Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Вил Усманов нәни малайлар белән бил алышкан - видео

Вил Усманов нәни малайлар белән бил алышкан - видео

news_top_970_100
Вил Усманов нәни малайлар белән бил алышкан - видео
Татарстанның халык артисты, җырчы һәм көрәшче Вил Усманов нәни малайларга көрәш буенча мастер-класс күрсәткән. Ул балалар шөгыльләнә торган спортзалда төшерелгән видеоны инстаграмдагы сәхифәсендә күрсәтте.

Вил Усманов булачак батырларга кулларны дөрес куярга, ничек алып салырга икәнен күрсәтә.

"Сәлам, дуслар. Кичә Баулыда булачак чемпионнарга көрәш серләрен өйрәттем. Балалар белән эшләгән чаклар искә төште. Күңелдә рәхәт", - дип яза ул.

Вил Усманов белән шөгыльләнгән инстачылар да булып чыккан, "Рәхмәт, Вил Нургалиевич", дип яза алар.

  • Вил Усманов - җырчы, композитор, көрәш буенча спорт мастеры, күп тапкырлар Сабан туе батыры. Матбугатта чыккан бер интервью вакытында ул үзенең унбишләп тапкыр Сабан туе батыры булуын әйткән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100