Кайбычның шугалаксыз авылында яшәүче 11 яшьлек Асия: "Олимпия уеннарында катнашачакмын!"

20 Декабря 2017

Укылган: 1252 тапкыр

Автор: Чулпан ШАКИРОВА
Фото: Фрат Җиһаншин архивыннан
Бу авылда шугалак та, хәтта елга бозына ясалган шуу мәйданчыгы да юк. Хәер, авыл дип сөйләп торам, Кайбычның үзендә дә боз сарае күптән түгел генә ачылды әле. Ә менә Мөрәле мәктәбе укучысы Асия Мадаминова исеме киләчәктә тимераяклы спорт төре буенча бар дөньяга билгеле булмагае. Чөнки 11 яшьлек Асия инде бүген үк үз осталыгын Россиядә күрсәтә.

Шунысын әйтергә кирәк, аның тимераякка басуына нибары 2 ел.

Асия тулы гаиләдә тәрбияләнә. Абыйсы Надыйр инде студент, Казанда белем ала, булачак юрист. Шулай ук спортны якын күрә, футбол белән кызыксына. Сеңлесе Айгөл дә, әле биш кенә яшь булуга карамастан, апасының юлын дәвам итмәкче: роликта йөрү белән “җенләнгән”.

Балалар әбиләре – Гөлзада ханым өстендә. Ник дигәндә, һәр авылда тамыр җәйгән проблема монда да бар – эшсезлек. Шуңа күрә гаилә башлыгы Айрат төзелешкә китеп эшли, әниләре Гүзәлия ханым Тура базарында “нокта” тота.


Асия - уртада

Асия: "Олимпия уеннарында катнашачакмын!"

Асияне якыннары, укытучысы юкка гына мактамаган. Ул үзе ут, чәчрәп тора торган кыз икән. Аның кебекләр турында "күзгә черки булып керә" диләр. Оялмый, каушамый, фикерен төгәл итеп, ачык җиткерә белә. Беренче тапкыр бозга баскан көнен кичәгедәй хәтерли кыз.  Иске, авыр тимераяк белән шуарга өйрәнү халәтен дә онытмаган. Нәкъ менә шул авыр тимераяк үзендә ныклык тәрбияли дә инде. Ә хәзер исә ул әти-әнисе алып биргән заманча тимераяк белән шома боздан очып кына уза.

Асия белән киләчәккә планнары турында да сөйләштек.

– Мин үскәч, кайчан да булса Олимпия уеннары узачак. Мин анда һичшиксез катнашачакмын. Моңа  ышанычым зур. Үземә дә ышанычым зур, – ди киләчәктә Кайбычның гына түгел, Россиянең йөз аклыгы булачак Асия Мадаминова.

Абыйсы шугалакка алып барган булган”

Гади авыл кызында спортка мәхәббәтне кем тәрбияләгән соң?

– Баланы бөтен әйбер белән кызыксындырырга теләдек, – ди әбисе Гөлзада ханым. – Каникулларда абыйсы янына кунакка баргач, ул шугалакка алып барган. Менә шуннан кызыксынып китте. Асия бит әле гел “бишле”гә генә укый да. 9 яшендә тимераякка басты. Тренеры – Фрат Җиһаншинның хезмәте зур. Ул бер төркем баланы Апас, Буа, хәтта Казан шугалакларына алып йөрде. Үз акчасына, үз машинасы белән. Без бары тик шугалакка керү бәясен генә түлибез.

Оныгым бик оста, Аллага шөкер. Мәчеткә йөрергә дә вакыт таба. Бик актив кыз. Аның аяклары да озын, модель бит ул. Мин аны тимераяклы спортта зур уңышларга ирешер дип уйлыйм.


“Алтын баганабыз”

Асия – Мөрәле мәктәбенең алтын баганасы. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Ләйсән Шәрәфиева аны бөтен яктан килгән дип бәяләде.

– Ул яхшы билгеләргә укырга да, җәмәгать эшләренә дә, спортка да өлгерә. Мин аны киләчәктә дә үзен спорт өлкәсенә багышлар дип уйлыйм. Район, авыл данын еракларга таратырдай кыз ул, – диде.

Мөрәле командасы - Россиядәге авыл җирлегендә оешкан бердәнбер команда

Һәр заманның үз герое булган кебек, һәр авылның да үз батыры була. Мөрәле урта мәктәбенең физкультура укытучысы Фрат Җиһаншин шундыйлардан. Бүген һәр тиен исәптә булган заманда да, ул, үз акчасына, үз техникасы белән балаларны күрше районнарга йөртә. Ә аралары якын димәс идем, Кайбычтан Апаска 40 чакрым булса, Буага 80 чакрымга кадәр җыела. Әмма укытучы өчен, үз эшенә җаны-тәне белән бирелгән тренер буларак, нәтиҗә мөһимрәк.


Фрат Җиһаншинның 32 ел педагогик стажы бар. Шуның 4 елын ул спорт мәктәбе директоры вазыйфасында булса, өч дистә елга якын яшь буынга физик тәрбия биргән.

–20 елдан артык укучыларны хоккей уйнарга өйрәттем, ярышларга әзерләдем, – ди тренер. –Балалар саны кимегәч, команда җыеп булмый башлады. Ул вакытта бадминтон түгәрәкләре дә гөрләп эшләгән чаклар әле. Аннары тимераякта йөгерү (конькобежный) спортны үстерү юнәлешендә эшли башладым. Безнең мәктәптә урнашкан әлеге команда – Россиядәге авыл җирлегендә оешкан бердәнбер команда.

Фрат Җиһаншин укучыларны иң элек Апас шугалагына алып барып, “пробный” шуулар үткәрә. Әгәр бозда нык басып торасың, тизлегең бар икән – очлы күзле тренер шундук күреп ала.

–Районда шугалак ачылса да, ул безнең өчен уңайлы түгел, кечкенә. Шуңа сентябрь-октябрь айларында Апас яки Буага йөрибез. Ә кышын, Казанда “Трудовые резервы” шугалагын “шомартабыз”. Өч ел инде менә шулай. Җәйләрен дә дилбегәне артык бушатырга ярамый. Күнекмәләрне ролик белән ныгытабыз, – ди тренер.



Сулдан уңга: Карина, Фрат Җиһаншин, Асия

Тренер ышанса, укучысы аның өметен акласа, җиңү арты җиңү киләсен көт тә тор.

– Асия – бик өметле кыз. Бик зур сәләт бирелгән аңа. Мин аны үстерү өчен көчемнән килгәнчә булышачакмын, – ди Фрат Җиһаншин.

Укытучыдан юл чыгымнарын үз өстенә алуы турында да сорамый кала алмадым.

– Мин аны уйламыйм да, минем өчен иң мөһиме – нәтиҗә. Берәр укучым ярышта җиңсә, аның күңеле бер канатланса, минеке ике тапкыр канатлана. Ул яңадан-яңа эшләргә стимул бирә.

Спортчыларга мәйданчык кирәк!

Авыл укытучысының эшләргә куәте, баланың зур кызыксынуы булу бер хәл, рәхәтләнеп, җәелеп эшләргә мөмкинлекләр дә булса икән ул. Фрат Җиһаншин укучыларының ярышларда катнашып, урын алуын “экзотика” дип бәяли. Авылыңда чыпчык коенырлык елга бозы да булмаган килеш бит ул.

– Безгә 200-300 метрлы универсаль мәйданчык кирәк. Асфальт өслекле булсын иде ул. Җәен роликта чабарлык, кышын, боз катырып, шугалак ясарлык.

Фәлән чакрымнар йөреп, күнекмәләр ясау барәбәренә, Асия Мадаминова матур уңышлары белән куандырып тора. Ул шуңа көннәрдә генә Түбән Новгород шәһәреннән ярышлардан кайткан. Анда тимераякта шуу буенча атказанган спорт мастеры Татьяна Аверина истәлегенә Бөтенроссия ярышы узды. Бирегә Россиянең Идел буе төбәкләреннән тимераякта йөгерүче иң көчле чабышчылар катнаша. Асия анда беренче көнне – 100, икенче көнне 300 метр арага йөгереп, 25 катнашучы арасында алтынчы урынга чыга. Бер ай элек Мәскәү өлкәсенең Коломна шәһәрендә өлкәнең ачык беренчелегендә ул икенче үсмерләр разряды нормасын үтәсә, бу юлы беренче разрядны үтәгән.

Фрат Җиһаншин үз кызы Каринага да өметләр баглый. Дөрес, ул тимераякка соңарып, 13 яшендә генә баса. Шулай булса да, ул инде республикакүләм ярышларда үзен күрсәтә башлаган. Тренер тимераякка басу өчен иң кулай яшь дип 8-9 яшьлек чорны саный. “Иртәрәк шөгыльләнә башласа, ул аның тәмен белеп өлгергәнче туярга мөмкин. Ә “картаеп каткач буыннар, эш белү уңайсыз ул”. Асия Мадаминова беренче тапкыр тимераяк киеп, 9 яшендә бозга басты. Һәм оттырмады да. Алга таба да оттырмас дип уйлыйм”, – ди Мөрәле урта мәктәбенең физкультура укытучысы. 

Фикерләр








Спорт

Кул көрәше буенча Россиядә беренче урын алган татар спортчысы: Үземне батыр егет дип саныйм

Екатеринбургта кул көрәше буенча ил беренчелегендәге ярышларда Башкортстанның Балтач районы яшь спортчы Радим Галиуллин 45 килограммга кадәр авырлык категориясендә беренче урын алды. “Татар-информ” хәбәрчесе татар спортчысы һәм аның остазы белән әңгәмә корды.

Спорт

“Итекле хоккей янына итәкле хоккей да булса, начар булмас”

Саба районының Мәртен авылында итекле хоккей ярышлары узды. Ярышлар Саба егете, 26 яшендә юл фаҗигасында һәлак булган Фидәрис Ганиевнең якты истәлегенә багышлана.  Авылча, җылы итек, бүрек, киң бияләй киеп, шайба урынына кечкенә туп белән Мәртенгә кайтып хоккей уйнауның инициаторы исән чагында Фидәрис үзе булган. Кызганыч, ул безнең арада бик аз гомер генә яшәп калды. Ләкин аннан калган татулык рухы өзелми монда.

Спорт

«Туган көн»гә кемнәр бара: Олимпиадага чакыру алган 7 татар спортчысы

Халыкара Олимпия комитетына 500 спортчыдан торган исемлек тәкъдим ителсә дә, Россиянең 169 спортчысына гына катнашу рөхсәт ителде. Нейтраль әләм астында чыгыш ясаячак Россия спортчылары арасында 7 татар да бар.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Персонал данные

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла