Олимпия чемпионкасының әбисе: Алинә белән яшәп, кодагый үзе дә спортчы булып бетте!

24 Февраля 2018

Укылган: 3689 тапкыр

Автор: Эльмира НИГЪМӘТҖАНОВА
Фото: fsrussia.ru, instagram.com
Халык телендә шул сүзләр генә: “Ишеттеңме әле, безнең Ижау кызы Алинә Заһитова Олимпиадада беренче урын алды бит?!”, “Афәрин, Алинә, булдырды!” Алинә исемен барыбыз да күтәреп алдык. Удмуртиянең "Яңарыш" газетасы журналисты "Татар-информ" өчен махсус Алинәнең әбисе һәм беренче тренеры белән очрашып сөйләште.

Горурланырлык та шул – сөбхан Аллаһ, кыска гына вакыт эчендә Алинә бер-бер артлы зур уңышларга иреште. 2016 елда – фигуралы шуу буенча юниорлар арасында Гран-при финалы җиңүчесе; 2017 елда – юниорлар арасында ялгыз чыгыш буенча дөнья чемпионы; фигуралы шуу буенча өлкәннәр арасында Гран-при финалы җиңүчесе; фигуралы шуу буенча Россия чемпионы; Халыкара спорт мастеры. Күптән түгел Мәскәүдә узган Европа чемпионатында фигуралы шуу буенча Алинә беренче урынны яулап халыкны тәмам таң калдырды, Европа чемпионы булды! 238,24 балл җыеп, милләттәшебез соңгы ике елда чемпион исемен йөртүче Евгения Медведеваны да узып китте.

Көньяк Кореядәге фигуралы шуу буенча Алинә Заһитова команда ярышында күрсәткән уңышлары өчен “Россиянең лаеклы спорт мастеры” дигән мактаулы исем бирелде.

Һәм, ниһаять, 15 яшьлек Ижау кызы Алинә Пхенчханда узган Олимпиада уеннарында ялгыз шуу буенча ярышларда беренче урынны яулап Россиягә беренче медальне яулады!

Алинә ничек итеп бу спорт төренә кереп киткән? Әти-әниләре кызларының һөнәренә ничек карый соң?

Алинә ничек спортчыга әйләнгән?

Алинә Заһитова 2002 елның 18 маенда Удмуртиянең Ижау шәһәрендә туа. Әтисе Илназ тумышы белән Актаныш районы Әҗби (Татарский Азибей) авылыннан. Алинәнең әтисе үзе дә спортчы, хоккейчы, 2015-2016 елларда "Ижсталь" командасының тренеры иде. 


Үзе хоккейчы булгангамы, кызын да өч яшьтән үк бозга бастыра. Аннары тимераякта шуарга өйрәтү өчен түгәрәккә бирәләр. Әлбәттә, ул вакытта әти-әниләренең кызларының фигуралы шуу буенча зур спортка кереп китүе турында уйларында да булмый. Алар аның гимнастка булуы турында хыяллана. Кызлары тугач, бик озак кем дип исем кушарга белми алар. Шул вакытта гимнастика буенча зур уңышлар яулаучы Алинә Кабаевага охшавын теләп, Алинә дип исем дә бирәләр. Ләкин кыз үз юлын билгели.

Алинә укыган мәктәптә кызга бернинди каршылыклар куймаганнар. Класс җитәкчесе: "Без аның шушы юлны сайлавын аңлап, дәресләрне калдыруын аңлап кабул иттек", - диде.

Дүрт яшендә Алинәне беренче тапкыр бозга бастырганнар. Бу Әлмәт шәһәрендә була. Биредә аның әтисе “Нефтяник” командасында хоккей уйный. Илназ Заһитов исә үзе Ижау хоккей мәктәбендә белем ала. Һөнәри карьерасын 15 яшендә башлап җибәрә. “Авангард” (Омск), “Нефтехимик” ( Түбән Кама), Нефтяник” (Лениногорск), “Нефтяник” ( Әлмәт), “Прогресс” (Глазов), “Сарыарка” (Казахстан), Ижсталь (Ижау). Клубларында уйнарга туры килә аңа. Ижау клубы өчен ул 15 сезон уйный. Хәзерге вакытта биредә тренер булып эшли. Спортка кызыксынуны, күрәсең, Алинә әтисеннән алган.

Алинә фигуралы шуу белән ныклап 2007 елда шөгыльләнә башлый. 2015 елга кадәр ул Ижау шәһәренең балалар һәм яшүсмерләр мәктәбендә белем ала. Ижауда боз сарайлары белән кыенрак. Шөгыльләнү өчен Алинәгә күрше республикага – Әгерҗе шәһәренә дә йөрергә туры килә. Шулай да шәһәребездә көчле тренерлар булу яшьләрне фигуралы шуу спортына җәлеп итә. Алинәнең тәүге уңышларында да Ижау тренерларының өлеше зур.


Алинә сеңлесе Сабина белән

Заһитовларның кечкенә кызлары Сабина апасы эзеннән – фигуралы шуу спортына тартылган, апасыннан калышырга һич исәбе юк аның. Аның белән дә Алинәнең беренче тренеры Наталья Антипина шөгыльләнә.

Ике ел элек Алинә Мәскәүгә күченә. Хәзерге вакытта аның белән Мәскәү тренерлары Этери Тутберидзе, Сергей Дудаков шөгыльләнә. 

Алинәнең әтисе журналистлардан ерак торырга тырыша

Илназ Насыйх улы журналистлар белән әңгәмә корырга яратмый. Ә Алинә Кореяга киткәч, ул алардан бигрәк тә ерак торырга тырыша. Алдан сөйләп күз тидереп куюларыннан курыкты, күрәсең. “Алинәнең медаль яулавында тормыш иптәшемнең, әбинең роле зур. Мин күпчелек чит шәһәрләрдә, юлда булам. Тормыш иптәшем Ләйсән һәм кызымның беренче тренеры Наталья Антипинаның роле гаять зур. Моңа, әлбәттә, хәзерге тренерыбыз Этери Тутберидзенең көче дә өстәлде”, - дип җавап биргән ул журналистларга бер әңгәмәсендә.

Алинәнең әбисе: "Үләннәрдә генә торалар, Алинә белән яшәп, кодагый үзе дә спортсмен булып бетте..."

"Татар-информ" хәбәрчесе Илназ Заһитовның әнисе белән элемтәгә керде. Алинә Мәскәүдә 15 яшьлек кыз әнисе ягыннан булган әбисе Назилә белән яши. 

- Оныгыбызга таяныч булыр өчен ул аның белән йөгерергә дә чыга, дөрес туклану кагыйдәләрен саклап ризыклар әзерли. Алинәгә җиңелрәк булсын өчен аның белән бергә диетада утыра. Озакламый үзе спортчы булып бетә инде”, - дип сөйләде кодагые турында Алинәнең әбисе. Ул нәрсә ашап торганнары турында да сөйлисе итте: 

- Үләннәрдә генә торалар инде алар!


Алинәнең беренче тренеры: Алинәне кечкенә чагында булачак йолдыз дип әйтеп булмый иде

Ә Алинәнең беренче тренеры Наталья Антипина белән спортчыбыз турында күбрәк мәгъләмат белү өчен махсус очраштым. Ул балаларга тренировкалар үткәргән “Олимпиец” балалар һәм яшүсмерләр мәктәбендә булды. Беренче баруымда ул миңа: “Алинәнең Олимпиададагы чыгышлары бетмичә, безгә интервью бирүне тыйдылар”, - диде. 

Икенче килүем Алинә Олипиаданың алтын медаленә ия булган күңелле мизгелләрдән соң булды. 

- Алинәнең команда өчен чыгыш ясаган мизгелләрендә без балалар белән монда аның чыгышын тренировканы туктатып карадык”, - ди Наталья Антипина.

- Алинә бирегә биш яше тулгач килде. Кечкенә чагында аны булачак йолдыз дип әйтеп булмый иде. Аның әйләнүләре бик әйбәт килеп чыга иде, әмма сикерергә бик озак өйрәнде. Җитди булуы белән дә аерылып тормый иде, шук, шаян кыз иде ул.

Әмма әнисе кызын фигурист итү өчен бик тырышты. Ә үсә төшкәч, Алинә үзе дә җитди рәвештә бар булмышын бу спорт төренә багышлады. Этери Тутберидзе командасына кереп, шөгыльләнү кызының үзенең зур теләге иде. Шушы максатны чынга ашыру өчен алар әбисе белән Мәскәүгә күченеп киттеләр. Ул вакытта аңа 13 яшь иде. Әти-әнисе биредә калды. 

"Мәскәүгә баргач, күнегүләр вакытында башта кулын, аннары аягын сындырды, зур спорттан китү алдында иде"

- Баштарак барсы да шома гына бармады. Чит шәһәр, яңа мохит, әле күнегелмәгән тренер – Алинәгә башта авыррак булды. Җитмәсә, кулын сындырды. Сынган кулы белән Спартакиадада ул катнашырга теләгән. Анда катнашып, табанын да сындырган. Ике атна буе дәваланып ятарга туры килә аңа. Шундый авыр мизгелләрне, күрәсең, бер мәлдә Алинә Ижауга кире кайту турында да уйлый башлаган иде. Саубуллашырга дип чәчәкләр тотып баргач, тренеры: "бәлки, тагын катнашып карарсың", - дигән. Шул вакытта ихтыяр көче нык булды Алинәнең. Үзен кулга алып, тагын да тырышып шөгыльләнә башлады. Һәм бу тырышлыклар нәтиҗәсез булмады! 

Кореяда чыгыш ясаган әнисе аның янында булды. Алинә чыгыш ясаганда бик дулкынланып күзәттек. Ни дисәң дә, Алинәбезнең беренче Олимпиадасы бит бу! Без аның белән бик горурланабыз!”, - дип сөйләде милләттәшебез турында беренче тренеры.

"Алинә татар кызларына хас сыйфатларга ия"

Алинәнең чыгышын, әлбәттә, һәрберебез дулкынланып күзәттек. Әти-әнисе бу мизгелләрне нинди халәттә икән, ниләр кичерә, дип телгә ала-ала арыдык.

Алинә татар кызларына хас сыйфатларга ия: шушы 15 яшендә җиңү арты җиңү яуласа да, журналистларның соравына очынып җавап кайтармый, үзен бик җитди, тыйнак тота. Яшь кызның шундый тотанаклы, сабыр, зирәк һәм талантлы булуына сокландык һәм алга таба тагын да сакланырга язсын иде.

“РИА Новости” журналисты Радик Әмиров исә Алинәнең әбисе Надирә белән Мәскәүнең Җәмигъ мәчетенә йөрүе турында сөйләде. “Алар Илдар хәзрәт Аляутдинов белән бергә дога укыдылар. Ай саен дип әйтерлек, һәр чыгыш алдыннан алар килә. Алар чын күңелдән дога укыйлар дип әйтә алам”, - диде Радик.

Фикерләр








Спорт

Кул көрәше буенча Россиядә беренче урын алган татар спортчысы: Үземне батыр егет дип саныйм

Екатеринбургта кул көрәше буенча ил беренчелегендәге ярышларда Башкортстанның Балтач районы яшь спортчы Радим Галиуллин 45 килограммга кадәр авырлык категориясендә беренче урын алды. “Татар-информ” хәбәрчесе татар спортчысы һәм аның остазы белән әңгәмә корды.

Спорт

“Итекле хоккей янына итәкле хоккей да булса, начар булмас”

Саба районының Мәртен авылында итекле хоккей ярышлары узды. Ярышлар Саба егете, 26 яшендә юл фаҗигасында һәлак булган Фидәрис Ганиевнең якты истәлегенә багышлана.  Авылча, җылы итек, бүрек, киң бияләй киеп, шайба урынына кечкенә туп белән Мәртенгә кайтып хоккей уйнауның инициаторы исән чагында Фидәрис үзе булган. Кызганыч, ул безнең арада бик аз гомер генә яшәп калды. Ләкин аннан калган татулык рухы өзелми монда.

Спорт

«Туган көн»гә кемнәр бара: Олимпиадага чакыру алган 7 татар спортчысы

Халыкара Олимпия комитетына 500 спортчыдан торган исемлек тәкъдим ителсә дә, Россиянең 169 спортчысына гына катнашу рөхсәт ителде. Нейтраль әләм астында чыгыш ясаячак Россия спортчылары арасында 7 татар да бар.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Персонал данные

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла