Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Спорт остасы Булат Мусин көрәш һәм уен мәгънәсе турында уйлана

Спорт остасы Булат Мусин көрәш һәм уен мәгънәсе турында уйлана

news_top_970_100
Спорт остасы Булат Мусин көрәш һәм уен мәгънәсе турында уйлана
Көрәш буенча спорт остасы Булат Мусин җитди уйлары турында инстаграмдагы сәхифәсенә язып куйган.

"Бер дилемма турында уйланам. Саташуга китерә торган тормыш дилеммасы турында. Без нинди принцип буенча яшибез? "Тормыш - көрәш, матур итеп көрәш" яки "тормыш - уен, матур итеп уйна". Әгәр чынлап уйлап карасаң, һәр көрәштә уен бар, ә һәр уенда көрәш була. Сезнең принцип нинди?", - дип мөрәҗәгать итә ул. 

"Көрәш - кыенлыкларны җиңү ул, ә уен - уйнаш кына. Һәркем нәрсә яки кем дә булса өчен көрәшә, шул ук вакытта нәрсә яки кем белән уйнаш та ясый", - дип яза бер инстачы. 

Булат үзе бер кыз язган комментарийны ошаткан. "Барысы да үзебездән тора. Көрәшергә әзер булсаң - кыенлыклар көт. Катлауландырмау хәерле. Әгәр уйнар әзер булсаң, бәлки җиңелрәк түгелдер дә, ләкин тормышны күңелле узасың. Тормыш - сынау ул. лаеклы узарга кирәк", - дип язган ул кыз. 

  • Булат Мусин 1994 елның 29 июлендә Яңа Чишмә районында туган. 2017 елда Татарстанның Көрәш федерациясе төзегән көрәшчеләр рейтингында өченче баскычта тора.
 
Посмотреть эту публикацию в Instagram


Публикация от @ musin_116

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100