Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

15 яшьлек Актаныш кызы Алинә Япониядә фигуралы шуу бәйгесендә Гран-при алды

Алина 2017 елда юниорлар арасында дөнья чемпионкасы дип табылган иде.

news_top_970_100
15 яшьлек Актаныш кызы Алинә Япониядә фигуралы шуу бәйгесендә Гран-при алды

Бәйге Япониянең Нагоя шәһәрендә узды. Фигуралы шуу буенча Гран-при тимераякта шуучыларның Бөтендөнья берлеге (ISU, ИСУ) тарафыннан һәр ел саен у уздырылган ярышлар. Гран-прида спортчылар үз дәүләтләренең вәкилләре буларак түгел, шәхси күрсәткечләре буена катнашалар. Шул рәвешчә, Гран-при ул дөньяның иң яхшы спортчылары бәйгесе дигән сүз. 



Алинә Заһитова үзен бик яхшы хис итүе һәм Россия чемпионатында яхшы күрсәткечләргә өмет итүе хакында әйткән. 


"Р-спорт" сайтына интервьюсында ул: "Бу чыгышымнан мин канәгать калдым. Дөрес, аз гына ялгышлар булды. Былтыр юниорлар өчен Гран-прида авыр булды, чөнки минем өчен бу бәйгедә беренче чыгыш ясау иде. Әлбәттә, Россия чемпионаты - бик мөһим старт. Үз программаларымны шомартып, тамашачыларга яхшы прокат тәкъдим итәргә җыенам". 

Алинә ике программада чыгыш ясап, 223,30 балл җыйды. Ике атнадан - 21-24 декабрьдә Заһитова Санкт-Петербург шәһәрендә Россия Чемпионатында чыгыш ясаячак. 

Россия спортчысы Мария Сотскова икенче, Канада спортчысы Кейтлин Осмонд өченче урынга лаек дип табылган. 


Фото: http://hcizhstal.ru. Михаил Бормин

Алинә Заһитованың әтисе Илназ тумышы белән Актаныш районы Әҗби (Татарский Азибей) авылыннан. Алинәнең әтисе үзе дә спортчы, хоккейчы, 2015-2016 елларда "Ижсталь" командасының тренеры иде.



Алинә сеңлесе белән.






Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100