Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Ак Барс" хоккейчысы Артем Галимовның беренче интервьюсы: "Үзем күптән белгән һәм ышанычлы кеше дип уйлаганнарга гына ачылам"

Артём Галимов инде икенче тапкыр КХЛда атнаның иң яхшы яшь уенчысы исеменә лаек булды. Артём Казан клубының төп составына эләгәчәге турында уйлаганмы? Буш вакытында нәрсәләр эшләргә ярата? Үзенең "ябык" холкы белән билгеле 20 яшьлек "Ак Барс" hөҗүмчесе беренче интервьюсын "Татар-Информ" журналистына бирде.

news_top_970_100
"Ак Барс" хоккейчысы Артем Галимовның беренче интервьюсы: "Үзем күптән белгән һәм ышанычлы кеше дип уйлаганнарга гына ачылам"

Досье:

Галимов Артём Альберт улы

Туган көне: 8.09.1999

Туган төбәге: Самара

Казанышлары: МХЛның "Кубок Вызова" турнирының катнашучысы ; Яшьләр дөнья чемпионатының бронза призеры

Гаилә. Балачак

- Балачакта спорт мәктәбендә укыдыңмы? Дәресләрне еш калдыра идеңме?

- Гадәти мәктәптә укыдым. Самарада яшәгәндә бишенче сыйныфка кадәр гел бишле билгесенә генә укый идем. Ә менә Казанга күчкәч, икелеләр дә, өчлеләр дә, дүртлеләр дә ала башладым. Гомумән, әйе, дәресләрне калдырырга туры килә иде.

- Укытучылар син хоккейчы булганга ничек карый иде?

- Казанга күчкәч, спорт мәктәбенә йөри башладым. Мәктәпнең клуб белән безне уеннарга җибәрергә дигән килешүләре булды. Мәктәпне сәбәпсез калдырсаң, әлбәттә, ачуланалар иде.

- Икелеләрне күп ала идеңме?

- Яратмаган фәннәремнән генә инде: тарихтан, җәмгыять белеменнән, математикадан. Ә менә рус теле, информатика һәм биологияне мин бик ярата идем.

- Хәзер берәр кайда укыйсыңмы?

- Әйе, Самара университетының читтән торып уку бүлегенең икенче курсында.

-Әти-әниең Самарада калдымы, яисә шулай ук Казанга күчтеме?

- Алар Самарада яши.

- Гаиләдә син әти-әниеңнең бердәнбер баласымы?

- Юк, ун яшьлек энем бар.

- Энең абыйсы хоккейчы булуы белән горурланадыр инде...

- Белмим (елмая). Аннан сорарга кирәк.

- Синең уеннарыңны карыймы?

- Кайвакыт. Йөгереп килә дә, бераз күз сала да, аннары кире чабып китә.

- Алайса, телевизор каршыннан беркайда да китмичә, уенны караганы юк ?

- Әнием белән әтием һәрбер уенны карап бара. Ә менә энем - чып-чын кычыткан чыпчыгы (көлә).

- Әти-әниең кайда эшли?

- Әнием эшләми, өйдә. Ә әтием бер компаниянең директоры.

“Әтием белән әнием балачакта хоккей белән бик каты мавыкканымны гел сөйли ”

- Кечкенә чагыңда үзеңә шундый максат куймадыңмы: мәсәлән, КХЛга эләксәм, әти-әнигә машина, я берәр фатир бүләк итәм дигән?

- Алар теләгән машина алып бирү максаты бар иде. Ә болай нәрсә сорыйлар – шуны бирергә тырышам.

- Шуның белән, машина бүләк итмәдеңме әле?

- Әлегә юк (елмая). Мин моның өстендә эшлим.

- Синең балачагың башка балаларныкы кебек үк булды дип уйлыйсыңмы?

- Әтием белән әнием балачакта хоккей белән бик каты мавыкканымны гел сөйлиләр иде. Малайлар белән уйнарга чыгарга алай ук вакытым булмады инде. Гомумән, минем балачагым яхшы үтте: мәктәп, тренировкалар, кичен дәресләр.

- Хоккейдан баш тарту һәм гади кеше булу теләге башыңа килгән булдымы?

- Юк. Җәй көне ял вакытында да, берничә атнадан соң хоккей уйныйсы килә башлый, сагындыра.

Хоккей. Команда

- Континенталь лигага караулар булганда, төп составка эләгәчәкмен дип уйлаган идеңме?

- Юк, бөтенләй андый фикер юк иде, чөнки баштан ук конкуренция зур булды.

- Быелгы карау белән 2018 елдагы карауны чагыштырсак, хис-тойгыларың шундый ук идеме?

- Әйе, шундый ук хисләр дисәң була, ләкин безгә анда уйнарга да бирмәделәр.

- Ә нигә бирмәделәр?

- Белмим.

- Ә мөмкинлек бирмәү нәрсәдә чагылды?

- Юк, шанс бирделәр безгә. Сезон алдындагы сборларда уйнап карау мөмкинлеге бар иде. Аннары гына безне бер лигага аска төшереп куйдылар да, шуның белән бетте.

- ВХЛдагы уенчылар синең төп составка эләгүеңә ничек карыйлар? Син эләктең, ә алар – юк.

- Кемдер көлә, кемдер, киресенчә, булыша, рухландыра. Һәрберсе төрлечә карый инде.

- Ничек көләләр?

- Әйтмим (елмая). Көләләр инде шунда, миңа алай ук кыен дип әйтмәс идем.

- Гомумән, тыныч карадылар?

- Әйе, тыныч. Һаман да аралашабыз, арабызда ниндидер көнчелек, нәфрәт юк.

“Мин уйнаган бишлегемдә яшьләр юк, шуңа күрә зурлар белән аралашырга туры килә”

- Командада яшьләр белән күбрәк аралашасыңмы?

- Төрлечә. Минем уйнаган бишлегемдә яшьләр юк, шуңа күрә зурлар белән дә аралашырга туры килә (көлә). Ә болай, әйе, яшьләр белән күбрәк аралашам.

- Командага килгәндә иң беренче булып кем белән дуслаштың?

- Беренче булып дуслашкан кешем Камил Фазылҗанов булгандыр. Безне күчмә турнирда бер номерга урнаштырдылар. Шул вакыттан бирле ничек аралашабыз, шулай ук аралашабыз да. Ә болай командада барысы белән яхшы мөнәсәбәттә.

- “Ак Барстан” тыш, КХЛдан нинди клубны сайлар идең?

- Моның турында бер тапкыр да уйлаганым булмады.

- Төп составта уйнаганыңа берничә ай үтеп китте. Тренерларның, яисә командадагы уенчыларның сиңа биргән кыйммәтле киңәше нинди?

- Эшләргә.

- Гел бер сорау борчый мине: уенда алмашка кайчан барырга икәнен ничек аңлыйсыз?

-Беренчедән, без кайчак арыйбыз, шунда алмашабыз. Ә икенчедән... бүтән әйбер юк. Кайчан арыйбыз, шунда алмашка барабыз.

- Бүтән уенчылар бит инде сезнең кайчан арыганыгызны белми.

- Алар бит әзер, алар синең утыз секундтан соң алмашырга йөгереп килгәнеңне белә, көтеп тора.

- Тренер “смена” дип кычкырмыймы?

- Юк, андый нәрсә юк. Һөҗүм зонасы булганда, яисә башка берәр нәрсә эшләргә кирәк булганда - әйе, ул вакытта кычкыра. Ә болай юк, “смена” дип кычкырмый.

- Менә син шайба белән бозда. Тренер сиңа ниндидер кисәтүләр ясый, куллары белән болгый, нәрсәдер кычкыра. Син аның ул вакытта нәрсә әйткәнен ишетәсеңме?

- Юк, ишетмим. Арена тавышын, үземнең партнерларымны гына ишетәм. Ә менә эскәмиядә утырган вакытта тренерны тыңлыйм.

- Эскәмиядә утырган вакытта уенчылар белән үзара нәрсә турында сөйләшәсез?

- Үткән алмашыбызда нәрсә булганы һәм киләсе алмашыбызда нәрсә эшләргә теләгәнебез турында сөйләшәбез.

“Уенда мин уен турында гына уйлыйм”

- Бер интервьюда “Bars Angels» бию төркеменең җитәкчесе, кызлар җанатарлар өчен генә бииләр, хоккейчылар бар игътибарын уенга гына юнәлтәләр, кызларга күз салырлык мөмкинлекләре юк, дигән иде. Ләкин хоккейчыдан шәхсән ишетәсе килә: рухландыручы төркемгә игътибар иткәнең бармы?

- Юк, дөресен генә әйткәндә, бер тапкыр да сизгәнем булмады.

- Бозда уен турында түгел, ә башка әйбер турында уйлаганың булдымы?

- Юк, мондый нәрсәнең дә булганы юк. Уенда мин уен турында гына уйлыйм. Раздевалкада гына уеннан тыш берәр нәрсә турында уйласам. Фикерләр уеннан бүлдермәсен өчен, гомумән, уйларга кирәк түгел.

“Ата-ана баласың кече вакыттан ук спортка күнектерергә тиеш”

- Ата-аналарның күбесе хәзерге вакытта балаларын хоккейга әлеге уен дәрәҗәле спорт төре булганга гына бирәләр. Ә кайбер балалар гомумән спорт белән шөгыльләнергә теләми. Синең моңа карата фикереңне ишетәсем килә. Ә син бу ситуация турында нәрсә уйлыйсың?

- Ничек кенә булмасын, ата-ана үз баласың кече вакыттан ук спортка күнектерергә тиеш. Балаларга көне-төне телефонда утырмаска, ә нәрсә беләндер шөгыльләнергә кирәк. Ә соңыннан бала үскәч, аңа, мәсәлән, хоккей кызык булмый икән, ул әти-әнисенә әйтеп, алар инде икенче спорт төре сайласалар, дөресрәк булыр иде дип уйлыйм.

- Менә яңа гына балаларын тимераякка бастырган ата-анага нинди киңәш бирер идең?

- Акча җыегыз. Форма бик кыйбат. Һәр сезон яңа кәшәкә, тимер аяк һәм башка хоккей экипировкалары алырга кирәк.

Кызыклы бер очрак

- Раздевалкада яисә команда белән булган кызыклы очрак турында сөйлә әле.

- Тиз генә исеңә дә төшермәссең...

Белмим, кызыклы очрак микән, юк микән. Без ничектер команда белән раздевалкада утырдык. Сезон алдыннан булдымы, сезон дәвамындамы – хәтерләмим... Һәм мин шунда беренче тапкыр күрәм - Артём Лукоянов үзенең тимераягын скотч белән урый. Һәр ике тимераякка бер скотч бетерде! Гадәттә бит тимераяк аяктан шуып китмәсен, озаграк торсын өчен “щитки” дигән әйберне урыйлар. Артём, күрәсең, шулай өйрәнгән, аңа шулай җайлырыктыр… Бу хәл миңа бик кызык булып тоелды! Ә мин бераз шок хәлендә “Ничек инде алай була?” дип уйлап утырдым (көлә).

- Башка вакытта күзәткәнең булмадымы? Ул хәзер дә шулай эшлиме?

- Әйе, ул шулай ук тимераякларын скотч белән урый (елмая).


"Йөргән кызым белән социаль челтәрләрдә таныштым"

- Футбол карыйсыңмы?

- Кызыксынмыйм. Россия футболы миңа ошамый.

- Синең социаль челтәрләрең ябык. Үзеңне, гомумән, ябык шәхес дип уйлыйсыңмы?

- Бәлки (елмая).

- Ә ник аларны ябасың? Җанатарларыңа синең нинди фото керткәнеңне күрү кызыктыр бит.

- Миңа инстаграм челтәре, дөресен әйткәндә, кызык түгел. Мин анда  еш утырмыйм.

- Кызың белән озак йөрисезме? Ничек таныштыгыз?

- Озак. Шул ук бер социаль челтәрләрдә таныштык.

- Үзең беренче яздыңмы?

- Юк, үзе язды.

- Син хоккейчы булганга күрә генә язгандыр дип уйламыйсыңмы?

- Мин аннан бу турыда сорамадым, әлбәттә. Ләкин мин алай уйламыйм. Мин бик каты ошаганмын, күрәсең, шуңа язгандыр да.

- Артём, үткән сезонда ВХЛда уйнадың, хәзер КХЛга күчтең. Кызлар күбрәк яза башлаганнардыр бит инде?

- Минем бит социаль челтәрләрем ябык. Беркем дә язмый (елмая).

- Бәлки, син кызлар язмасыннар дип аны ябып куйгансыңдыр...

- Бәлки, кем белә инде (көлә).

- Кызың башка кызларга көнләмиме соң?

- Көнли, ансыз булмый.

- Синеңчә идеаль кыз нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?

- Идеаль кыз, минемчә, игелекле, егетенә карата тугры булырга тиеш. Кызның тышкы кыяфәте, әлбәттә, матур булырга тиеш, ләкин ул алай ук зур роль уйнамый.

- Тәмәке тартуга ничек карыйсың?

- Тискәре.

- Клубларга йөрисеңме?

- Отпуск булган вакытта гына барсам, ә болай бик сирәк. Йөргән кызым белән биергә генә барабыз.

- Җәй көне син Самарадамы, Казандамы?

- Самарада. Казанда җәй көне дусларым да калмый. Бөтенесе таралышып бетәләр.

Буш вакыт

- Хоккейдан тыш нинди спорт төрләре артыннан күзәтәсең?

- Киберспортны күзәтәм. Үзем дә көн саен уйныйм.

- Ничек бөтен нәрсәне эшләргә җитешәсең?

- Тренировкадан соң мин бераз ятып торам, йоклыйм, ашыйм, ә аннары уйныйм. Дөресен әйткәндә, кәефемнән тора инде. Ә болай уйнарга тырышам. Гадәттә, атышлы-сугышлы уеннарын уйныйм.

- Ә ничәдә йокларга ятасың ?

- Унберләр тирәсендә ятарга тырышам. Торганда тренировкаларга карыйм инде, кайчан башлана.

- Буш вакытыңда нәрсә белән шөгыльләнергә яратасың?

- Телефонда утырырга, “YouTube» карарга, уйнарга. Берәр нинди сериаллар карыйм, кызыклы видеолар. Төрлечә инде.

- Нинди сериаллар карыйсың?

- “Игра престолов”, “Люцифер”, шулай ук күптән түгел генә “Ходячие мертвецы” карадым.

- Казанда сине кайда очратырга була? Нинди җирләрдә?

- “Бәхетледә” (көлә).

- Ә дөресен әйтсәң?

- Дөресен әйтәм (елмая). Үзәккә кинога барырга мөмкинмен.

- Урамнарда таныйлармы?

- Бер тапкыр да таныганнары булмады әле.

- Синең бар нәрсәң дә алда әле.

- Бик өметләнәм инде.

- Өметләнәсең? Урамда танып, яныңа фотога төшәргә килгәннәрен бик телисеңмени?

- Данис Зиннурович янына килгән кебекме?

- Әйе.

- Юк, алай ук дәрәҗәдәге теләк түгел инде. Әмма җанатарлар килгәч, җанга рәхәт булып китә.

Зарипов. Сәләт

- Халыкның Данис Зариповны “милли герой” дигәненә ничек карыйсың?

-Дөресен әйткәндә, моның турында беренче тапкыр ишетәм. Ләкин, әйе, ул йолдыз. Барысына да аның кебек булырга тырышырга кирәк.

- Татарча сөйләшәсеңме?

- “Исәнмесез”. Кешенең хәлләрен сорый алам.

- Әтиең татармы?

- Әйе, әтием – татар, Әлмәттән. Әнием – Украинадан.

“ Дусларым миңа начар җырлыйсың дип әйттеләр ”

- Кеше белмәгән яшерен сәләтләрең бармы?

- Юк, яшерен сәләтем, кызганычка каршы, юк.

- Бәлки, шигырьләрне матур укыйсыңдыр, искиткеч итеп җырлыйсыңдыр...

- Юк, алай түгел. Дусларым миңа начар җырлыйсың дип әйттеләр.

- Душта җырладыңмы инде әллә?

- Юк (көлә). Бүлмәмдә. Музыка уйный иде, шул музыканы тыңлап, үзем дә җырлый башладым. Һәм миңа дусларым : “Җырлама” дип кенә әйтте.

- Алар синең матур тавышыңа кызыкканнардыр...

- Мин алайдыр дип уйламыйм (көлә).

- Нинди музыка тыңлыйсың?

- Мин меломан, роктан алып классика җырларына кадәр тыңлый алам.

- Башка телләр белән хәлләрең ничек?

- Инглиз телем шул телдә әйтмешли “фифти-фифти”.

- Командадагы чит тел уенчылары белән ничек аралашасыз?

- Мин аларга нәрсәдер әйтә алам икән – әйтәм. Әйтә алмыйм икән, бу очракта кемнәндер ярдәм сорарга туры килә, яисә инде ишарәләр ярдәмендә әйтәм. Уенчылар аңлый.

- Берәр кайчан булса да кызлар хоккее караганың булдымы?

- Булды, ләкин күп тугел. Бәлки, шул беренче ике период булгандыр. Кызларның хоккейдан җыелма командасының уенын карадым.

- Ничек сиңа?

- Акрын. Уйнаган вакытта карарларны бик акрын кабул итәләр.

- Кызларның да хоккей уйнауларына ничек карыйсың?

- Хоккей – ирләр спорты, ләкин кыз кешенең дә хоккей уйныйсы килә икән, рәхим итсен. Беркем дә каршы түгел.

- Казан җанатарларын бер сүз белән ничек атар идең?

- "Гаилә".

- Нигә син шундый ябык кеше микән, Артём?

- Белмим (көлә), балачактан шундый инде. Кемнәрне күптән беләм һәм ышанычлы дип уйлыйм, шуларга гына ачылам, ышанам.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100