Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда һәркем спорт белән шөгыльләнә ала: яңа спорт объектлары, Универсиада мирасы, ГТО тапшыру

“Массакүләм спорт дәрәҗәсе кешеләрнең тормыш сыйфатына зур йогынты ясый”, - диде Россия Президенты Владимир Путин чыгышларының берсендә. Зур турнирлар, яңа спорт комплекслары төзү, республика халкының үз инициативасы булу - нәкъ менә шушы факторлар Татарстанда массакүләм спорт дәрәҗәсенең үсешенә китерде. Соңгы 18 елда нинди үзгәрешләр булды?

news_top_970_100
Татарстанда һәркем спорт белән шөгыльләнә ала: яңа спорт объектлары, Универсиада мирасы, ГТО тапшыру

“Туксанынчы елларда ярышларга кәстрүлләр һәм плиткалар төяп бара идек”

ХХ гасырның соңгы уньеллыгында Россиядә дә, Татарстанда да күп өлкәләрдә “болганчык еллар” булды: бөтен җирдә җимерек, тәртип юк. Спорт та нәкъ шул хәлдә – туксанынчы елларда спорт объектларының күбесен яптылар, 10 ел дигәндә Советлар Союзы заманы мирасы тулысынча диярлек таралып бетте. Су полосы буенча ике тапкыр Олимпиада призеры булган Ирек Зиннуровның спорттагы тормышы нәкъ менә шушы тынычсыз заманга туры килгән. Ул Казандагы 8 нче спорт мәктәбендә укыган. Спортта алдынгы булган Казанның иң арттагылар рәтенә калганын үз күзләре белән күреп торган.

“Советлар заманында бөтен илдә, шул исәптән Татарстанда, спортка зур игътибар бирелә иде. Ләкин Союз беткәч, спорт та таралды, башка күп өлкәләр дә җимерелде. Спорт объектларының күбесен яптылар, яңаларын төземәделәр, бернинди реконструкция ясап тормадылар. Спорт тулысынча ташландык хәлгә килде. Бассейннардан дельфинарийлар ясадылар, барысы да сәүдәгә корылды. Туксанынчы елларда ярышларга кәстрүлләр һәм плиткалар төяп бара идек. Ресторанда йә кафеда ашау мөмкинлеге булмады. Кунакханә бүлмәләрендә үзебез пешереп ашый идек. Спортның ул вакыттагы торышын бүгенге көн белән чагыштырып та булмый. Хәзер яңа спорт комплекслары ачыла, яңа эш урыннары булдырыла”,- ди сөйли танылган ватерполчы.

Туксанынчы елларда спорт ареналарында бүгенге кадәр җиңүләр турында Татарстанда белми дә иде. Ул чактагы җиңүләр дә спортчыларның тырышлыгы белән генә булды.

“Золушка принцессага әверелде”

2000 нче еллар җиткәч, барысы да үзгәрде. Хәзер Казан, рәсми булмаса да, Россиянең “спорт башкаласы” исемен йөртә. Шәһәр дә, бөтен республика да төрледән-төрле рейтингларда алдынгылар рәтендә күренә. 2016 елда шундый рейтингларның берсен “Советский спорт” басмасы чыгарды. Аны төзегәндә спорт инфраструктурасы объектлары, уздырыла торган ярышлар саны һәм башкаларга игътибар иткәннәр. Татарстан, берсүзсез, бу исемлектә алдынгы булды. Санкт-Петербург (икенче урын), Мәскәү өлкәсе (өченче урын) арттарак калды.

Татарстан башкаласы зур спорт чаралары мирасы белән бик яхшы таныш – 2013 елда Казанда узган Универсиадага 45 мең кеше сыярлык футбол стадионы, Спортның су төрләре сарае, Теннис академиясе, “Ак Барс” көрәшләр сарае, “Санкт-Петербург” воллейбол үзәге һәм башка бик күп объектлар төзелде. Хәзерге вакытта нәкъ менә заманча спорт базасы булу, шәһәргә дөньякүләм дәрәҗәдәге яңа спорт турнирларын кабул итәргә мөмкинлек бирә. Бу – Конфедерацияләр кубогы һәм футбол буенча дөнья чемпионаты, Суга сикерү һәм йөзү буенча дөнья кубогы этаплары, Дзюдо буенча Европа чемпионаты. Судагы спорт төрләре сарае исә Халыкара йөзү федерациясенең (FINA) яраткан урынына әверелде. Биредә 2015 елда Судагы спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты узды. Оештыручылар әйткәнчә, чемпионат тарихта иң яхшысы булды. Турнир тәмамлануга карамастан, FINA җитәкчеләренең Казан һәм Татарстан белән дуслыгы дәвам итә: шәһәр төрле халыкара ярышлар уздыру хокукына ия булды. 2018 елда Казандагы йөзү бассейнарының берсен ачканда FINA президенты Хулио Маглионы шәхсән үзе катнашты.

“FINA белән берлектә Казанда судагы спорт төрләренә әзерлек үзәге ачарга җыенабыз. Анда Россия дәрәҗәсендәге спорт йолдызларын үстерү белән генә шөгыльләнеп калмыйча, бөтен дөньядан кунаклар җәлеп итәргә җыенабыз. Бу – дөньякүләм дәрәҗәдәге үзәк булачак”, - диде оешма җитәкчесе. Маглионе сүзләре буенча, Татарстан, бассейннар ачып, спорт киләчәгенә яхшы инвестицияләр кертә. Казандагы зур спорт вакыйгалары берьюлы ике максатка ирешә – яңа спорт инфраструктурасы барлыкка килә (йә искеләре реконструкцияләнә) һәм спортка киң катлам халык җәлеп ителә, сәламәт яшәү рәвеше популярлаша.

Хакимият + инициативалы гражданнар = спортта тәртип

Республика башкаласында спорт “модернизациясе” зур спорт ярышлары булу сәбәпле эшләнсә,  шәһәрләрдә һәм муниципаль районнарда заманча инфраструктура төзүгә Татарстан хакимияте кереште. Массакүләм спорт үсеше Россия Президентының мөһим стратегик инициативаларының берсе булып тора. Шуңа күрә кешеләр өчен спорт белән шөгыльләнү мөмкинлеге булдыру тулаем алганда илебездә, аерым алганда Татарстанда, зур әһәмияткә ия.

Татарстанда спорт инфраструктурасы объектлары ел саен саны арта бара. 2017 ел нәтиҗәләре буенча, республикада йөздән артык спорт корылмасы ишекләрен ачты. Шуларның бер өлеше федераль хакимият катнашында төзелде, икенче өлеше спорт объектлары төзү буенча республика программасы нигезендә барлыкка килде. Бу программа Татарстанда уңышлы гамәлгә ашырыла. Соңгы алты елда республика территориясендә 1300 дән артык төрле профильдәге спорт корылмасы сафка басты. Бу – спорт заллары, бассейннар, боз ареналары, хоккей тартмалары, спорт мәйданчыклары. Соңгылары республиканың барлык торак пунктларында да бар диярлек. 2013 елдан 2017 елга кадәрге вакыт эчендә Татарстанда гомуми суммасы 2 млрд чамасы булган 800 гә якын спорт мәйданчыгы барлыкка килде. Мондый спорт мәйданчыклары өчен берничә типовой чишелеш бар. Ләкин аларның һәрберсендә дә диярлек футбол, баскетбол һәм волейбол уйнау мөмкинлеге, көчле гимнастика белән шөгыльләнү зонасы булдырылган. 2018 елда универсаль спорт мәйданчыкларын төзү дәвам итәчәк: ел дәвамында гомуми суммасы ярты миллион сумлык 113 шундый мәйданчык төзү планлаштырылган.

Татарстанда чаңгы базалары төзү буенча яңа тәҗрибә турында аерым әйтергә кирәк. 2017 ел азагында шундый яңа 11 объект сафка басты. Кыш көннәрендә республика территориясендә чаңгы спорты халык арасында киң таралган актив спорт төре булып тора. Ләкин еш кына чаңгы шуу урыннарында кием алмаштыру, юыну мөмкинлеге юк. Татарстанда бу проблема да чишелде: хәзер чаңгы спортын яратучылар өчен заманча спорт базалары бар. Биредә кием алмаштырырга да, прокатка чаңгы алып торырга да була. Беренче эш итеп, чаңгы базаларын мондый объектлар бөтенләй булмаган районнарда төзеделәр.

Болгар һәм бөтен Спасс районы халкы өчен модульле чаңгы базасы Яңа ел бүләге булды. “Мондый программа илнең башка бер регионында да юк, - дип раслый Татарстанның Спасс районы башлыгы Камил Нугаев. – Мәсәлән, күршеләребез – Ульяновски – безгә көнләшеп карый. Без президент программаларының якынча утызында катнашабыз. Шуларның берсе – спорт объектлары төзелеше”. 

Бу программа район өчен зур әһәмияткә ия. Хәзерге вакытта Спасс районы халкының 49 проценты (чама белән 9 мең кеше) спорт белән шөгыльләнә. Биредә спортның 17 төре белән шөгыльләнү мөмкинлеге булдырылган, берьюлы берничә зур спорт объекты эшли. 2011 елда республика программасы буенча районда “Олимп” универсаль спорт комплексы төзелде. Биредә берьюлы дүрт юнәлеш буенча шөгыльләнеп була: спортның уен төрләре залы, фитнес-зал, тренажерлар һәм көрәшчеләр залы бар. Алар һәрвакытта да диярлек халык белән тулып тора.

Дүрт елдан соң, Болгарда йөзү бассейны ачылды. Аны төзүдә республика хакимияте җитди ярдәм иткән. Бассейн да буш түгел: биредә яшәүчеләр сүзе буенча, нәкъ менә йөзү белән шөгыльләнү бүгенге көндә Спасс районында беренче урында тора.

Чаңгы базалары, Болгардан тыш, Минзәлә, Әгерҗе, Базарлы Матак, Зәй, Буа, Албуга, Кукмара районнарында да ачылды. Сүз уңаеннан, Кукмара халкының инициативалы булуы нәтиҗәсендә, хакимият районда чаңгы базасы булдырган. Чаңгыда йөрү трассасын барысы да җыелышып, бергәләп салганнар. Берничә ел элек чаңгы трассасы урынын өрәңге куаклары басып алган булган. Инициативалы спортчылар һәм битараф булмаган халык үз көче белән бу мәйданны чистарткан, үзләре чаңгы юлы салган.

Кукмара районында чаңгы спорты традицияләре электән үк көчле булган. Мәсәлән, нәкъ менә биредә Ания Галимуллина спорт юлын башлаган. Ул урта һәм олы яшьтәге хатын-кызлар арасында Россия беренчелегендә 26 тапкыр җиңгән, 13 тапкыр дөнья чемпионы булган. Хәзер танылган чаңгычы Казанда яши һәм шөгыльләнә. Туган районында чаңгы базасы ачылышына ул да килгән. ”База бик уңайлы. Якында гына урман, калкулыклар, тауга менү-төшү урыннары бар – чаңгычылар өчен болар бик мөһим. Вакытым булса, мин һичшиксез шөгыльләнергә монда кайтам әле”, - дип әйтә Ания Галимуллина.

Татарстан сәламәт булырга тели

Нәкъ менә дөньякүләм спорт вакыйгалары, югары дәрәҗәдәге инфраструктура барлыкка килү белән бергә, Татарстан халкында спорт белән кызыксыну уятты. Спорт белән даими рәвештә шөгыльләнүче кешеләр саны 1,5 миллионга җитте. Ягъни, республикадагы һәр өченче кеше нинди дә булса спорт төре белән шөгыльләнә. Алты ел эчендә спорт сөючеләр саны 40 процентка артты. Россия Президенты билгеләгән дәрәҗәгә Татарстан барысыннан да тизрәк якынлаша: 2020 елда Россия халкының 40 проценты спорт белән шөгыльләнергә тиеш.

Дөньякүләм спорт чараларыннан тыш, Казанда һәм Татарстанда спорт сөючеләр өчен бик күп санда турнирлар оештырыла. Республикада мондый чараларга да ихтыяҗ бар. Казан марафонында һәм башка җиңел атлетика ярышларында катнашучыларның 60 проценты Казан һәм Татарстан кешеләре, дип әйтә оештыручылар. “Муниципалитетларда йөгерү белән бәйле вакыйгаларда, кагыйдә буларак, катнашучыларның 60 проценты җирле халык, 40 проценты чит шәһәрләрдән килә. Йөгерү – иң массакүләм спорт булуы аңлашыла”, - дип сөйләде Казан марафоны директоры Вадим Янгиров.

Татарстан халкының спорт белән җитди кызыксынуын “Хезмәткә һәм көрәшкә әзер” (“Готов к труду и обороне”) ГТО бөтенроссия физкультура-спорт комплексына мөнәсәбәте дә күрсәтә. 2017 елда Татарстанда ГТО комплексын кертүнең өченче этабы башланды.

"Федераль оператор мәгълүматы буенча, хәзерге вакытта республика буенча ГТО тапшыру өчен теркәлү системасына (АИС) керүчеләр саны ярты миллионнан артып китте. Биредә барысы 503 904 кеше теркәлгән. 60 меңнән артык кеше ГТО значогы алды”, - дип сөйләде ГТО буенча Республика иҗтимагый оешмасы президенты Эдуард Иванов. 

Былтыр значок алу өчен нормативны үтәүчеләр саны 2016 елның азагындагы күрсәткечтән 79 процентка артты. 20 районда 2017 елның өч кварталында бирелгән значоклар саны ГТО кергән вакыттан башлап бөтен периодта бирелгән значокларның гомуми саныннан артып китте, дип әйтте Иванов. ГТО комплексының Казанда популяр булуын Татарстан башкаласында тест узу өчен дүрт үзәк кенә җитешмәве күрсәтә. 2018 елда тагын шундый ике үзәк ачу планлаштырылган.

“Миллион чамасы кеше яши торган шәһәр өчен дүрт үзәк кенә, чыннан да, җитми. Без киңәячәкбез. Бүгенге көндә тест узу өчен “Хезмәт резервлары”, “Үзәк” һәм “Тасма”стадионнары, шулай ук Идел буе спорт һәм физкультура академиясе – өч шәһәр үзәге һәм бер федераль объект бар. 2018 елга планда “Ракета” стадионында тест үзәге ачу билгеләнгән. Хәзер анда реконструкция тәмамланып килә. Дәрвишләр бистәсендә бассейн төзелә һәм ул декабрьдә ачылачак. 70 мең кешесе булган зур районда тест үзәге булдыру кирәк. Моннан тыш, бу стадион директоры әлеге эштә актив катнашырга карар кабул итте. Шуңа күрә тиздән анда спорт тормышы кайнап торачак. 2020 елга кадәр Юдинодагы “Локомотив”та реконструкция төгәлләнгәч, анда да тест үзәге булачак”, - дип әйтте Казан башкарма комитетының Физкультура һәм спорт комитеты рәисе Светлана Вострикова.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100