Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Ак Барс" хоккейчысы матч вакытында сугышып борынын җимергән - видео

"Ак Барс" хоккейчысы матч вакытында сугышып борынын җимергән - видео

news_top_970_100
"Ак Барс" хоккейчысы матч вакытында сугышып борынын җимергән - видео
Континенталь хоккей лигасында "Ак Барс" белән "Локомотив" командалары очрашкан вакытта Даниил Мисюль белән Патрис Кормье канга батканчы сугышкан. Бу турыда хәбәр социаль челтәрләрдә чыкты.

"КХЛның көрәш клубы. Даниил Мисюль ( Локомотив) VS Патрис Кормье ( Ак Барс) 2019/20", дип язып куйганнар әлеге видео янына.

"Ак Барс" атакага чыккан вакытта, "Локомотив" шайбаны зонадан алып чыгып китә. Шул чакта ике хоккейчы сугыша башлый. Видео кадрларында егетләрнең шактый гына ныклап сугышканы сурәтләнә. Алар бер-берсен йодрыклары белән тукмый. Азактан "Ак Барс" хоккейчысы бозга егыла, аннары ул башлыгын сала, аның борыны канаганы күренә.

Бу хәлне судьялар да башта күзәтә, комментатор тыныч кына сөйләп тора. Аннары спортчылар бозга ятып ук сугыша башлагач, аларны судьялар аера.

"Менә безнең беренче сугыш. Аның соңгысы булмавы да ихтимал. Сәбәбе нидәдер - белмим. Бәлки әле эләгешкәннәрдер, бәлки иске үпкәләре бардыр. Сугышучыларның берәрсенә агрессор буларак ике минутлык штраф салырга кирәкмиме икән", дип сөйләнә комментатор.

  • 8 октябрьдә Казанның “Ак Барс” хоккей командасы Ярославльдә җиңү яулады. “Ак Барс” Континенталь хоккей лигасы кысаларында “Локомотив”ны кунакта биш елга беренче тапкыр отты. Моңа хәтле “Ак Барс” Ярославльдә 2014 елның сентябрендә җиңгән булган. Бүгенге “Локомотив” – “Ак Барс” уены исәбе – 0:4.
 

Посмотреть эту публикацию в Instagram


Публикация от ГОЛКИПЕРЫ КХЛ™ (@khl_goalie)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100