Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Дети на льду. Звезды" телепроектында җиңгән 9 яшьлек Адель Нәбиуллин: Чемпион булам!

Казан малае, Адель Нәбиуллин Россия күләмендә үткәрелгән “Дети на льду. Звезды” телепроектында катнашкач, фигуралы шуу дәресләренә тагын да теләп йөри башлаган. Киләчәктә Олимпия чемпионы булырга хыяллана ул.

news_top_970_100
"Дети на льду. Звезды" телепроектында җиңгән 9 яшьлек Адель Нәбиуллин: Чемпион булам!


“Беркайчан да бирешмәгез!”

“Ростелеком” гәвами акционерлык җәмгыяте тарафыннан Россиянең Тимераякларда фигуралы шуу федерациясе белән берлектә оештырылган бәйгедә Адель инде икенче тапкыр катнаша. Проектның беренче сезонында ул авырып китү сәбәпле ярымфиналга чыкмый калган булган.

Әмма малайның әти-әнисе дә, тренеры да бирешмәскә, тагын бер кат бәхет сынап карарга теләгән. Нәтиҗәдә, бу юлы ике ай – сентябрь-октябрьдә дәвам иткән телепроектта Адель Нәбиуллин призлы өченче урынга лаек булды. Җиңүчеләр 28 октябрьдә бүләкләнде. “Ростелеком” аларга фигуралы шууда осталыкларын үстерү өчен акчалата премия тапшырды.



“Бу проект күрсәткәнчә, тырышкан һәр баланың сәләте җәмгыятебездә бәяләнә”, – ди кечкенә спортчының әнисе Диләрә Нәбиуллина. “Балаларның талантын, сәләтен ачарга кирәк, аларның кечкенәдән яраткан шөгыле булырга тиеш. Бүген спорт белән профессиональ дәрәҗәдә шөгыльләнергә шартлар бар. Балаларга фигуралы шууда үзләрен сынап карарга киңәш итәм”, – ди ул.

Адель Нәбиуллин үзенең киләчәккә планнары турында “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында сөйләде. “Тимераякка мин 4 яшьтә бастым. Еш чирли идем, табиб миңа сәламәтлекне чыныктырырга кушты. Ике туган абыем Камил фигуралы шуу белән шөгыльләнә башлаган иде, нигәдер ташлады, аның тимераякларын миңа бирделәр. Шулай тимераякларда йөреп киттем”, – дип искә ала яшь спортчы. Хәзер абыйсына карап, сеңлесе – 4 яшьлек Әминә дә тимераякка баскан икән.



Адельнең тренеры Эльвира Сельскова үзенең укучысын мактап кына тора. “Адельне мәҗбүр итәргә кирәкми, ул үзе һәрвакыт күнекмәләргә теләп килә, кәефе гел күтәренке була, фигуралы шууны бик ярата. Бәйгедә катнашудан тыш, аңа ярышларга да йөрергә, укырга да барырга кирәк иде, бөтенесенә өлгерә”, – ди тренер. “Әлегә Адель сикерү алымнарын авыррак башкара, бераз дулкынлануы да бар. Шул дулкынлануы аркасында бәйгедә хата ясады, югыйсә, беренче урынны алырлык осталыгы да җитә иде. Бу җиңүдә, беренче чиратта, Адельнең үз тырышлыгы зур булды”, - дип өстәде Эльвира Сельскова.



“Дети на льду. Звезды” проектының икенче сезонында беренче урынны Мәскәүдән Марк Лукин һәм Ярославль өлкәсеннән Диана Зубкова алган. “Берсе катлаулы сикерү алымнарын күрсәтте, икенчесе артистлык осталыгы белән жюрины әсир итте. Мондый бәйгеләр тренерларның, спорт мәктәпләренең эшчәнлегенә бәя бирә, алар тәҗрибә өчен бик кирәк”, - дигән фикердә Эльвира Сельскова.

Адель бүген үз алдына дулкынлану хисләрен җиңү максатын куйган. “Чыгыш ясаганда егылсаң, тиз генә аякка басарга да, тагын да яхшырак итеп шуарга кирәк. Дулкынланырга ярамый. Ниндидер алымнар килеп чыкмый икән, өйгә кайткач аларны кабатлап-кабатлап өйрәнергә, шомартырга кирәк”, – дип өлкәннәрчә җитдилек белән сөйли ул.



Яшь спортчының кумиры – Россия, Европа һәм дөнья чемпионы Евгений Плющенко. Аның дәрәҗәләренә ирешерегә, Олимпия чемпионы булырга хыялланып яши.

Фигуралы шууга игътибар артты

Казанның Олимпия резервындагы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Резеда Сибгатуллина Адель Нәбиуллин мәктәпнең горурлыгы булуын ассызыклый. “Моңа кадәр фигуралы шууда Татарстан данын Россиянең халыкара класстагы спорт мастеры Евгения Тарасова яклады, бүген безне кечкенә Адель Нәбиуллин бөтен Россиягә танытты. Аны инде башка проектларга һәм төбәкләргә чыгыш ясарга чакыралар”, – ди мәктәп директоры.



Адельне казанышлары өчен, әле 9 гына яшьтә булуына карамастан, Татарстанның җыелма командасына да кабул иткәннәр.

Резеда Сибгатуллина “Дети на льду. Звезды” телепроекты Россиядә һәм, шул исәптән Татарстанда, фигуралы шуу спорт төренең популярлыгын арттыруга өлеш кертүен искәртте. “Без моңа кадәр караган телепроектларда өлкәннәр чыгыш ясый иде, ә монда кечкенә спортчылар катнашты. Бүген әти-әниләрдә, балаларда фигуралы шууга кызыксыну бермә-бер артканын тоябыз”, – ди мәктәп директоры.

Резеда Сибгатуллина баланы фигуралы шууга 3 яшендә китерергә киңәш итә. “Бу яшьтә әле бала курыкмый, егылам дип борчылмый. Тимераякны иярләргә аңа үзен саклау инстинкты булыша”, – ди белгеч.


Өченче сезонны көтәбез

Россия һәм Европада эре телекоммуникацион компанияләрнең берсе булган “Ростелеком” “Дети на льду. Звезды” социаль проектының өченче сезонын оештыру турында да уйлана. Компаниянең Татарстан филиалы җитәкчесе Диас Сафин фикеренчә, проектка ихтыяҗ бар. “Балалар арасында спортка кызыксыну артты, тренерлар, спортчылар тәҗрибә туплады”, – ди ул.



“Проект бик матур, истә калырлык вакыйга булып югары дәрәҗәдә узды. Кечкенә спортчыларны, өлкәннәргә куелган таләпләр белән, СССР һәм Россиянең атказанган тренеры Татьяна Тарасова рәислегендәге жюри бәяләде. Шулай ук жюрида мөхтәрәм остазлар Илья Авербух һәм Максим Траньков эшләде. Алар яшьләр өчен сөенеп утырды, аларга киңәшләрен бирде. Җиңүчеләргә тапшырылган акчалата премия фигуралы шууда осталыкларын үстерергә ярдәм итсен дип телибез. Проектның өченче сезоны да булыр дип өметләнәбез”, – дип компаниянең планнары белән уртаклашты Диас Сафин.

Билгеле булганча, тугыз сериядән торган быелгы шоу-программа “Ростелеком” интерактив телевидениесендәге биш телеканалда күрсәтелде: “МАТЧ! Наш спорт”, “МАТЧ! Планета”, “360”, “МАМА”, “ВСЕ ТВ”.


Диас Сафин сүләренчә, быелгы проектның яңалыгы – финалга чыгарга лаек балаларны жюри гына түгел, ә тамашачылар да сайлый алуда иде.



“Өч турда барган ярышта 8-9 яшьлек 42 спортчы катнашты. Финалга Россиянең иң оста яшь спортчылары – 14 бала – 7 кыз һәм 7 малай чыкты. Тамашачыларга аларның икесен СМС-тавыш биреп сайларга мөмкинлек тудырылды. Ярыш вакытында проектта катнашучылар 6 төркемгә бүленде, һәр төркемнән ике бала гына финалга үтте, ә калганнар тамашачыларның тавыш бирү исемлегенә керде. Түләүле СМСлардан җыелган миллион сумнан артык акчаны да безнең компания хәйриячелеккә юнәлтте. Бөтен акчалар “Линия жизни” фондына күчерелде”, – дип хәбәр итте Диас Сафин.

Хәйрия акчалары Сарытау өлкәсеннән ун яшлек Никита Бежиговны дәвалауга тотылыр дип көтелә. Ул хәзерге вакытта Блохин исемендәге Россия онкология фәнни үзәгендә остеосаркомадан дәвалана.

Хоккей белән фигуралы шуу көрәше

Татарстанның Тимераякларда фигуралы шуу федерациясе җитәкчесе Евгений Безменов мәгълүматлары буенча, бүгенге көндә республикада, Казандагы 6 спорт мәктәбен дә исәпкә алып, фигуралы шуу белән шөгыльләнүче 23 бүлек эшли. “Татарстанның җыелма командасына 23 спортчы кергән, аларның тугызы – олимпия резервында булмаган мәктәп укучылары. Бу беренче шундый очрак. Тиздән бездә Адель Нәбиуллин кебек талантлы балалар күп булачак”, – дип фаразлый ул. Уңай мисал буларак ул Татарстанның Биектау һәм Саба районнарын китерә.



Шул ук вакытта ул тренерларга кытлык мәсьәләсен күтәрә. “Заманча спорт корылмаларын төзеп куйдылар, һәр районда Боз сарайлары, Спорт сарайлары ачылды. Тик аларда тренерлар җитми. Шул ук фигуралы шуу тренерлары юк. Быел Казандагы Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясендә фигуралы шуу бүлеге ачылды. Тренерларны спорт мәктәпләренә, районнарга җәлеп итү юлларын карарга кирәк”, – дип белдерде Евгений Безменов.

Резеда Сибгатуллина фикеренчә, бүген Татарстан районнарына фигуралы шуу тренерлары кайтмавына хоккей сәбәпче. “Хоккей – массалы спорт, аның тарафдарлары, әлбәттә, күбрәк. Шуңа күрә ул фигуралы шууны кысрыклап чыгара. Чөнки фигуралы шуу белән шөгыльләнү дә җитди караш, күп вакыт, боз мәйданын тәлап итә. Районнар башта зур вәгъдәләр биреп, тренерлар чакыралар, ләкин үз сүзләрендә тормыйлар. Тренер – ул амбицияле спортчы, аны югары хезмәт хакы белән генә кызыктырып тотып калып булмый, аңа нәтиҗә кирәк. Әгәр район җирлегендә укучылар белән югары нәтиҗәләргә ирешерлек дәрәҗәдә шөгыльләнү өчен шартлар юк икән, ул анда эшкә кайтмаячак”, – дип аңлатты вәзгыятьне спорт мәктәбе директоры.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100