Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Испания-Иран матчы: егылырга яраткан футболчылар, Шакирәнең ире һәм Казан-Аренада Иран гимны

Кичә “Казан-Арена”да дөнья футбол чемпионатының егерменче уены узды. Испания белән Иран командаларының стадиондагы бәрелеше европалыларның җиңүе белән тәмамланды. Испания, Европаның Азиягә караганда футболда көчле икәнен исбатлап, 1:0 исәбе белән Иранны отты.

news_top_970_100
Испания-Иран матчы: егылырга яраткан футболчылар, Шакирәнең ире һәм Казан-Аренада Иран гимны

Футбол чемпионаты стадионга кадәр үк башлана


Казансу буендагы фан зонада ук сәер киемле кешеләр – барысы да стадионга таба агыла. Казан чит ил кешеләренә ияләнгән инде. Ләкин кичә кич очраганнары үзгәрәк. Сары-кызыл төсләрдәге чүпрәк-чапраклар белән бизәнгән кешеләрнең сөйләшкәннәрен тыңлап торсаң: “Паракетанто томато пенсионо возрасто арттыро” дигән сүзләрне кабатлап торалар кебек. Испаннар. Яки испан телле бихисап күп илләрдән килгән җанатарлар. Казансу буендагы сыраханәләрне дә сырып алган. Кавын саткан азербайҗан агае янындагы шөпшәләр кебек бөтерелешәләр.

Ираннан килүчеләр, әллә мөселман халкы булганга, әллә менталитетлары тынычка, ул кадәр үк кычкырышмый.

Фан-зонадан “Казан-Аренага” кадәр барып җиткәнче, бердәнбер татарча аһәң ишетелгән урын велорикша булды. Теләге булганнарны яр буйлап велорикша йөртә. Менә шуларның берсендә “иллә-лилә-лилләли” дигән татар җыры уйнап тора иде.

"Казан-Арена"га кергәндә ыштаныңнан селкеп кенә төшереп кенә карамыйлар инде. Әмма тикшерү бик авыр булып тоелмады, волонтерларның берсе, телефоннан сөйләшүемне ишетеп: “Рәхим итегез!” диде. И-и, андый мөнәсәбәт булганда, авырлыкларны уйлыйсыңмыни инде? Татар күңеле - бер рәхим итегез! Тукайның "Туган тел"ен җырлап күрсәтсә, әле биеп тә күрсәткән булыр идем.

Футбол стадионындагыларга ничә буханка ипи кирәк?

Футбол! #футбол #чм2018 #туптибеш

Публикация от Рамис Латыпов (@ramis_latipov)

Ниһаять, стадион. Бер якта - Ираннан 11 ир-ат, икенче яктан Испаниядән 11 адәми зат. Футбол яратмаучы кешеләр “ике сәгать буе бер туп артыннан чабып йөри торган кешеләр” дип карый, ә стадиондагы халык инде уен башланганчы ук улап тора. Аңлатып кара син аларга футболга акча түләргә кирәкми дип! Һавада шундый көчле тавыш эленеп тора, аңа элеп куйсаң, балта да эленеп торыр кебек. 

Кеше күп җыелган урыннарны күрсә, әти әйтә иде - боларның һәрберсенә бер генә сынык икмәк бирсәң дә, ничә буханка ипи кирәк була дип. Мин дә шулай дип уйлап куйдым. Үзем дә шул буханкага өмет итүчеләр ролендә идем.

Иран командасы - мөселманнар, аның каруы Испаннарда Шакирәнең ире уйный!

Командаларның кайсы җиңәчәге башта ук билгеле дисәң дә була. Азиядәге, Африкадагы мөселман илләренең ничек уйнаганнары билгеле, бу футбол чемпионатында да Согуд Гарәбстаны, биш туп керттереп, Россиягә отылды. Иран көчсез Марокко белән уйнап, көч-хәл белән 1:0 исәбенә отты, Марокконың Газиз исемле уенчысы башы белән сөзеп үз капкасына гол кертмәсә, җиңә алган булыр идеме әле – икеле. Газизнең хәзер башы Инстаграмда гафу үтенүдән чыкмый, ә Иран уенчылары ул уеннан патша булып чыгып китте.

Иран командасының тренеры – португал. Карлуш Кейруш. Татарлар булса, аны үзебезчәләтеп Хәйрүш дип йөрерләр иде, ираннар кем дип йөртәдер. Үз заманында Португалиянең яшьләр командасын дөнья чемпионы итә алган тренер.

Иран командасында 2012 елда “Рубин”да уйнаган Сердар Азмун исемле "үзебезнең" егет бар. Берничә тапкыр әйбәт гол кертеп, яхшы футболчы дигән исем дә алган иде. 2016 елда ул Казаннан “Ростовка” китеп алды.

Иран командасыннан Сәет Эззатоллахи да “Ростов”та, Пермьнең “Амкар”ында уйнаган, Россия җанатарларына билгеле уенчы.

Испания командасын әйтәсе, сөйләсе дә юк. Монда “Реал”, “Барселона”ларда уйнап танылган уенчылар. Тренерлары Йерро Фернандо 214-2015 елларда “Реал”ның баш тренеры ярдәмчесе булганы бар. Һөҗүм итүче Диего Коста Испания өчен уйнап азу ярган футболчы. Тулы исеме - “Диего да Силва Коста” – “җиңсен дә типсен дә кертсен дә” дигән кебек җырлап тора. Испания җыелмасында тагын бер җырлап торган уенчы бар – "Барселона" уенчысы Жерар Пике! Җырчы Шакираның ире. Хатынының исеме дә Шакирә дигән татар җырчысыныкы кебек. Алга йөгереп китеп әйтим, микс-зонада торганда “Шакираның ире Пике” дип аңлатып тора идем бер танышыма, тегенең коты чыкты: “Шакирәнең ике ире бармыни?” ди. "Пике" дигәнне "Ике" дип ишеткән икән.

Жерар Пике - Каталониядән, каталаннарның бәйсезлеге өчен көрәшкән шәхес буларак та кадерле. Ул хәтта Испания җыелма командасы өчен уйнаудан да баш тартып маташкан иде әле. Пике - каталаннарның иң мәшһүр шәхесләренең берсе, артыннан башкаларны - яшьләрне ияртә алырлык спортчы. Безнең спортчылар - акча эшләүдән башканы белмәгән адәмнәр генә булса, Пике - башында үз фикере булган, акча дип кенә терәлеп катмаган чын шәхес! Үзенең милләте бар икәнен белә торган кеше! Милләте хакына карьерасына нокта куя язган кеше! Милләте татар да булса, бәһасез кеше инде бу! 

"Казан-Арена" Иран гимнын җырлый!


Уенга бик күп Иран җанатарлары килгән иде. Сөйләшүләреннән үк шуны ачыклап була. Иран булгач, барыбер җанга якынрак, аннары монда кадәр килеп йөрүләре бик әрәм булмасын дип, Иран командасы өчен җан атарга кирәк дип үземне көйләп куйдым. 

Рәхмәт төшкере! Рәхәтләнеп Иран дип кычкырып утырырмын дисәм, барып чыкмады. Ике ягыма да испаннар кереп утырды. “пенсионо возрасто арттыро” дип такылдап утыра башладылар. Азактан болар минем Иран өчен җан атып утырганыма бик зур хөрмәт белән карый башлады. Судагы саламга ябышкан песи баласы кебек күренгәнмендер инде мин аларга. Азактан дуслаштык, кочаклашып селфи да төштек. 

Иран гимны уйнап җибәргәч, “Казан-Арена” басып, гимн җырлады. Менә бит мөселманнар бер-берсенә нинди теләктәш! “Казан-Арена”ның түбәсе тишек, төнлегеннән салкын һава керә, әмма футбол барганда туңып торып буламыни!  Волонтерлардан бишмәт сораган, каттык дигән кешеләр юк.

    Иран уенчылары: ничек тә вакытны сузарга!


Хәйләләп ятучы Иран уенчыларының берсе

“Азия футболы” дигән төшенчә бар. Согуд Гарәпстаны уйнаганда да, Марокко белән Иран уйнаганда да бу бик күзгә чалынган иде. Иран да уен башында ук “Азия футболына” керешеп китте. Иран уенчылары, аз гына төртеп җибәрсәләр дә, егылырга гына торалар. Егылалар да, яталар аякларын тотып. Уен сузыла. Һөҗүм итеп уйнарга күнеккән испаннарның темплары сүрелә. Шәп кенә итеп алдырып кына китәләр – иран футболчысы егыла да, туктап калалар. Тагын темп җыялар гына – тагын берсе ава. Испаннар да шул ук стадионда бит югыйсә – егылмыйлар, егылсалар да мәче сыртына төшкән кебек тәгәрәп кенә китәләр дә тагын алдыралар.

Моның сәбәбе дә аңлашыла. Испания көчле команда, Иран өчен бу уенда ничьяга уйный алсалар, башыннан ашкан. Марокконы җиңгәннән соң, аларның алдагы уеннарга үтәргә шансы бар. Иран алдагы уенда Португалия белән очрашачак, ә алар испаннар ук түгел, җиңәргә шанс бар. Шуңа күрә дә бу матчка җиңәргә дип тотынмадылар ахыры баштан ук.

Иран уенчылары бик кулайсыз кылана. Хәтта җанатар булганың өчен хурланырлык моментлар бар. Бер уенчы баш белән тупны алды да егылды, башын тотып ята. Соң, башың ташбаш булмагач, нигә туп астына керәсең, йөгереп кач, тиле! Стадион зур бит, туп үзеңә тимәсен өчен әллә никадәр качар урын бар! Маңгайлары лыч су, маңгайларын да, сакалларын да сыгып атарлык үзләренең.

Туп уен башыннан ук Иран капкасы янында иде. Ираннар бер-ике генә йөгереп килде испаннар капкасы янына. Испан капкачысы, капка янындагы баганага терәлеп ял итә. Басып ял итә. Мондый уенда, капка янына раскладушка алып килеп, ятып торса да булыр иде инде. Уенның 22 минутына кадәр испаннар капкасына бер генә рәтле һөҗүм дә булмады! Хәтта һөҗүм булганда да иран уенчылары тупны кырыйга тибә.

Аннары Иран уенчыларының гел аяк киемнәренең баулары чишелә. Иеләләр дә бәйлиләр, иеләләр дә бәйлиләр – ә вакыт бит уза!

Шат йөзе Иран уенчысы Алиреза

Иран капкачысы Алиреза шәп уйный. Тупны әйбәт тота. Егылып та хәйләләми, ботинкасының бавы да чишелми, галушы да төшеп калмый аның. Бушаган араларда су эчеп ала – шешәсенә караганда, Минзәлә суы иде бугай. Хәер, ике минут саен капкаңа туп типсәләр, раскладушка кайгысы калмый, уйнарга туры килә.

Иранның капкасын шул капкачы Алиреза белән догалар гына саклап тора дип уйладым. Ираннарга шәпләп штрафной типкәндә дә саклап калды ул капканы. Иран уенчылары куллары белән җан җирләрен - кендек асларын учлап саклап тезелешеп бастылар, әмма алардан файда булмады. Капканы Алиреза саклап калды.


Испан футболчылары: туп белән туган балалар


Испания белән Иранның ничек уйнаганы туп йөрткәндә дә бик яхшы күренә. Иран уенчылары тупны ераккарак тибеп җибәрергә тырыша – ерактан туп әйләнеп килгәнче, бераз вакыт үтә бит. Испаннар, тупны бер-берсенә бик оста биреп, көндәшләрен куркытырлык итеп һөҗүм итә. Туп аякларына бәйләп куелган кебек аларның - ияреп йөри. Менә карагыз видеода - ничек уйный алар!

Ираннар егылышып, өчәүләшеп бер туп өстенә сузылышып ятып та кызык момент күрсәтеп алдылар. Бер тупны бирмәс өчен өч ир-ат сузылышып ята. Испан уенчысы, алар арасыннан аз гына күренеп торган тупның кай җиренә тибим икән дип гаҗиз калды.

Бераз вакыттан Иран уенчыларының хәйләләп егылганына судья игътибар итми башлады. Сакалбай Рамин Резаэян аягын тотып егылган иде, судья аңа җен кебек карады. Тегесе, хәйләсе үтми икәнен аңлагач, торып чапты – аягы аксаклагының эзе дә юк.

Казан турында

Беренче өлеш беткәч, ираннар “я, хода!” дип кереп киттеләр. Мин җанатарлар белән сөйләшеп алдым. "Казанны яратабыз, шәп шәһәр" дип сөйли барысы да. Горурланып торасың инде - менә бит, без төшеп калган кешеләр түгел икән әле!

Колубия журналисты Динас Эскобар:

"Казан бик матур шәһәр. Кешеләре дә күркәм. Казанда Дөнья чемпионатының оештырылуы бик югары дәрәҗәдә. Сервис тә менә дигән. Журналистларга да, туристларга да барлык мөмкинлекләр дә, уңайлыклар да тудырылган. Оештыручыларга бик зур рәхмәт!"

Иран җанатарлары белән дә сөйләшеп алдым. Битләрен байрак кебек буяган фарсылар дип килгән идем яннарына, кулларында сыра иде боларның. Рәхәткә чыкканнар! Мин аларны капкага туп кермәсен дип бисмилла укыйлар дип уйлаган идем, болары да гадәти җанатарлар булып чыкты.


"Без Казанны яраттык. Монда безгә бик ошады! Рәхмәт сезгә!" - диде Мохташами Саид Шон. 

Иран капкасына догалар гына ярдәм итә алмады

Уенның икенче өлешендә ираннар да тик чабып йөрүнең генә җиңү китермәсен аңлады бугай, әллә тренерлары колакларын бордымы. Шәп итеп йөгерә башладылар, егылулары да кимеде. Испаннар да, уенны отарга кирәк дигән фикер белән чыккан иде.

Иран капкасын Ходай саклап арды бугай. Икенче таймды Диего Коста шалт итеп тибеп гол кертте. Стадион шартлады инде! Иранга Марокконың бәддогасы төшкәндер - бу гол керүгә Иран уенчысы Резаэян да сәбәпче - ул типкән туп Диегоның аягына тиеп, капкага керде. Автогол дияргә була.

Каты гына итеп уйный башлаган ираннар да гол керткән иде, әмма Сәет Эззотоллахи типкән туп исәпкә алынмады. Иран уенчылары, конфетларын тартып алган балалар кебек нәүмиз калдылар. Бәхетеңне үгез сөзсә, көтү көткән акчаңны да ала алмассың ди бит. Боларның да шулайрак булды.

Уен беткәч, иран уенчылары яраткан шөгыльләренә кереште – стадионга сузылышып яттылар. Уен бетте, рәхәтләнеп ятарга була!

Әмма шуны әйтергә кирәк - Испания кебек көчле команда белән 1:0 исәбенә оту да җиңү ул! Шуңа күрә, Иран шәп уйнады дип әйтергә була.


Иң мөһиме катнашумы? Юк, җиңү!

Уеннан соңгы матбугат конференциясендә Иран командасы баш тренерының йөзендәге хәсрәтне әйтеп сөйләп бетерерлек түгел иде. Панда аюының карашы шундый нәүмиз була. Бу да шундый иде. Каян килеп керде минем газиз башым Иранга дип уйлый иде бугай.

Испания тренеры Фернандо Йерро бик көр иде. Тавышы да бөереннән чыга. Тәнәфес вакытында уенчыларга нинди тылсымлы сүз әйттең дип сорадылар аннан. Тегесе яшермәде: 

- Сабыр һәм тыныч булыгыз. Җиңүгә ышаныгыз, - ди Йерро.

Күрәсең, Иранныкы шушы тылсымлы сүзләрне белмәгән. 

Иран журналистлары испаннарны гадел уйнамауда да гаепләде. Йерро бу гаепләүне кире какты. Кем инде "Әйе, без гадел уйнамыйча җиңдек!" дисен! Барыбер җаен тапты тагын - Иран командасын кишәрлекләп-кишәрлекләп мактап, күңелләренә сары май булып ятарлык сүзләрне тапты: "Иран командасы бик көчле, киләсе уенда (Иран Португалия белән уйнаячак) аларга бик авыр булачак. Ә безгә әле Марокконы җиңәсе бар!" - диде ул. 

Иран журналистлары Диего Костаны аякка тибүдә гаепләделәр. "Сез нинди матч карадыгыз?" дип нервланып сорады футболчы. Аннары "ахмак саорулар бирмәгез" дип, калган журналистларны иранныкылардан көлдерде. Диего гел шулай көрән кәҗә кебек төртеп кенә ала торган провокационрак спортчы дип сөйли дөнья күргән-белгән журналистлар. 

Микс-зонада, ягъни уеннан соң футболчылар журналистлар белән очрашкан урында барысы да Диего Костаны көткән иде. Әмма ул, нәфрәтле караш белән узып китте, берәүгә дә интервью бирмәде. 

Шакирәнең ире рәхәтләндерде инде журналистларны! Хатыны белән пар килгәннәр икән - икесе дә сөйләшергә ярата. 

3нче номерлы уенчы - Шакираның мәгъшукы Пике

Пике Иран уенчыларының көчле һөҗүм итүен әйтте. Бездә "Иң мөһиме - катнашу" дигән сүз бар бит. Ә менә Пике башкача уйлый. "Иң мөһиме - җиңү!" диде ул. 

Казандагы киләсе уен 24 июньдә була. Польша белән Колумбия уйнаячак. Польша җанатарлары бик тавышлы һәм тәртипсез булуы белән, Колумбия уенчылары шәп уйнавы белән билгеле. Чалбар балакларын сызганып әзер торырга була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100