Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Көрәшкә дә “Үзгәреш җиле” кирәк

20-21 октябрь көннәрендә Казанның “Ак Барс” көрәш сарае бәйрәм рухы белән яшәргә тиеш иде. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призына көрәш буенча республикакүләм ярышлары узсын да, күңел бәйрәм көтмәсен, имеш. Көрәш даирәсе шуны көтте...

news_top_970_100
Көрәшкә дә “Үзгәреш җиле” кирәк
Турнир инде дистә еллар дәвамында авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате көненә дә туры китереп уздырыла. Ә быел авыл хуҗалыгы бәйрәмен шатланып каршы алдык. Димәк, табыннарыбыз мул – ындырларыбызга 5 миллион тоннадан артык ашлык кайткан елда, көрәш турниры да башкача рухта узарга тиеш иде кебек. Келәм кыздырып көрәштек, әмма бәйрәм ясый алмадык. Көрәштә дә “Үзгәреш җиле” кирәк...


Көрәшчеләр - Казанда, ә коймак кайда?

Стадионга тамашачы җыелмаса – футболчыларны туп тибә белмәүдә гаеплибез, боз сараендагы бушлыкка – хоккейчыларның нәтиҗәсез уенын сәбәп итеп китерәбез. Көрәштә кемне гаепләргә? Көрәшчеләрнең көрәшә белмәвенме? Юк! Татарстан – көрәш буенча лидер төбәк. Шулай булуга карамастан, Казанда көрәш турнирларында тамашачылар саны елдан-ел азая.

Димәк, эш башкада. Ярышларның эш вакытына туры килгән беренче көнендә генә түгел, шимбә – финал ярышларын карарга да 3 меңләп кеше сыйдырышлы залга йөзләгән тамашачы гына килгән иде.

Сүз дә юк, биредә тамашачы үзгә инде. Алар арасында – көрәш аксакаллары, аларның балалары, оныклары, бил алышучыларның кәләше һәм тормыш иптәшләре... Алар аз, ләкин барысы да көрәшнең асылын белүчеләр. Шуңа күрә көрәш барышын бәяләп, кул чабулары һәм ризасызлык белдерүләре дә урынлы. Шул ук вакытта, залны да тутырасы килә. 

– Биредә чын мәгънәсендә бәйрәм булырга тиеш иде, – дип сөйләде безгә исемен күрсәтүне теләмәгән келәмдә оттырып, тамашачылар арасына күчеп утыручыларның берсе. – Без бит, шәһәр халкының күңелен күрү өчен, атна саен диярлек ярминкәләр оештырабыз – арзан бәягә товар сатабыз, җырлыйбыз, биибез, бушка коймак белән сыйлыйбыз. Менә хәзер без килдек. Кая бәйрәм, кая безгә коймак?!

Сүзләрдә хаклык бар кебек. Көрәш яраткан тамашачының күп булуы гына җитми, алар белән эшли һәм аларны туплый да белергә кирәк. Татар көрәшендә конвертка салынган акча белән көрәшчеләрнең күңелен күрү генә түгел, тамашачыларны да кайгыртырга вакыт җитте. Аларны төрле уеннар, җыр-бию лотерея ише кызыксындыру чаралары аша залга җыеп булачак. Юллары төрле.

Көрәшкә тамашачы килмәүдә хоккей һәм футболдагы кебек уен нәтиҗәсе түгел, ә үзебез – 90 нчы еллар рухы белән яшәүче көрәш җәмәгатьчелеге һәм аның башында торучылар гаепле бугай

Монысы “Үзгәреш җиле”нә кертелергә тиешле беренче үзгәреш булырга тиеш. Спорт – тамашачы булганда гына спорт бит ул.

Күршеләр әле шакката

Быел үз көчен сынарга килүчеләр арасында Татарстан районнары гына түгел, Марий Эл республикасы командасы данын яклаучы бер көрәшче дә бар иде. Ул – 70 килограммга кадәрге авырлыкта бил алышкан Дилүс Фәйзрахманов. Көрәшчеләр исемлегенә “адашып килеп кергән” Марий Элның “Йола” агрохолдингы командасы өчен чыгыш ясаган, Бәрәңге районында туып-үскән 19 яшьлек егет беренче әйләнештә үк Буадан Ранис Җаббаровка оттырды.

– Татарстан көрәшчеләре көчле икәнен яхшы белә идем. Россия чемпионатында үз яшьтәшләрем арасында икенче урын алганым булды – анда да Татарстан егетенә оттырдым. Биредәге көндәшем дә көчле булды. Нишләтәсең инде, ныграк шөгыльләнергә этәргеч булыр бу. Килүемә үкенмим. Ишеткәнем булса да, мондый зур турнирдыр дип белми идем. Шаккатып карап утырам, – диде ул безгә.

Турнирда чит төбәк көрәшчеләрен катнаштыру – “Үзгәреш җиле”нә кирәкле чираттагы үзгәреш.

Үзләре килгәнне генә көтү түгел, җәлеп итә белү дә кирәк. Быелгы турнирда көч сынашырга 51 командадан 305 көрәшче килгән. Узган елгы бәйгедә 52 командадан – 323, 2015 елда 331 көрәшче катнашкан иде. Димәк, келәмгә сыеп була икән бит. Өстенлеге нидәме? Көндәшлек арта, Россия төбәкләрендә көрәшнең үсешенә юл ачыла. Кунак чакыргач, килешәсездер, әзерлеге дә башка була аның.

Кагыйдәләр үзгәреш сорый

Көрәшкә кирәкле “Үзгәреш җиле” кагыйдәләрне үзгәртүдән башка гына була алмый. Моны инде хөкемдарлар да яшерми.


– Хөкемдарларның бүген квалификациясе җитәрлек. Бәхәс ни сәбәпле туамы? Россия һәм Татарстан көрәш федерациясе белән берлектә кагыйдәләргә үзгәрешләр кертергә вакыттыр, – диде безгә ярышларның баш хөкемдары Әүхәт Мөхәммәдиев. – Хөкемдарлар карарыннан канәгать булмаучылар арасында “бармактан суырып” балл сораучылар да бар. Ләкин көндәшеңне оту, матур итеп җиңү яулау, ризасызлык калдырмаслык көрәш күрсәтер өчен, көндәшеңә караганда бер башка өстен булу кирәк. Ә кагыйдәләргә килгәндә, сөлгене ычкындырган өчен кисәтү бирә башларга вакыт җитте кебек. Көрәшне мавыктыргыч итү өчен, ике кисәтү алган көрәшчене ярышлардан төшереп калдыру да кирәктер, бәлки. Фикерләрен җиткерүчеләр булыр. Моңа вакыт җитте инде. Үзгәрешләрне, бергә җыелып, фикерләшеп кертергә кирәклеге бәхәссез.

Баш хөкемдарга кушылып, үзгәреш кертүнең туры юлын күрсәтәбез: Татарстанның көрәш федерациясе белән Россия көрәш федерациясе арасы 3,97 чакрым ара тәшкил итә һәм әлеге юлны автомобильгә утырып 7 минут эчендә узарга була. Физика кануннарын искә төшерик – кара каршы юнәлештәге транспорт чараларының тизлеге бер үк булса, федерация вәкилләре төгәл 3,5 минуттан очраша алыр иде. Үзгәрешне менә шул очрашудан башларга кирәк. Бер очтан прописка мәсьәләсен дә хәл итәргә онытмагыз. Татарстан һәм Россия чемпионатлары җиткәч, әлеге проблема тагын баш калкытачак.

Приз фонды

Быел көрәшчеләр өчен гомуми приз фонды алдагы турнир белән чагыштырганда төгәл 14 мең сумга арттырылган иде. Бу – факт: беренче-өченче урын алучы көрәшчеләр 20 мең, 15 мең һәм 10 мең сум күләмендә акчалата бүләккә лаек булды. Приз фонды өченче урын алучыларга былтыргы кебек 8 мең түгел, 10 мең сум билгеләнү хисабына арттырылган.

Аз, дип тә әйтмибез, күпсенмибез дә. Җиңүнең җиңел бирелмәвен генә яхшы аңлыйбыз. Көндәшләрен отып чыкканнан соң, финал ярышларын турыдан-туры трансляцияләгән “Татар-информ” хәбәрчеләренә авыр үлчәүдә җиңү яулаган Сергей Павликтан кала барлык батырлар да җиңүнең авыр бирелүен билгеләп үтте.

Чемпион исемен саклап калу да рәхәт түгел. Теләче батыры Раил Нургалиев әйтмешле, яшь барган саен шөгыльләнәсе килми, ә җиңәсе килә бит ул. Ләкин шөгыльләнмичә дә булмый.

Узган елгы турнирда үз авырлык үлчәүләрендә Нәфис Миңнебаев (Биектау), Булат Гадершин (Зәй), Илмир Төхвәтуллин (Балык Бистәсе), Марсель Гозәеров (Нурлат), Муса Галләмов (Теләче), Фәрхәт Фәйзуллин (Питрәч) һәм Сергей Павлик (Зәй) чемпион калган булса, быел аларның икесе – без телгә алган Сергей Павлик белән Илмир Төхвәтуллин гына кабатлый алды. Калган биш авырлык үлчәвендә яңа батырлар пәйда булды: чемпион исеменә Фирзәр Гыйниятуллин (Теләче), Ислам Фәләхов (Алабуга), Ренас Кәлимуллин (Менделеевск), Раил Нургалиев (Теләче) һәм Радик Сәлахов (Зәй) лаек булды.

Ә команда беренчелегендә тәхеттән Теләче егетләрен бәреп төшереп, тарихта беренче тапкыр Зәй командасы җиңү яулады. Моңа кадәр 21 тапкыр уздырылган әлеге турнирда Әлмәт – 6, Балтач – 4, Теләче – 4, Арча белән Кукмара – 2шәр, Актаныш, Балык Бистәсе һәм Биектау районнарының 1әр тапкыр җиңү яулаганы булган.

Командаларга кубоктан гайре бүләк бирелмәде. Хәер, кирәк микән? “Үзгәреш җиле” ясарга уйласалар, приз фонды белән бәйле сорау иң каршылыклысы булыр, мөгаен. Кызганыч, анысына җавабым юк.

Җавапны җиңүчеләр исемлегенә эләгүнең бар серен белгән көрәшчеләр үзләре бирсен. Алар арасында авыр үлчәүдә 45 яшькә кадәр көрәшеп, ел саен диярлек җиңүчеләр рәтендә булган, Сергей Павлик әйтмешли, “долгожитель” – келәмдә төрлесен күргән 45 яшьлек Рамил Корбанов та, зур җиңүләренең башында гына булган 19 яшьлек Ислам Фәләхов та бар.

“Үзгәреш җиле” алдыннан көрәшчеләр сүзенә дә колак салынырга тиеш...

Быелгы турнирның җиңүчеләр исемлеге:


60 килограммга кадәрге авырлык:

1. Фирзәр Гыйниятуллин (Теләче).

2. Илсур Гыймадетдинов (Кукмара).

3. Илдан Әхмәтханов (Балтач).

70 килограммга кадәрге авырлык:

1. Ислам Фәләхов (Алабуга).

2. Марат Кәримов (Әлмәт).

3. Дмитрий Левашов (Тукай).

80 килограммга кадәрге авырлык:

1. Ренас Кәлимуллин (Менделеевск).

2. Илдар Гыниятуллин (Теләче).

3. Ленар Садыйков (Зәй).

90 килограммга кадәрге авырлык:

1. Илмир Төхвәтуллин (Балык Бистәсе).

2. Булат Мусин (Яңа Чишмә).

3. Руслан Рафиков (Балтач).

100 килограммга кадәрге авырлык:

1. Раил Нургалиев (Теләче).

2. Дамир Әдиятуллин (Агрофирма “Синтез).

3. Рөстәм Сибгатуллин (Биектау).

130 килограммга кадәрге авырлык:

1. Радик Сәлахов (Зәй).

2. Фердинанд Вәлиев (Әлмәт).

3. Руслан Газизуллин (Лаеш).

130 килограммнан югары авырлык:

1. Сергей Павлик (Зәй).

2. Рамил Корбанов (Теләче).

3. Марат Мөхәммәтҗанов (Түбән Кама).

Командалар арасында:

1. Зәй

2. Теләче

3. Кукмара

...51. Әгерҗе.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100