Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Рекорд кую рәхәт инде ": "Ак Барс" капкачысы Тимур Билалов рекорд куйды

"Рекорд кую рәхәт инде ": "Ак Барс" капкачысы Тимур Билалов рекорд куйды

news_top_970_100
"Рекорд кую рәхәт инде ": "Ак Барс" капкачысы Тимур Билалов рекорд куйды
"Ак Барс" командасы голкиперы Тимур Билалов Континенталь хоккей лигасында рекорд куйды. Тимур Билалов гол кертмичә уздырган матчлары дәвамлылыгы буенча алдынгы булды. Бу турыда "Татар-информ" агентлыгы хәбәр итте.

14 ноябрьдә Казанда “Татнефть-Арена” боз сараенда “Ак Барс” Чиләбенең “Трактор” командасын кабул итте. “Ак Барс” – “Трактор” уенында 4:1 исәбе белән Казан командасы җиңде.

Бу уенда Билаловның капкага алка керттермәү сериясе 316 минут та 9 секундка тулды. Тимур Билалов Контененталь хоккей лигасының (302:11 минут) һәм Россия чемпионатларының (305:56 минут) рекордларын уздырды. Шулай итеп 24 яшьлек “Ак Барс” капкачысының исәбендә яңа рекорд.

  • Моңа кадәр Ярославльнең "Локомотив" клубы капкачысы Тимур Мурыгин беренче иде. Аның хисабында гол кертмичә уйнаган 302 минут 11 секунд булды.

“Ак Барс” – “Авангард” уенында капкачы Тимур Билалов “Ак Барс” командасында капканы иң озак вакыт “коры” калдыру буенча рекорд куйган иде. 

"Рекорд кую рәхәт инде. Ләкин командасыз берни дә булмас иде, егетләргә рәхмәт. Алар һәрчак шайба астына ята, ярдәм итә. Матч алдыннан рекорд турында уйлаган идем. Моңа 20 минут калганда, көтү бу бик авыр бит. Ничектер онытылырга тырышасың, бу ярдәм итә", - дип сөйләгән Тимур үзе "Татар-информ" хәбәрчесенә.

Тимур сыйфатлы уйнау өчен нишләргә кирәклеген дә әйткән. "Командада партнерлар, әти-әни ярдәме, Адам Райдеборн белән көндәшлек. Менә шулар безне алга этә, көч бирә", - дигән ул.

  • Адам Райдеборн – танылган капкачы, Швециядә туган, “Ак Барс” командасында да уйнады.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100