Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зөлфәт Зиннуров: "Кызымны бәләкәй вакытыннан бирле табибларга куркытып кертеп җибәрәм"

Зөлфәт Зиннуров инстаграм аккаунтына кызы Зәлия белән төшкән видеоны элгән.

news_top_970_100
Зөлфәт Зиннуров: "Кызымны бәләкәй вакытыннан бирле табибларга куркытып кертеп җибәрәм"
Кан бирергә бардык бүген. Бәләкәй вакытыннан бирле табипларга куркытып кертеп җибәрәм: "хәзер син кереп китәсең дә, акырып елыйсың, ә мин коридорда тыңлап, синнән көлеп торам", "сиңа анда табиб зууур укол ясый авырттырып һәм син елаячаксың" һ.б.)) "Менә карап тор, әти, мин еламыйм, син алдыйсың",- дип кереп китә дә елмаеп чыга) Ә шунда "кызым, елама яме, авыртмый ул, чик итә дә бетә, аннары мин сиңа берәр бүләк алам" дип бәллиләп торсаң - жәлләтеп елар иде. Но хатын сүгә инде мине, издеваться итәсең баладан ди...



"Әтиләр белән балалар гел шулай була нишләптер!? Кан да еламыйча бирәләр, теш тә дәвалаталар! Ә без, әниләр, күрәмсең, жәллибез дә, балалар шуның белән оста файдалана! Әтиләрдэн куркалармы, яисә әтиләр күбрәк көч-кодрәт өстиләрме!?"

"Бәбиии, күз яше түлган бит,елатмагансың да шунда,рәхәтләндереп,кычкыртып бөтен поликлиникага!"

"Мондый шәп әти янында булганда нинди елау ди?"

"Матур итеп саф татарча сөйләшәләр, соклангыч.молодцы. Күп әти, әни татар теленә каршы бит. Ә татар гаиләсендә үскән балалар бик тәрбияле, тәүфиклы. Балаларына татарча шигырь ятлатудан куркалар", - дип үз фикерләрен калдырганнар видеоны караучылар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100