыны әфсен-төфсенлисез кебек. Сез аларга нәрсә дип әйтәсез?

- Начар сүзләр әйтмим. Нәрсә әйткәнем - профессиональ сер (көлә).

“Александр Еременко миңа гел арты белән борыла”

- Сезнең эмоцияләргә капкачыларның берәр реакциясе булганы бармы?

- Бар, бар. Александр Еременко миңа гел арты белән борыла. Жора Гелашвили дигән капкачы инде миңа гел көлеп, нәрсә булса да күрсәтә иде. Кемнеңдер реакциясе бар, кемнеңдер - юк.

- Сезнең әфсен-төфсенегезнең файдасы тигәне булдымы?

- Әлбәттә. 1999 елда “Ак Барс” Норвегия командасы белән уйнады. Мин шул уенда капкачыга мондый сүзләр кычкырдым: “Хәзер Михаил Сарматин сиңа бәрәчәк, күрми дә калачаксың”, - дип. Һәм шул вакытта Сарматин шундый гол кертте! Капкачы күрмәде дә. Шул вакыттан инде кеше миңа: “Әйдә, әйдә, капкачыларга берәр нәрсә булса да әйт”, - дия башлады. Һәм шуннан башлап, мин капкачыларга нәрсә дә булса әйтәм.

- Сакчыларның сезгә кисәтүләр ясаганнары булдымы?

- Булды. Ләкин хәзер сакчылар бит инде таныйлар, беләләр мине. Мин бит беркемгә дә начарлык ясамыйм.

- Аренада булган берәр кызыклы вакыйга турында сөйләп китегез әле.

- Аренада сезнең кебек җанатарларны тагын күргәнегез бармы?

- Юк шул, күргәнем юк. Күрсәм әйбәт булыр иде. Андый кешеләр күбрәк кирәк (елмая).

- Дмитрий Квартальновка ничек карыйсыз?

- Бик әйбәт. Минем аның Казанда уйнаганыннан хәтерлим. Бик яхшы уйнады. Хәзерге уен - һөҗүмгә күбрәк йогынты ясый. Карарга да бик кызык. Миңа бик нык ошый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100