Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Владимир Путинның 2018 ел белән котлавы: Теләкләр нинди очракта чынга аша?

Яңа ел котлавын илнең көнчыгыш өлкәләрендә - Камчатка, Сахалинда яшәүчеләр инде ишетте. Путин Яңа ел төнендәге теләкләрен чынга ашачагы турында әйтте.

news_top_970_100
Владимир Путинның 2018 ел белән котлавы: Теләкләр нинди очракта чынга аша?
"Яңа ел, беренче чиратта, гаилә бәйрәм, - диде президент. Без аны бала чактагыча - бүләкләр һәм сюрпризлар белән билгеләп үтәбез. Президент, әти-әниләр турында уйлаган һәм алар белән узган һәм минутның кадерен белгән, балаларны аңлаган һәм якыннарга теләктәшлек күрсәткән очракта очракта яхшы якка үзгәрешләр булачагын искәртте. 

Путин Яңа ел төнендә бар кешеләрдә "Яңа ел кәефе" икәнен билгеләп үтте. Хәрби хезмәттә булучыларны, табибларны, самолет, поезд йөртүчеләрне аерым котлады. 

"Без көндәлек тормышта да бергә. Бердәмлек, дуслык, Ватанга мәхәббәт яхшы эшләр һәм югары күрсәткечләр өчен көчләребезне арттыра", - диде ул һәм ил, хезмәт һәм аның нәтиҗәсе өчен рәхмәтен белдерде.

"Яңа елда һәр кешенең, һәр гаиләнең тормышында яхшы якка үзгәрешләр булсын. Бар кеше дә сәламәт булсын, балалар тусын һәм алар безне куандырсын", - диде Путин. Ул бөек Россиягә тынычлык һәм үсеш теләп, котлавын тәмамлады. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100