Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Корбан Бердыев: “Рубин”дагы вәзгыятьне белсәм дә, мондый ук катлаулы хәлгә әзер түгел идем

26 августта “Рубин футболчылары “Казан Арена” стадионында “Тосно” командасы белән очраша. “Тосно” командасына каршы уенны уңышлы уздырган очракта, “Рубин”ның тәнәфескә китәр алдыннан турнир баскычында тагын да югары күтәрелү мөкинлеге бар.

news_top_970_100
Корбан Бердыев: “Рубин”дагы вәзгыятьне белсәм дә, мондый ук катлаулы хәлгә әзер түгел идем
Ил җыелмаларының календарьдә билгеләнгән уеннарын уздыруы уңаеннан, Россия чемпионатында 8нче турдан соң тәнәфес игълан ителәчәк. Әлегә “Рубин” 6нчы урында бара...




УЕНЧЫЛАР КИТӘ

Баш тренер вазифасына Корбан Бердыев килгәннән соң, команданың уенында остазның кулы сизелә башлады. Әмма, мәсьәләнең икенче ягы да бар: командада тренерлар штабы гына түгел, клуб җитәкчелеге алышынуын да онытмаска кирәк. Димәк, төп максат – тамашачының хәтерен калдырмас дәрәҗәдә туп тибү булса да, максатка ирешү юнәлеше үзгәрә, дигән сүз. Шуның бер дәлиле буларак, командадан кыйммәтле уенчылар китә башлады. Чөнки югары хезмәт хакы ала торган уенчылардан котылып, бюджетны рәткә китерергә кирәк. Кызганыч, арада Корбан Бердыев тактикасына ияләнеп, командада үз урынын тапкын футболчылар да бар.

Иң беренче булып киткән Бразилия һөҗүмчесе, 28 яшьлек Жонатас – шундыйлардан. Ул Германиянең “Ганновер” командасына күченде. Һөҗүмче “Рубин” командасына узган елның җәендә Испаниянең “Реал Сосьедад” клубыннан күченгән иде һәм “Рубин” өчен 35 матчта 15 гол кертергә өлгерде.
  
“Казан белән хушлашуы, аерылуы бик күңелсез. Ләкин бит клубның бүгенге финанс хәлен беләсез, нечкәлекләре кирәк түгел”, – дип аңлатты Казаннан китүен Жонатас.

– “Тосно”га каршы уенга Жонатас беләнме, аннан башка чыгабызмы – аерма юк. Иң мөһиме – уенчыларны дөрес структура буенча уенга чыгару, – диде уен алдыннан журналистлар өчен уздырылган ачык күнегүләр алдыннан Корбан Бердыев. – Сүз дә юк, Жонатас бүгенгә премьер-лигадагы иң яхшы һөҗүмчеләрнең берсе иде. Командага нык булышты, аның булмавы сиздерәчәк. Кызганычка каршы, калган һөҗүмчеләребез имгәнүләрдән соң. Шулай да яхшыга өметләнәбез.

...Китүчеләр димәктән, Корбан Бердыев килгәннән соң составка бер тапкыр да эләккәне булмаган ярымсакчы 27 яшьлек Самуэль Гарсия Испаниянең "Леванте" командасына китеп барды.



БОЛАЙ БУЛАСЫН БЕЛМӘДЕМ

– Жонатастан башка тагын бер төркем уенчыга карата читтән кызыксыну бар, – дип сүзен дәвам итте Корбан Бердыев. – Барлыгы 7 футболчы. Алар арасында Магомед Оздоев та бар.

Баш тренер клубтагы вазгыятьнең җиңел булмаячагын аңлап килдем, ди. Шулай да...

– Ситуациянең гадәти түгеллеген белдем. Әмма шуның кадәр катлаулы булыр дип уйламадым, моңа әзер түгел идем, – ди ул.



...Корбан Бердыев килеп туган хәлдән үзенең ышанычын яулаган футболчыларга таянып чыгачак. Юкка гына остазга ияреп “Ростов”тан дүрт футболчы килмәде, ләбаса. Инде аларның саны тагын да артырга мөмкин: Испания футболчысы Сесар Навас атна азагына Казанга кайтачак. 37 яшьлек сакчы "Рубин" белән сөйләшүләр алып бара. Исегездә булса, Сесар Навас 2009-2015 елларда «Рубин» командасы өчен чыгыш ясады, аннары ике ел дәвамында Корбан Бердыев җитәкләгән "Ростов" командасында уйнады. "Рубин" футбол клубында бу җәйдәге үзгәрешләрдән соң Сесар Навас кабат Казан командасына кушылды, сезон алды җыеннарында катнашты һәм гаилә хәленә бәйле рәвештә Испаниягә кайтып киткән иде.

– Әйе, Навас шимбә Казанга кайта. Мәсьәләне уртага салып сөйләшкәч, карар кабул итәчәкбез, – диде Бердыев.

...Узган турда – 19 августта “Рубин” үз тамашачылары алдында Махачкаланың “Анжи” командасын тар-мар итеп (6:0), премьер-лигада чыгыш ясаган вакытындагы иң зур исәп аермасы белән җиңү яулаган иде. Ләкин Корбан Бердыев әлеге нәтиҗәнең команда көчен күрсәтүдән бигрәк, вакыйгалар агышының ул матчта безнең файдага булуын билгеләп узды.





ТУГАН КӨНГӘ БҮЛӘК КИРӘК

Бүген Казанның “Рубин” футбол командасы баш тренеры Корбан Бердыев 65 яшьлек туган көнен билгеләп уза.

Казан командасының уңышлары әлеге остаз исеме белән бәйле. Нәкъ менә Корбан Бердыев җитәкчелегендә “Рубин” беренче тапкыр илнең югары футбол дивизионына чыкты һәм үз тарихындагы иң зур җиңүләренә иреште: ике тапкыр (2008 һәм 2009 елларда) Россия чемпионатын отты, бер мәртәбә (2011-2012 елгы сезонда) Россия кубогын яулады, ике тапкыр (2010 һәм 2012 еллар) Россия Суперкубогына ия булды. Моннан тыш “Рубин” Россия чемпионатында ике мәртәбә (2003 һәм 2010 еллар) бронза медаль дә яулаганы, Чемпионнар лигасының төркем этабында уйнап, данлыклы “Барселона” командасын отканы булды. 2012-2013 елгы сезонда Корбан Бердыев белән “Рубин” Европа лигасының 1/4 финалына кадәр барып җиткән иде.

...Шулай булгач, уенчыларның иртәгә “Тосно”га каршы матчта уңышлы чыгышлары белән остазга бүләк ясау мөмкинлекләре бар.






Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100