Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ак Барс» сакчысы Альберт Яруллин: «Мәктәптә укыганда татар теленнән гел бишле иде»

"Аллаһ Тәгалә миңа дөрес юл күрсәтте, әлхәмделиллаһ". Гагарин кубогына ия хоккейчы, «Ак Барс» клубының төп сакчыларының берсе Альберт Яруллин үз тормышын шулай бәяли. Ул хоккейдан тыш, үзенең бала-чагы, шәхси тормышы һәм буш вакыты турында «Татар-Информ» журналистына сөйләде. Альберт интервьюны рус телендә бирде.

news_top_970_100
«Ак Барс» сакчысы Альберт Яруллин: «Мәктәптә укыганда татар теленнән гел бишле иде»
  • Альберт Илдар улы Яруллин (1993 елның 3 маенда Казанда туган) — хәзерге вакытта «Ак Барса» сакчысы. Профессиональ карьерасын 2009 елда «Барс» Яшьләр хоккей лигасы Казан клубында башлаган.

"Ак Барс" клубы фотосы

- Альберт, җиде яшеңдә кулыңа кәшәкәне беренче тапкыр алгандагы хис-тойгыларыңны хәтерлисеңме?

- «Ак Барска» күчкәндә миңа җиде яшь иде, ә кәшәкәне бәлки дүрт яшемдә беренче тапкыр кулыма алганмындыр, хәтерләмим, әти-әнидән сорарга кирәк. Тимераякка алты яшьтә бастым, анысы өй янындагы шугалакта. Зур абыем хоккей белән шөгыльләнә иде, ул әтием белән бергә мәйданчыкта уйнаганда, мин дә аларның яннарында кар көртләре аша сикереп, кәшәкәләрне ыргытып йөри идем. Миңа бар нәрсә дә кызык иде. Соңыннан әтием белән әнием, минем кызыксынуны күргәч, хоккейга бирергә уйлаганнар.

- Спорт мәктәбендәге яшьтәшләрең белән аралашасыңмы?

- Әлбәттә, без һаман да аралашып торабыз. Минем классташларым – ул минем балачактан бирле уйнаган командам. Без мәктәптә генә түгел, шулай ук төрле сәфәрләрдә, тренировкаларда һәрвакыт бергә идек.

- Мәктәп турында нинди хатирәләр истә калды?

- Хәтирәләрем уңай. Мәктәптә уку миңа җиңел бирелә иде. Әмма хоккейдан җыелма командаларга чакыра башлагач, гел уеннар белән сәфәргә чыгып киткәнлектән, ничектер авыррак була башлады.

- Гел юлда йөрим дисең. Мәктәп атмосферасын тулысынча тоя алмадыңмыни?

- Мәктәп – мәктәп инде ул. Шулай ук иртәнге җидедә килә идем, соңыннан тренировкага дип иртәрәк кайтып китә идем. Шул уникеләр тирәсе булгандыр.

- Мәктәптә яраткан фәннәрең бар идеме?

- Күпмедер вакыт үткәч кенә миңа тарих фәне ошаганын аңлый башладым. Ләкин нигәдер мәктәптә укыганда аны алай ук өйрәнми идем. Мин рәсем ясарга яраттым, математика фәне җиңел бирелде, ә менә рус теле белән авырлыклар булгалады. Мәктәптә укыганда, татар теленнән гел «бишле» иде, диктантларны әйбәт яза идем.

- Бер интервьюда син укытучылардан укытучыларга сессия ябып йөрим, дип әйттең. Нинди уку йортын тәмамладың?

- Үземнең һөнәрем буенча укыдым – хоккей тренеры. Казанда Спорт академиясен бетердем.

- Икенче югары белем алу турында уйлаганың булмадымы?

- Уйлаганым булды, ләкин укуны бит хоккей белән сыештырырга кирәк. Миңа калса, магистратурага бару яхшырак булыр иде. Башта аны бетерергә, ә аннары, тренерлар мәктәбенә дә керсәң була, ләкин моның турында уйларга иртә әле.

- Уку, белем алу синең тормышында нинди урын алып тора?

- Гомумән, кеше бер урында гына утырып торып, бер генә юнәлештә үсәргә тиеш түгел. Минемчә, ул яңалыкка омтылырга, бар нәрсәне дә өйрәнергә, белергә тырышырга тиеш.

Владимир Васильев фотосы

«Мин башкалар кебек гап-гади кеше…»

- Балачак турындагы җылы хисләр уята торган нинди мизгелләр исеңдә калды?

- Балачактагы оят хисе уята торган мизгел турында сорыйсың дип уйлаган идем (көлә).

Мәктәпне тәмамлагач, гадәттә, бөтенесе дә бер-берсе белән элемтәне югалта һәм классташлар очрашуына гына йөри башлый. Ә минем классташларым белән көн дә күрешерлек мөмкинлегем бар. Балачактан ук килгән дуслыкның чын булуы йөрәгемне җылыта.

- Хоккейчы түгел, ә гап-гади кеше буласы килгән вакытлар булдымы?

- Мин башкалар кебек гап-гади кеше. Кемдер журналист булып эшли, ә кемдер - хоккейчы. Һәр кешенең яратып эшләгән үз эше бар.

- Альберт, синең яңа тренер белән танышырга вакытың җитәрлек булды. Сезнең арада элемтә тиз урнаштымы?

- Миңа кечкенә чагымнан ук төрле җыелма командаларда булырга, еш кына яңа тренерлар белән эшләргә туры килде. Миңа гел тренерлар төрле булачак һәм алар кушканны эшләргә кирәк, дип әйтәләр иде. Миннән нәрсә таләп иткәннәрен аңлый идем һәм аларны үтәргә тырыштым.

- Зиннәтулла Билалетдинов белән Дмитрий Квартальнов әзерлегендә ниндидер кискен аермалар бармы?

- Андый ук кискен аермалар юклыгын элек тә әйтә идем инде. Һәрберсенең үз әзерлек планы бар һәм һәрберсе әлеге планны үтәргә тырыша. Бар әзерлекнең дә мәгънәсе физик торышыңны яхшыртуга һәм аны мөмкин кадәр озаграк тотуга бәйле.

- Зиннәтулла Билалетдинов белән һаман да аралашасызмы соң?

- Шалтыратып, хәлләрегез ничек дип сорарга миндә телефон номеры юк та аның (көлә). Ләкин бер күрешсәк, һичшиксез, туктап сөйләшәчәкбез.

- Казанда «Татнефть Аренада» Зиннәтулла Билалетдинов хөрмәтенә тренер әләмен күтәргән көнне сез аның белән аралаша алдыгызмы?

- Юк, ул көнне безнең уен иде. Шәхсән минем аның белән сөйләшү мөмкинлегем булмады.

- Ә сөйләшү теләге бар идеме?

- Әйе. Менә Мәскәүдә уен булганда, мин бозга чыкмадым, уеннан соң күрешеп сөйләшү мөмкинлеге булды.

«Кубокны яулап алгач, ничектер башкача шатланырга кирәк булган кебек тоелды»

- Бераз хатирәләргә әйләнеп кайтыйк. Гагарин Кубогын яулап алгач, икенче көнне йокыдан күзләреңне ачканда: «Мин бит хәзер чемпион!» дигән уй башыңа килмәдеме?

- Менә син хыялыңны чынга ашырырга барлык көчеңне куясың, азакта, җиңгәч, онытылмаслык эмоцияләр булуын көтәсең, ләкин икенче көнне шатланып бетә алмагансың кебек хис туа. Кубокны яулап алгач, ничектер башкача шатланырга кирәк булган кебек тоелды. Дөресен генә әйткәндә, ирек хисе күбрәк иде, чөнки барыбыз өчен дә сезон бик авыр бирелде. Ләкин авыр булуына карамастан, без үзебезнең максатыбызга ирешә алдык. Аннары икенче көнне кайберләребез Мәскәүгә - Россиянең җыелма командасына китеп барды.

- Шулай итеп, тулысынча шатланып булмады дисең инде?

- Дөрес. Соңыннан гына, кубокны күпмедер вакытка Каравайга алып кайткач, җанатарлар килеп фотога төшкәндә, котлаганда гына тулысынча шатлана алдым.

-Урамнарда еш таныйлармы?

- Алай еш таныйлар дип әйтмәс идем, ләкин булгалый.

- Эмиль Гарипов һәм Владимир Ткачевтан тыш тагын кемнәр белән белән аралашасың?

- Володя белән бер йортта торабыз, Эмиль белән безнең арада ныклы элемтә бар. Кемнәр раздевалкада янымда утыра, шуларның барысы белән дә сөйләшәм: Рома Абросимов, Дамир Мусин, Дима Юдин, Стас Галиев. Командада бөтенесе белән дә яхшы аралашам.

"Ак Барс" клубы фотосы

«Бозда сугышырга кирәк!»

- Уен алдыннан кайсыдыр хоккейчы беркем белән дә сөйләшми, үз эченә бикләнә, ә кемдер, киресенчә, бар команданы да җанландыра. Ә син уен алдыннан нинди?

- Юк, бикләнергә ярамый, минем бикләнеп караганым бар инде. Кеше белән аралашырга, шаяртырга, аларны җанландырырга яхшырак дип саныйм. Шулай эшләргә тырышам да.

- Сине конфликтлы хоккейчы дип әйтеп булмый. Боздагы сугышларга ничек карыйсың?

- Эмоцияләр кабына икән – сугышырга кирәк. Сәбәпсез, сугышырга теләмәгән кеше белән сугыша башлауга гына начар карыйм. Аны бөтенләй аңлап бетерә алмыйм.

- Нигә 33 санын сайладың?

- Минем 3 май туган көнем, балачакта 3 номер астында уйнадым. Абыем 33 номер астында уйнаган. Икенче командага күчкәч, 3 номер башка хоккейчыда иде, уйладым да, 33 номерны алырга булдым. Беренче һәм икенче командаларымда әлеге номер беркемдә дә юк иде, аннан тыш, «Ак Барста» әлеге сан астында уйнаучылар да күп түгел. Уйладым да, алдым. Матур сан бит.

«Мин гел уйлый идем: вакыты җитәр дә, намаз укый башлармын...»

- Дингә кереп китүеңнең сәбәбе нәрсәдә?

- Әтием белән без балачагымнан ук еш мәчеткә йөрдек, гел төрле сүрәләр ятлый идек. Абыем белән бергә Аллаһ Тәгалә барлыгына ышанып үстек. Мин гел уйлый идем: вакыты җитәр дә, намаз укый башлармын. Ләкин бу хәл 30 яшьләр тирәсендә, гаиләмне корганда гына булыр дип көткән идем. Мин бер сериал карадым, күп кенә китаплар укыдым да, үземә: « Нигә әле миңа хәзер намазга басмаска? Нәрсә миңа моны эшләргә комачаулый?» дигән сорауларны бирдем. Аллаһ Тәгалә миңа дөрес юл күрсәтте, әлһәмдүлилләһ.

- Мәчеткә еш йөрисеңме?

- Әйе, мөмкинлек булса, көн саен йөрергә тырышам. Намаз вакытында нинди мәчет янымда, шунда керәм. Нинди мәчет булса да ярый, аермасы юк. Өй кырында мәчет бар, шунда ешрак йөрим.

- Көн тәртибендә буш вакыт булса, гадәттә, нәрсә белән шөгыльләнәсең?

- Кайвакыт дуслар белән күрешәм, алар белән аралашабыз, уйныйбыз, сөйләшәбез. Әти-әниемнең буш вакытлары бар икән, алар белән бергә булам.

- Синең алай ук буш вакытың да күп түгелдер.

- Әйе, буш вакытым бик сирәк очракларда гына әти-әнинең буш вакыты белән туры килә, ләкин барыбер аны табарга тырышабыз. Дусларымның да барысы эш кешеләре, күрешергә шулай ук вакыт таба алмаган чаклар була. Гомумән әйткәндә, буш вакытымда бер кызык әйбер дә эшләмибез, ләкин шул ук вакытта бар нәрсә дә кызык.

- Авыр сезоннан соң ял итәргә кая барасың?

- Соңгы ике ел Мәккәгә барабыз. Минемчә, Мәккәгә бару – шәп һәм файдалы сәяхәт. Кайвакыт дуслар белән шәһәр читенә чыгабыз, мунча керәбез. Ә менә ялымны тулысынча ниндидер диңгездә яисә башка берәр җирдә үткәрү – минем өчен кызык түгел.

«Минем хәзер дә Диснейлендка барасым килә…»

- Берәр Европа илендә ял иткәнең булдымы?

- Юк, уен белән генә барганым булдым. Ләкин минем машинада ярты Европаны карау теләге бар. Моннан самолет белән китәргә дә, аннары машина белән йөрергә... Юк, поезд белән яхшырак булыр иде - аның тәрәзәләреннән матур күренешләр ачыла...

- Клубның рәсми аккаунтында еш кына хоккейчыларның чит илдә төшкән фотосурәтләрен күрергә мөмкин: самокатта йөрисез, башкасы...  Уеннар аралыгында шәһәр карау мөмкинлеге бармы?

- Без ул шәһәрләрне балачактан күреп үскән. Вакыт булганда, һава торышы да яхшы булса,шәһәр буйлап йөрергә чыгабыз. Ләкин картаны ачып, әйдәгез әле, менә бу истәлекле урынга барабыз дигән әйбер юк. Гадәттә шәһәр үзәгенә барабыз.

- Бала-чакта «Диснейлендка» бару хыялы бар идеме?

- Нигә балачакта гына? Минем хәзер дә Диснейлендка барасым килә (көлә).

- Ә нәрсә комачаулый?

- Анда үзем генә барсам, бик сәер күренәчәк дип уйлыйм, анда гаиләң белән барырга кирәк. Хәзер үзем генә Диснейлендка барам, ди, Микки Маусның колакларын киям дә, аю баласына охшап калып, йөрим шунда. Кызык бит инде! (көлә)

Ә менә мин АКШка барсам, мәсәлән, шундыйрак берәр җиргә сәяхәт итәр идем, ләкин әлегә андый мөмкинлегем булмады.

- Инглиз теле белән ничек? Барысы да яхшыдыр бит?

- Юк, барысы да яхшы түгел инде, нәрсәдер маташкан булам шунда. Соңгы тапкыр Азеведо һәм Секач белән бергә сөйләшеп утырдык. Мин аларга аерым бер сүзләр әйтәм, ә алар аннары үзләре шул сүзләрдән җөмләләр төзи. Мин нәрсә аңлатканны бөтенләй аңламыйлар. Мин бит уйнаганда да чит ил хоккейчылары белән бергә уйныйм. Бозга чыкканда, Кормье, Фрэттин һәм Викстрандның мине аңламаган чаклары була, ләкин шунысы кызык, Азеведо мине гел аңлый.

- Ә ничек алайса аралашасыз?

- Чит телем елдан-ел яхшыра инде. Җәй көне инглиз телем белән шөгыльләнергә туры килер, ахрысы. Миңа, гомумән, нишләптер телләр гел начар бирелә иде.

- Йокысыз беркайда да китеп булмый. Ә синең йокы тәртибең нинди? Кайчан ятасың, кайчан торасың?

- Төрлечә була. Гадәттә, төнге уникегә кадәр ятарга тырышам, иртәнге сигездә тирәсендә уянам. Көндезге бергә кадәр йоклый алмыйм, алай көнемне югалткан сыман тоела. Озак йоклап ятканчы, миңа иртәрәк тору, аннары төшке аштан соң берәр сәгатьләп йоклау уңайлырак.

- Әти-әниеңнең сиңа биргән иң кадерле киңәше?

- Алар күп. Тормышымда кулланган киңәшләремнең барысы – алар биргән киңәшләр. Өлкән кешеләргә карата хөрмәт. Хәзерге вакытта бу бик зур проблема дип уйлыйм. Бар нәрсәгә дә рәхмәтле булу, бирешмәү. Тормышта бит төрле вакытлар була. Түземле булу, һәм гел теләгән максатыңа ирешү.

- Туганнарыгыз бер өстәл артында җыелганда, хоккей турында күп сөйләшәсезме?

- Мин бит тыйнак кеше, алай ук аралашучан түгел. Хоккей турында сорасалар, җавап бирәм. Туганнар белән бөтен сөйләшүебез хоккей турында гына түгел, әлбәттә. Гадәттә, уеннарым һәм тренировкалар турында сорашалар.

- Спортчыларның күбесенең татуировкалары бар. Ә син аларга ничек карыйсың?

- Татуировка идеясе миңа бөтенләй ошамый. Хәзер ул ниндидер модага әйләнде. Нигә? Билгесез. Аллаһ Тәгалә безне ничек бар, шулай яраткан. Нәрсәгә нидер үзгәртергә? Үзеңне дә ничек бар, шулай яратырга кирәк. Бер колагым икенчесеннән зуррак, операция эшләтәм, колакны беркетеп куям, дигән әйбер булырга тиеш түгел.

- Инстаграмыңда еш кына төрле афоризмнар, цитаталар куясың. Арасында үзеңә бик нык ошаганы бармы?

- Алай ук ошаганы дип әйтмәс идем, ләкин гел үземә Аллаһ түземлеләрне яратканын исемә төшерәм. Берәр эшең барып чыкмый, очы-кырые күренми икән, иң мөһиме – төшенкелеккә бирелмәскә. Гел рәхмәтле булырга кирәк.

- Хоккей белән бизнесны берләштереп буламы?

- Ә мин берләштерергә тырышмыйм да. Аның өчен махсус кешеләр бар.

- Альберт, сине үпкәләтү җиңелме?

- Юк, мин үпкәләүчәннәрдән түгел.

- Кеше белән танышканда, иң беренче булып нәрсәгә игътибар итәсең?

- Бернәрсәгә дә игътибар итмим, холкынадыр, бәлки. Бернинди дә беренче тәэсир юк.

«Гадилек үзеңә тарта, ә тәкәбберлек этәрә»

-«Киемгә карап каршы алалар, холкыңа карап озаталар» диләр бит.

-Юк инде, киемгә карап түгел. Яшермим, кайвакыт була шундый кешеләр: карыйсың - ниндидер яктылык килгән кебек. Ләкин бу кешене монда, икенчесен тегендә аерам дигән сүз түгел. Кеше гел соңыннан гына ачыла, беленә.

- Кешенең нинди сыйфатлары сине үзеңә җәлеп итә, ә ниндиләре башка төрле йогынты ясый?

- Гадилек үзеңә тарта, ә тәкәбберлек этәрә.

- 2017 елда бер электрон басма сине ТОП-30 Татарстанның иң күркәм кияүләр рәтенә кертте.

- Мине анда нишләптер аскы урыннарга куйганнар.

- Нигә алай дисең?

- Мин бит анда утызынчы урында гына идем (көлә). Юк инде, шаяртам. Анда бит әле Эмиль да бар иде бугай. Ничек әлеге мәкаләгә барып чыкканымны хәтерләмим. Укыгач, без Эмиль белән менә син анда өченче урында, димәк, син миннән матуррак, дип кенә көлдек тә, бетте (көлә).

-Соңыннан әлеге мәкаләдә синең фамилияң бүтән юк иде. Барысын да бер генә сорау борчый…

- Кайчан өйләнәмме?

«Дингә киткән, өч хатын алып кайткан һәм аларны беркемгә дә күрсәтми…»

- «Ак Барс» хоккей клубы сакчысының йөрәге бушмы?

- Бу бит инде шәхси әйбер. Нигә шәхси әйберне кешегә күрсәтергә?

- Алайса кайчан өйләнәсең?

- "Как только, так сразу". Бу шулай ук шәхси әйбер. Бәлки, мин инде өйләнгәнмендер? Беркем дә белми бит. Ә, бәлки, өйләнмәгәнмендер. Анысын да беркем белми. Кешеләргә шәхси тормыш кызык инде ул, ләкин ул шуңа да кызык, чөнки башкалардан яшерен.

- Кызлар еш язамы соң үзеңә?

- Юк, кая язарга инде миңа? Мин бит теге исемлектә юк. Менә 2017 елда язганнар иде, ә 2018 һәм 2019 инде язмыйлар (көлә).

- Сине иң күркәм кияүләр исемлегендә күрмәгәнгә язмыйлар дип уйлыйсыңмы?

- Белмим, бәлки, бөтенесе дә өйләнгән, балалары бар дип уйлыйлардыр. Бәлки, бер генә хатыны түгел, берничә хатыны бар дигән кешеләр дә бардыр. Беркем белми бит. Дингә киткән, өч хатын алып кайткан һәм беркемгә дә күрсәтми дип әйтүчеләр дә бардыр.

  • Блиц-интервью:

- «Youtube»тагы төп өч каналың.

- 1. Куджи.

2. Ислам каналы, кызганыч, исемен оныттым.

3. НХЛ.

Минем барлыгы өч язылуым бар инде.

- Хоккей булмаса, нәрсә?

- Баскетбол, бәлки, көрәш.

- Нинди ул синең өчен идеаль көн?

- Иртән тордым, мәчеттә намаз укыдым, бераз йоклап алдым, иртәнге аш, әти-әнием, дуслар белән күрештем, тренировкага бардым.

- Соңгы тыңлаган җырларың?

- Мин гомумән музыка тыңламыйм, төрле лекцияләр генә тыңласам.

- Уеннарга барганда да музыка тыңламыйсыңмыни?

- Юк, мин телефонда уеннар уйныйм, гадәттә.

- Нинди уеннар?

- «Великий Султан».

- Соңгы укыган китабың?

- «Жизнь Пророка». Гарәп китабы.

- Соңгы караган фильм?

- Без Эмиль белән ниндидер француз комедиясен карадык, ләкин карап бетерә алмадык, сүндердек. Шуның өчен истә калганын әйтәм: «Человек, который спас мир». Кызык сюжетлы, документаль фильм.

  • Шушы урында Альберт белән әңгәмәбез тәмамланды. Альберт, чыннан да, ачык күңелле, гади кеше. Аның дөньяга карашы, фикерләве чыннан да таң калдырырлык. Альберт башкаларга үрнәккә булырлык чын шәхес.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100