Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Манзара»дан цирктагы манзара: җиңү шатлыгыннан сәҗдәгә киткән Муса Галләмов

2019нчы елның 19нчы гыйнвары көрәш дөньясында гади генә көн булмады. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе «Манзара» спорт-музыкаль премиясен тапшыру тантанасындагы кичерешләре белән уртаклаша.

news_top_970_100
«Манзара»дан цирктагы манзара: җиңү шатлыгыннан сәҗдәгә киткән Муса Галләмов
19 гыйнвар иртәсе циркта «Манзара» спорт-музыкаль премиясендә көрәш карап башланып китте. Җаен китереп, җирәбә уздырдылар, парларны ачыкладылар. Җаен китереп, тамашаны ачык дип игълан иттеләр. Кыскасы, бөтен әйбернең дә җае килгән иде. 



Көндез залда әллә ни кеше дә юк иде. 12 пар көрәшкәнен карар өчен генә килү кызык тоелмагандыр инде, каймагы бары кичен була бит. Башта 42 көрәшче була дигәннәр иде, аннары 32 калды, ә 19ына 28 көрәшче генә калган, кыскасы. Әллә имгәнү алганнар, әллә курыкканнар шунда. Көрәшчеләр куркырга тиеш түгел инде! Батырлар бит алар! Тагын бер-ике көн узса, 18 генә калыр иде, бәлки. Ярый үткәреп калганнар әле. 

Җирәбә дигәннән, кемнәргәдер беренче әйләнештә үк бик каты бәхет елмайды – көрәшмичә генә икенче әйләнешкә үттеләр дә куйдылар. Кайберсенә уңыш дигәне башта ук арты белән борылып баскан иде: 75 кглы батырга 110 кглы «батырище» туры килде дә куйды бит. Чиста алым белән күтәреп кенә салдылар инде егетне. Шулай 28дән 16 батыр кичке өлешкә, икенче әйләнешкә үтте.

«Чит ил спортчыларын финалга чыгарасы килгән иде»

Быелгы «Манзара»ның төп үзенчәлеге – чит ил спортчыларын да, Сабантуй батырларын да бер мәйданда җыю дип язып чыккан идек. Бу карарны кабат-кабат «сыйфатны күтәрер өчен, татар көрәшен дөньякүләм мәйданга чыгарыр өчен» дип аңлаттылар. Ә татар егетләре чыктылар да аттылар аларны. Беренче әйләнештә Үзбәкстаннан Голиб Ахмедов белән Саба батыры Радик Сафин, Таҗикистаннан Самандар Эрназаров белән Чаллы батыры Элдар Хәмитов, Молдовадан Анатолий Молдован белән Зәй батыры Радик Сәлахов очрашты. Сафин Радик 2:7 белән, Элдар чиста алым белән, Радик Сәлахов 0:5 исәбе белән отып чыктылар. Казахстаннан Осканов Эскерхан гына Баулы батыры Илмир Сабировны җиңеп, икенче әйләнешкә үтә алды. Тик бары ерак китә алмады - Хәмитов аны 6:1 исәбе белән җиңеп, өстен чыкты.


Раил Нургалиев «Манзара» спорт-музыкаль премиясенә багышланган матбугат конференциясендә: «Алар, билбау көрәшчеләре, күпчелек аркага яткызып, «накрывать» итеп җиңәләр бит. Ә безгә, татарларга, күтәреп алу хас. Шуңа көрәшүе җиңелрәк булачак», - дип сөенеп утырган иде. Сөенүен сөенде дә, тик үзе бер чит ил спортчысы белән дә көрәшмәде тагын. Тик сүзләре чыннан да хак булды – «накрывание» өчен балл бирүче булмагач, нишләсеннәр инде? 

Тәнәфестә Арча районыннан халыкара категорияле хөкемдар Рифкат Җәләев белән сөйләшеп алган идек. Ул: «Мин бик тә читтән килгән егетләрне финалга чыгарырга теләгән идем. Аларны ерактан чакырып китергәнбез икән, ничек тә финал дәрәҗәсенә күтәрергә кирәк иде, барып кына чыкмады», - дип көрсенеп куйды.

«Бу - «Манзара», бу - «Манзара»

Кичке өлеш «Манзара» премиясенең гимнын башкару белән башланып китте. «Бу - Манзара, бу - Манзара» дип җырладылар. Кабаттан җирәбә тартып, икенче әйләнешкә парлар билгеләделәр. Кабаттан, «Манзара» спорт-музыкаль премиясен тапшыру тантанасын ачып җибәрделәр. Кыскасы, шоу ясыйбыз дигәннәр иде, шәп шоу килеп чыккан. Утлар уйнавы, тантаналы көйләр, режиссер эше – барысы да, русча әйтмешли, «на уровне». Цирк бинасындагы 2 мең урынга да билетлар сатылып бетте дигәннәр иде. Тик сирәк булса да, буш урыннар күренгәләде.


Икенче әйләнештә кискен көрәшләр күп булды. Саба батыры Радик Сафин белән Менделеевск батыры, икенче әйләнешкә так калып чыккан көрәшче, 2018 елда көрәшнең 3 төре буенча дөнья чемпионы Ренас Кәлимуллин очрашты. Ай-яй тартыштылар. Үлчәү авырлыкларында да аерма бар иде. Башта Радик исәпне 5:2 итеп алып барды. Тик көрәштә бер алым белән көрәшнең агымын үзгәртеп була бит. Кәлимуллин көтмәгәндә тотты да чистага салды Сафинны! Менә шулай, күпләр минем кебек Ренасның ачуын чыгарырга ярамый ул дип уйлап куйгандыр, мөгаен. 
 
Теләче, Биектау, Казан шәһәре Сабантуйларының абсолют батыры Раил Нургалиев белән Яңа Чишмә районы батыры, 2018 елгы Дөнья кубогы иясе Булат Мусин очрашты. Авырлыкта әллә ни аерма юк – 5 кг. Яшь аермасы исә – 8 яшь. Иң мәзәге шул – икесе дә бер тренерда – Вакыйф Дәүләтшинда шөгыльләнәләр икән. Вакыйф абый ни Булат ягына, ни Раил ягына бармаган. Тоткан да, утырган уртага. Раил Булатны 4:1 исәбе белән җиңеп чыкты.

«Беренче һәм соңгы тапкыр килдем!»

Икенче әйләнештән соң тәнәфес игълан иттеләр. Холлда ыгы-зыгы. 2 мең кеше барысы бергә урыннарыннан торып, һава алмаштырырга чыккан. Кеше арасыннан әкәм-төкәм тизлеге белән генә барыш. Бер җирдә халык өеме күреп, якынгарак барсам, татар көрәше легендалары – Рәкыйп Хәмитов, Айдар Хәйретдинов, Илдар Гыйниятуллин, Нәфис Миңнебаевлар автограф таратып яталар иде. 

Икенче бер җирдә төркем булып җыелган абыйлар нәрсәнедер бик каты чәйниләр иде. Кукмаралар булып чыкты. Кукмарадан көрәш карарга килдек диделәр. 

- Кукмаралар кем өчен җан ата?

- Үзебезнең Кукмарадан чыккан егет Газизуллин Руслан өчен. Бүген Лаеш өчен көрәшә ул.

- «Манзара» ошыймы соң?

- Бик ошый. Көрәшне бик яратабыз.

Кукмараларның берсе шулай диде дә, икенчесе: «Беренче һәм соңгы тапкыр килдем!», - дип өстәп куйды.

- Кайсы җире күңелегезгә тиде алай?

- Көрәштә тәртип юк. Бардак.

- Нигә алай дисез?

- Кагыйдәләр инде... Хөкемдарлар да телиләр икән куялар, теләмиләр икән – юк.

Ул абый шулай диде дә, калганнары көлеп кенә куйдылар. Күпме кеше – шуның чаклы фикер диләрме әле? Бу сүзләр истә нык калды минем. 

«Аркага таяк башы төшүдән курыкмыйбыз»

«Манзара» проектының җитәкчесе Айдар Шәймәрдәновка барып, шулай дип әйттеләр әле дигән идем: «Монда бүген 2 меңгә якын кеше утыра. Сез безгә бер генә кеше фикерен әйтәсез. Бу социаль журналистика ягыннан да уңышлы түгелдер, минемчә. Һәрберсенең фикерен ишетергә кирәк. Ярар, без аларның фикерен исәпкә алырбыз. Алга таба хөкемдарлык өстендә дә эшләрбез. «Манзара» бит ул, гомумән, экспериментлар мәйданы. Без бит рәсми ярыш оештырмыйбыз. Һәм аркага таяк башы төшүдән дә курыкмыйбыз. Хисап бирү өчен генә эшләмибез. Ә инде тамашачыларга әйтәсе килгән сүзем: бездән яхшырак булдыра аласыз икән, рәхим итегез, мәйдан киң», - дип җавап бирде.



Алга таба көрәш барганда тамашачылардан күземне алмадым. Юк, ул бер Кукмарадан килгән абзый гына килешми түгел икән ул. Дау кубаралар бит. Торып басып, куллары белән ничә балл булырга кирәклеген дә аңлатып карыйлар. Баш хөкемдар Азат Нурмөхәммәтов «Иптәшләр! Мондый алым өчен беркайчан да балл бирелми!» - дип кенә тынычландырып килде. 

Хәлил Хәмитович та соңыннан: «Хөкемдарлык буенча сораулар бар. Алга таба үсәргә җыенабыз бездә. Оештыру коммитеты белән җыелып, кагыйдәләрне дә карарга кирәк», - диде. Бер кеше фикере генә булып чыкмый ич, дип уйлап куйдым. 

Римма Никитина яланаяк «зажгла»

«Манзара» спорт белән музыканы берләштерүче бердәнбер проект. Көрәшләр арасында Салават кына түгел, «Манзара» премиясенә ия булучы башка җырчылар да чыгыш ясады. Динар Шәймәрдәнов, Марсилия, Айсылу Габдинова, ИлСаф, Нурзадә һәм әлбәттә Римма Никитина. ИлСаф ике тапкыр чыгып җырлады. Римма Никитина үзенең «коронная фраза»сын - «Мои хорошие, зажжём?!» дип, кычкырып чыкты. Биек үкчә белән келәмдә йөгереп йөреп булмый – туфлиләрен салып кына ыргытты. Аннары тучны «зажгла» инде! 

 

Салават Фәтхетдинов: «Мин бик күп көрәштем. Ләкин бер тапкыр да җиңмәдем»

Өченче әйләнештә Элдар Хәмитов та, Ренас Кәлимуллин да, Зөлфәт Гарифуллин да, Руслан Газизуллин да төшеп калды. Димәк, ярымфинал парлары: Муса Галләмов (Әтнә батыры) – Айнур Сыртаев (Азнакай батыры), Раил Нургалиев (Теләче, Биектау, Казан батыры) – Радик Сәлахов (Зәй батыры). Муса белән Айнур чыгар алдыннан татарның тагын бер легендасы – Салават Фәтхетдинов шалт итеп килеп чыкты. Барысы да азактан көткәннәр иде бит аны. Ә ул алдан җырлап куйды - рәхәтләнеп финал карыйсы килгәндер инде. Салават Фәтхетдинов - «Манзара»ның төп кунагы.

- Ниһаять, татар көрәшенә дә мөнәсәбәт үзгәрде. Татарның мактанырлык әйберләре күп түгел. Шуларның берсе – көрәш. Бүләкләре дә 2 әү генә: берсе – чәк-чәк, икенчесе түбәтәй. Ә көрәш – безне кеше иткән, милләт иткән спорт төре. Шуңа күрә, киләсе елга, Алла Боерса, бүгенгедән дә матуррак, байрак итеп үткәрергә кирәк. Барыбызга да шушы состав белән очрашырга гына насыйп итсен, - диде ул.

Әйтәм бит, планканы югары куйганнар иде бу елны, шуннан төшермәгәннәр. Салават хәтле Салават циркка килеп көрәш карап утырды. Утырып кына тормады инде, баянчысын, җырчы кызларын ияртеп чыгып, 2 җыр да җырлады: «Бер килгәч, тагын бер җыр җырлыйм. Олы кеше бит. Мин – сандугач турында иң күп җырлаган җырчы. Сандугачның ниндиен генә җырламадык инде. Сандугачлар капкада, тактада, ботакта, агачта. Сайрамаганы турында да җырладык. Монысы тегенди-мондый «простой» гына сандугач түгел, сары сандугач турында», - дип, тагын бер сандугачка багышлап, табадан гына төшкән, өр-яңа җырын бүләк итте. 


Салават Фәтхетдинов, гомумән, спорт сөюче кеше бит инде. Сәхнә артында тотып, көрәш турында да сөйләштереп карадым:

- Салават абый, сез көрәшкә дә битараф түгел. Әллә үзегез дә көрәшә идегез? Нәселегездә көрәшчеләр бармы?

- Мин бик күп көрәштем. Ләкин бер тапкыр да җиңмәдем. (Көлә)

- Рәсми көрәш ярышларына йөрисезме?

- Кайтканым да юк.

- «Манзара» премиясе белән күптәннән танышмы? Әллә инде чакыргач кына белдегезме?

- Ничек белмәскә, беләм! Аның турында минем дустым Хәлил Хәмитович сөйли, аңлата. Менә сүз бирдем: быелдан башлап, һәр елны катнашырга, Алла Боерса.

- Кем өчен җан атасыз?

- Мусаны яратам. Һәм Раил Нургалиев инде. Егетләр шәп, Аллага Шөкер. Безнең заманда яратып караган көрәшчеләр хәзер инде күптәннән легендалар булып беттеләр. Яшьләр молодцы! Яшьләр әйбәт.

- Бүген карап утыруыгызны күрдек. Иң истә калган момент булдымы әле сезнең өчен?

- Шул финалда булыр әле ул. Мин уйлаганча, Муса белән Раил Нургалиев калыр. Бу алдан ук билгеле иде инде...

«Раил Нургалиев титулны саклап кала алмады»

Салават абый Муса буенча ялгышмады. Айнур Сыртаевны 5:0 исәбе белән отып, финалга туры юлны чистартып куйды. 


Тик Раил Нургалиев Радик Сәлахов белән көрәштә җиңелүгә дучар булды. Минемчә, иң көчле очрашу булды ул һәм иң озагы. Икесе дә берешәр кисәтү алып, исәп 1:1 булды. Аннары Раил 2 баллык алым ясады. Аннары Радик бер балл алды. Исәп 3:3. Зал гүли, шаша, гомумән, үлеш! «Театр куйма монда!» дип тә кычкырып карыйлар. Бер як – Раил дип, икенче як – Радик дип җан ата. 


Икесе дә арып, талып беттеләр. Алым эшләгәч, утырып ял итеп тә карадылар. Тамашачылар, кычкырып утырып, тавышсыз кала язды.


Менә алар өчен тагын да ныграк борчылдым инде. Бик тә эмоциональ абыйлар, келәм янына килеп, Раил белән дискуссия дә оештырып алдылар. Тәртип саклаучылар тиз утырган урыннарына утырттылар аларны, әлбәттә. Радик 4 нче баллын алды. Һәм чиста вакыт бетәргә 5 секунд калгач, Раил, өченче кисәтүен алып, җиңелде. Ооо, аннары китте сикереш, биеш, кочаклаш, үбеш!

 
Менә шулай «Манзара-2019» ның ике финалисты да ачыкланды. 

Раил Нургалиев – чемпионлыкка кандидатлар исемлегендә беренче урында иде. Салават та ярымфинал башланмаган көе, «Раилнең финалда икәне билгеле иде инде», дигәч соң! Узган елгы абсолют батырга дәрәҗәсен төшерергә һич кенә дә ярамый иде... Кешеләр дә Раил җиңәчәгенә ышанып утырдылар. Әле үзләренә дә алай ук ышанмыйлардыр. Иртәнге 10да цирк бинасында плакатлар күтәреп, флаглар болгап, «Раил, Раил, Раил!» дип кычкырып утырмаслар иде алай булмаса.  Алып баручы тамакларын да кызганмый көне буе кычкырып утырган альтруист җанатарларны мактый торгач, арып бетте. «Алар плакатларын күтәреп, иртәнге 6да килеп утырганнар иде инде. Цирк кына бикле иде..», - дигән иде алып баручы алар турында. Менә шулай җан атты Раил тарафдарлары. Тик Раил бу елны титулны саклап кала алмады. 

Абсолют батыр – Муса Галләмов

Рифкат абый Җәләев белән тәнәфестә сөйләшеп тордык дигән иде. Көчлеләр өчен генә җан атам, дигән иде ул. Әмма Радик Сәлаховның алга чыгачагын әйтә алды. 

- Яртысы үтте көрәшнең. Истә калырдай момент булдымы?

- Миңа Раилнең көрәшүе бик ошады, Булат Мусин белән. Бик тә тигез көрәште.

- Кем өчен җан атасыз соң?

- Минме? Мин кем көчле көрәшә, шуның өчен җан атам. Көчлеләр җиңәргә тиеш.

- Фаворитыгыз бармы соң?

- Фаворитлар Муса Галләмов һәм Раил Нургалиев минем. (Артта бер абый «Теләчеләр инде» дип өстәп куйды.) Ә Зәй егете бар бит әле. Кем әле ул? Радик Сәлахов. Менә өч кандидат, минем фикеремчә.

Хөкемдар интуициясе ялгышмый икән. Тик өч фаворит та финалда кала алмый. 

 

Галләмов белән Сәлахов очрашуының нәтиҗәсе баштан ук билгеле иде. Чөнки Сәлахов Нургалиев белән 10 минут көрәшеп инде арып беткән иде. Димәк, «Манзара-2019» спорт-музыкаль премиясенең абсолют батыры булып, Марий Эл Республикасыннан көрәш буенча спорт мастеры, 2018 елгы көрәш буенча дөнья чемпионы, 2018 елда Әтнә районы батыры Муса Галләмов табылды. 


Җиңү шатлыгыннан, сәҗдәгәдә китеп алды. Мусага, вәгъдә иткәнчә, фианит ташларыннан эшләнеп, алтын белән йөгертелгән 150 меңлек чемпион билбавы һәм 100 мең сум акча бирделәр. Икенче урын иясе Радик Сәлахов 60 мең, өченче урындагы Айнур Сыртаев һәм Раил Нургалиевка 30шар мең сум премия биреләчәк диделәр. 

Хәлил Хәмитович сөенечен кая куярга белмәде:

- Бәйгеләр бик кызык булды. Әмма дә ләкин батыр бер генә! Һәм ул - Муса Галләмов! Кемдер әйтер: җирәбә җайлы туры килде, тегеләй булды, болай булды дип. Юк, көчле кеше һәрвакыт җиңә! Билгеле, кайбер көрәшчеләргә уңайсыз көндәшләр туры килде. Ну, Муса, булдырдың, энем! Так держать! Горурланабыз! Мусаны тәбриклибез! Муса чемпион!!! - дип, ялкынлыдан ялкынлы сүзләрен тезеп китте.

- Оештыручыларга зур рәхмәт! Ил күләмендә көрәш бәйгесен оештырган өчен, мине чакырган өчен. Аллага шөкер, җиңеп чыктым. Аллаһы Тәгаләгә, әти-әнигә, гаиләмә, дусларга, Теләче районына рәхмәт. Рәхмәт, егетләр! - диде Муса.


«Финалда көрәшүе бик авыр булды, көчле көндәш эләкте дип әйт»

Аннары Мусаның кырына барып җитәр өчен, чиратны көтеп торырга туры килде. Янда чемпион, чемпионның иңсәсендә чемпион билбавы – текәлек чиктән ашкан! Әллә теге 2 меңгә якын кеше дә фотога төшеп чыкты инде.

- Муса, котлыйбыз җиңүең белән! «Манзара»га ничек әзерләндегез?

- Мораль яктан да, физик яктан да әзерлек көчле булды. Яңа ел ялларында да тик ятмадым, спортзалга йөрдем. Аллага Шөкер, җиңеп чыктым. Шул әзерләнүнең җимеше инде.

- Бу акчаны нәрсәгә тотарга уйлыйсыз?

- Гаиләмә, балаларыма. Минем өч кызым бар бит әле.

- Җиңүегезгә ышанып, бу чемпион билбавына урын әзерләп куймаган идегезме әле?

- Хыялда бар иде. Әлбәттә, җиңәсе килде, тик андый ук дәрәҗәдә ышану юк иде. 50гә 50 иде, кыскасы.

- Кемнәр бүген сезнең өчен җан атты?


- Марий Элдан иптәшләр килде, Теләче районы җитәкчеләре, тренер, дуслар, гомумән, күп кеше җан атты. Рәхмәт аларга. «Манзара» бик зур дәрәҗәдә үтте быел. Киләчәктә дә мондый зур турнирлар булсын иде.

Мусаның янында гына финалдагы көндәше Радик Сәлахов тора иде. «Финалда көрәшүе бик авыр булды, көчле көндәш эләкте дип әйт», - дип шаяртып та алды. 

Егетләр дуслыгы, көрәшчеләр дуслыгы шулай буладыр инде ул. Келәмгә чыгып, тузан туздырып көрәшәләр дә, читтә көлешеп, сөйләшеп утыралар!


Машина Балтачка кайтып китте

Финал ярышыннан соң иң көтелгән бүләкне тапшыру тантанасын көтте халык. Ул да булса, тамашачылар арасында сатып алынган билетлар буенча лотореяга машина уйнату. Бу дәрәҗәле эшне абсолют батыр Муса Галләмовка тапшырдылар. Ул билетлар салынган тартмадан очраклы рәвештә бер билетны тартып алды. Ул бәхетле билет иясе – Балтач районы Арбор авылы егете, көрәшче Салават Әсхәдуллин булып чыкты. Бөтенесе бер рәткә тезелеп утырган балтачлылар нишләргә белми үрле-кырлы сикерде инде. Сикерми, бер билет алып, Lada Granta машинасына утырып кайтып кит әле! Салават янына барган идем, авыз колакта, колак еракта. Кая басканын да белми йөри. 

- Данлыклы көрәшчеләр авылыннан мин. Айдар Хәйретдинов, Ринат Хәйретдиновлар Арбордан. Үзем дә көрәшче.

- Бүген машина отам дип кенә килгән идеңме, әллә инде көрәш карага килдеңме?

- Юк, аның турында бөтенләй уйламадым. Беренчедән, көрәш карарга, данлыклы көрәшчеләргә җан атарга килгән идем. Бигрәк тә Мусага. Бүген күргәч, әле «Муса, син отасың бүген», - дидем. Алай машина отармын дип уйламадым да.

- Билет санын үзегез сайлап алдыгызмы?

- Мин рәттән 8 билет алдым һәм дусларны чакырдым. Үземә дә ниндие эләкте – шундыен алдым. Санын карап та тормадым. Бу могҗиза инде бер. Әле ышанмыйм. 

 

Айдар Шәймәрдәнов: «Без әйткән сүзләребезне үтәдек»

Азактан спорт һәм музыканы берләштерүче Gong.TV каналының һәм «Манзара» премиясенең җитәкчесе Айдар Шәймәрдәнов белән тамашага кыскача нәтиҗә ясадык.

- Быелгы «Манзара» сезнең хыялыгыздагы «Манзара» булды дип әйтә аласызмы?

- Беләсезме, мин тумыштан максималист. Туры сызык буенча кәкре яткан әйбер дә нервыма тияргә мөмкин. Шуңа күрә, мин оештырган чараларымнан беркайчан да 100 процент канәгать калмыйм. Алайса, үсеш туктаячак бит. Бу юлы егетләргә рәхмәт әйтәсем килә, көчле көрәштеләр. Тамашаыларга зурлап килгәннәре өчен рәхмәт. Ә минем хыял – бөтен көрәшче халкын берләштерү, алар белән бергә хәрәкәт итү. Әле беребез, әле икенчебез тартып, үсә башласак, менә ул вакытта инде минем хыялым чынга ашты дип әйтәчәкмен.

- Җитәкче буларак, үз кесәгезне дә бушатырга туры киләдер. Нәтиҗәсе аңа торамы?

- Хыял акчага гына барып тоташмый. Хыялларның бәясе юк. Аллага шөкер, финанс ягын клиплар төшерү исәбенә алып барабыз. Акчаны җәлләмибез. Иң мөһиме: матур әйбер килеп чыксын. Тамашачылар безнең кадерне белсен иде, без дә аларның кадерен беләчәкбез. Кесәгә бик каты бәрә инде, җәмәгать. Гади генә туй оештыру да никадәр мәшәкать китереп чыгара.

- «Манзара»ның киләчәген ничек күзаллыйсыз? Менә Хәлил Хәмитович «Баскет-холл», «Татнефть-арена»ларны сөйли.

- Бөтен кешенең дә хыялы бар. Хәлил Хәмитович – ул алдынгы карашлы кеше. Ул безнең бу хыялларны тизләтергә тырыша. Ләкин моның артында бик күп мәшәкать тә бар. Шуңа күрә, без әле утырып сөйләшеп, уңай һәм тискәре якларын ачыклагач кына, мин бу сорауга җавап бирә алыр идем. Миңа калса, шушы цирк бинасында да тамашачыларны җыя алсак, бик яхшы булыр.

- Бүген кеше бик күп булды. Машина өчен генә килгәннәрдер дип уйламыйсызмы?
 

- Кешенең эченә кереп карап булмый инде. Бәлки машина өчен генә дә килгәннәрдер. Ләкин машинага караганда, көрәшчеләрне сөяргә өйрәтергә кирәк бит әле безгә. Машина ул бүген бар, иртәгә юк әйбер. Бәлки килгәннәрдер, бәлки килмәгәннәрдер. Ләкин, иң мөһиме, без үзебезнең әйткән сүзләребезне үтәдек. 

Булат Мусин: «Җиңелүнең сәбәбе - үз ялгышлыгымда»


Раил Нургалиевка "эләгеп" төшеп калган Булат Мусин "Интертат"ка үз кичерешләре хакында сөйләде.

- Булат, бәлки хәзер басылгандыр да инде. Тик шулай да, җиңелүдән соң хис-кичерешләреңне сөйләп кит әле.

- Әйе, куйган максатларга ирешеп булмады. Минем өчен оттыру – иң авыр хис. Башта ышанып булмый аңа. Ничек тә төзәтәсе, кире келәмгә чыгасы килә. Йөрәкне яндырып тора. Әмма дә ләкин, вакыт белән басыла инде. Үз аңыңа кайтып, нәтиҗәләр ясап, алга таба барасы гына кала. Монда да шулай булды.

- Рәсми ярыш түгел бит, «Манзара»га шоу буларак кына караган идеңме?

- «Манзара»га ярыш дип карадым. Тик шулай да зур приоритетлар куймадым. Мин бит инде профессиональ спортчы буларак үз үлчәү авырлыгыма җайлашкан.

- Җиңелүнең сәбәбе дә шул дип уйлыйсыңмы?

- Җиңелүнең сәбәбе – үземнең ялгышлыгымда.

- Раил Нургалиев белән эләгүне «не повезло» дип санамыйсыңмы соң?

- Алай дисәм, мин бит инде алдан оттырган булам.

- Уңайсыз көндәш диик алайса.


- Әйе, уңайсыз дисәк, ныграк туры килә.

- Менә Раил үз-үзенә бик ышанып көрәшә. Көрәшер алдыннан мораль яктан син ничек әзерләндең?

- Минем бары тизрәк көрәшәсе килде. Раил белән алдагы очрашуларда җиңгәнем булмаса да, бу юлы оту хисе бар иде.

- Раил белән күрешкән бар мени инде сезнең?

- Әйе, Сабан туйларында.

- «Манзара»га ничек әзерләндең? Әзерлек тиешенчә булдымы?


- Яңа ел бәйрәмнәреннән соң вакыт җитмәде сыман. Минем һәрчак шулай инде ул, һәр ярышка вакыт җитми кебек.

- Икегезнең дә тренеры Вакыйф Дәүләтшинның уртада утыруы кызык булды. Кайсыгызга ныграк булышты соң?

- Беребезгә дә сүз әйтмәде ул. Көрәш беткәннән соң гына нәтиҗә ясады.
 

Менә шулай шаулап-гөрләп, җырлап-биеп, көрәшеп, кычкырып, көтеп алынган «Манзара» үтте дә китте. Чыннан да, оештыручылар вәгъдә иткәннәрен эшләделәр – тел-теш тидерерлек түгел. Көрәшчеләр дә эленке-салынкы йөрмәде. Кемнең-кем икәнен исбатладылар. Дәрәҗәсе бар «Манзара»ның. Икенче ел турында сүз кузгату иртәрәк булса да, милли мирасны саклап калу йөзеннән уздырылган бердәнбер спорт һәм музыканы берләштергән проектның киләчәге барлыгына ышанасы килә. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100