Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Күпләр елады": Дөнья чемпионы Рәмис Терегулов җиңелүенең сәбәбен аңлатты

"Күпләр елады": Дөнья чемпионы Рәмис Терегулов җиңелүенең сәбәбен аңлатты

news_top_970_100
"Күпләр елады": Дөнья чемпионы Рәмис Терегулов җиңелүенең сәбәбен аңлатты
Панкратион, хәрби самбо буенча көрәшче, дөнья чемпионы, Европа чемпионы, Россия чемпионы Рәмис Терегулов GFC 18 очрашуында хорват спортчысына җиңелгәч, җанатарларына мөрәҗәгать итте. Ул Инстаграмдагы сәхифәсендә мөрәҗәгать чыгарды. 

"Җанатарларымның барысына да рәхмәт. Минем көрәштән соң, аларның күбесенең хәле киткәнен беләм. Күпләр елады. Борчылганыгыз өчен рәхмәт сезгә. Аллаһы тәгалә күрә, без дөрес нәтиҗәләр ясарбыз, травмаларны төзәтербез, Сезне җиңүләр белән сөендерербез әле. Минем белән булганнарның барысына да рәхмәт. Тормыш ничек кенә кыйнаса да, бирешмәгез", - дип яза Рәмис. 

Танылган көрәшче видео аша үзенең фикерләрен, киңәшләрен әйтә.

"Хорватлар белән көрәштән соң, миңа бик күп хәбәрләр яздылар. Алар җиңелүгә гаҗәпләнде, сәбәбен сорыйлар. Уенга әзерләнгәндә иске травмаларым кабат авырта башлады. Көчле дарулар эчәргә туры килде, шуннан соң организмның гомуми функционалы көчсезләнде. Бер сүз белән әйткәндә, куллар һәм аяклар шеште. Хәлем начарлану белә торып та, көрәштән баш тартмадым. Самара җанатарларымны шатландырыйм дип, ахыргача көрәштем. Үз тәҗрибәмнән чыгып шуны әйтәм. яшь спортчылар төрле даруларны эчкәндә, сак булсыннар. Чын табиблар белән эшләгез, ялганнарга ышанмагыз. Лига җитәкчелегенә дә мөрәҗәгать итәсем килә: бу - закончалык түгел. Мин кабатлап көрәшүне сорыйм", - дип сөйли ул видеода.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100