Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Безнең ата-бабаларыбыздан калган уен". Татарның тарихи спорт төре - "Аударыш" уены яңартыла

14 сентябрь көнне Арча районы Яңа Кырлай авылында бишенче тапкыр “Ат көне” узды. Әлеге бәйрәмдә ат чабышыннан тыш өр-яңа бәйге кертелде.

news_top_970_100
"Безнең ата-бабаларыбыздан калган уен". Татарның тарихи спорт төре - "Аударыш" уены яңартыла
Иң башта ат чабышлары хакында. Атлар чабышларда гына түгел, “Иң үрнәк арба” һәм “Иң тиз йөк ташучы” бәйгеләрендә дә катнашты. 






Чабышларда иң ерак дистанция 120 чакрым иде. Аннан 80 һәм 40 чакрымлыклары. Чабышларда тизлек кенә түгел атның түземлеген дә тикшерәләр. Һәр 20 чакрым саен атлар ял итә, аларның йөрәк тибешләре үлчәнә һәм ветеринарлар тарафыннан күзәтелә, бар да яхшы икән, ат чабышны дәвам итә.

Шулай ук, атлар өчен 2400 метр ераклыкка чабышлар үткәрелде, шушы дистанциядә аерым татар атлары да чабышты. Барлыгы 10 татар атындагы җайдаклар көч сынашты. 
 



Чабышлардан тыш татар атлары “Аударыш” дип аталган уенда катнашты. “Аударыш” иң күп тамашачыны җыйган бәйге булды. Тамашачылар арасында мондый ярышны күргән кеше юк иде ахыры, андыйларны тапмадым. Әлеге уен “Ат көнендә” беренче тапкыр үткәрелде. “Аударыш”ның тарихи тамырлары бар икән. 
 


“Бу безнең ата-бабаларыбыздан калган уен. Без Татарстанда беренче булып әлеге уенны кайтарабыз. “Алмакай” ат фермасы җитәкчесе Фәрид Нәбиуллин моны оештыра, без шушы юнәлештә эшләүне дәвам итәбез”, - диде “Аударыш” уенының тренеры һәм хөкемдары Уел Бадыкшанов.

Шулай ук, ул әлеге уенның кагыйдәләрен аңлатып китте. Мәйданда ике ат, ике җайдак-көрәшче һәм хөкемдар. Кайсы көрәшче көндәшен атыннан өстерәп төшерә, шул ота. Өстерәгәндә билгә бәйләнгән сөлгедән генә тартырга ярый”, - диде Уел Бадыкшанов.

“Алайса, бу бик куркыныч көрәштер инде?” – дигәнгә, “Көрәшнең бөтен төрләре дә куркыныч инде ул” дигән җавап кайтарды тренер. 
 



“Аударыш”та алты пар көч сынашты, көрәшчеләр Лениногорск, Тукай һәм Арча районнарыннан иде. Кайберләре бу төр көрәштә әле беренче тапкыр гына катнашты.

Беренче пар көрәшүне бик тиз тәмамлады, тамашачылар аңламыйча да калып, “Ии, бигрәк тиз булды бу”, - диештеләр. Тик алга таба уен бик кызык икәне ачыкланды. Берсе үз атыннан сикереп көндәше артына утырды, аны шул рәвешле өстерәп төшерде. Андый алым рөхсәт ителде, ә менә берничәсе көндәшләренең киемнәреннән тартты, андый очракта җиңү саналмады. 
 



Парлар жирәбә буенча бүленде, моның бер уңайсыз ягы бар - олырак гәүдәлеләр кечерәк авырлык категориясенә караганнары белән көрәште. Шулай да, кайберләре көндәше авыррак булуына карамастан, аны аттан өстерәп төшерә алдылар.

“Киләчәктә “Аударыш”ны Республика, аннан Россия һәм бөтен дөнья күләмендә үткәрергә телибез. Менә инде тиздән, 29 сентябрь көнне, Лениногорск шәһәрендә Татарстан Республикасы буенча “Аударыш” уены чемпионаты оештырылачак”, - диде Уел Бадыкшанов.

“Аударыш” уены Лениногроск районының “Алмакай” ат фермасы тарафыннан үткәрелә. Шуңа да көрәшчеләрнең күбесе Лениногорск районыннан иде. Җиңүчеләрнең өчесе дә нәкъ шуннан.

1 урын – Динар Хәйбриев;
2 урын – Самад Нәбиуллин;
3 урын – Илнур Вафин.


“Аударыш”та икенче урынны яулаган Самад Нәбиуллин 40 чакрымлы дистанциядә дә катнашты, анда ул беренче килде. 
 


Самад 2015 елдан бирле ат чабышларында катнашуын һәм 40 чакрымлы дистанциядә дә инде беренче тапкыр гына чапмаганын әйтте. "Тулпар" кушаматлы аты белән Самарада да 40 чакрымга чабып беренче килгән. Арчада узган “Ат көнендә” 40 чакрым чабып килгәннән соң, “Аударыш”та катнашыр алдыннан “Арып беттем. Ничек катнашырмын?” – дип торган иде, арыган булса да икенче урынны яулый алды.

Самад Нәбиуллин татар атында озын арага чабу турында сөйләде.

“Беренче 20 чакрымны бер сулышта үттем, бик җиңел булды. Икенче 20 чакрым авыррак булды, анда инде үзем генә алдан чапмадым, Пенза чабышкысы белән янәшә йөгердем. Татар атларына атланып ераграк арага да чабарга була, тик атны су эчәргә өйрәтергә кирәк. Ат бик зур күләмдә су югалта, ә татар аты чапканда су эчми. Тагын бер үзенчәлеге – татар атларында үз-үзеңне саклау инстинкты югары дәрәҗәдә. Алдында чокыр бар икән, ул, һичшиксез, аның аркылы сикереп чыгачак. Мәсәлән, инглиз атлары кайда йөгергәнен күрми дә”, - диде ул.



Татар атлары токымы турында профессор, Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясенең биология, генетика һәм үрчетү кафедрасы мөдире Равил Хәертдинов сөйләде. Әле ул быел басылып чыккан “Татар атлары” китабы авторларының берсе дә.

- Татар атлары бик түземле, чыдам. Аларга кыш чыкканда күп азык әзерләргә кирәк түгел, чөнки кыш көне дә алар кар астыннан тояклары белән чокып үзләренә азык таба ала. Алар ерак араларга чабарга сәләтле. Бүтән атлардан төсе белән дә аерылып торалар. Татар атлары алтынсу-сары төстә, башкача әйтсәк, салам төсендә була.

Тарихта татар атлары турында язмалар калган. Алар турында кытайлар да, урыслар да язып калдырган. Кытайлар “күк атлар” дип язып калдырганнар. Элек татар халкы Тәңрегә, кояшка, таңга табынган. Шуңа күрә, офыктан очып килүче шушындый алтынсу төстәге атлар чыгып килгән кояшны хәтерләткән. Андый атларны халык Тәңре белән чагыштырган, изге дип санаганнар, чалмаганнар. Ул вакытта атны хезмәт өчен кулланмаганнар, җир сөрмәгәннәр. Татар халкы – күчмә халык, алар күбрәк атка атланып йөргәннәр, я атларны арбага җиккәннәр.

Татар атларын 2005 елларны тикшерә башладык. Казанның 1000 еллыгына ипподромда чабышлар үткәрделәр, анда чиста токымлы инглиз, рус, гарәп атлары булды. Ә безнең үзебезнең атыбыз юк иде. “Кайда соң безнең үзебезнең атлар?” дигән сорау туды халыкта. Тарихчылар өйрәнеп, татар аты булганын билгеләде.

Татар этнонимының килеп чыгышын шулай аңлатып була: “татар” сүзе “ат” һәм “ар” (ир) сүзләреннән барлыкка килгән. Атка бәйле бик күп әйтемнәр бар, “ир-ат” дигән сүз бар.

Атлар Монголия, Кытай якларыннан килә, алар башта кыргый рәвештә яшәгән. Безнең атлар шул беренче Пржевальский атларыннан чыккан. Удмуртларның вятка токымы, башкорт аты һәм башка токымнар безнең атлар нигезендә булдырылган дияргә була, - диде Равил Хәертдинов.

"Ат көне"ннән фоторепортаж

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100