Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Светлана Лобода Элвин Грейның клибын урлаган?

Украина җырчысы Светлана Лободаның Мәскәү телеканалларында бертуктаусыз әйләнеп популярлашкан "Парень" җырына төшерелгән клибы, Элвин Грейның "Уфтанма"сыннан күчерелеп ясалган булуы ихтимал.

news_top_970_100
Светлана Лобода Элвин Грейның клибын урлаган?

Җырчының фанатлары әнә шундый фикердә. Хәер, Радик үзе ике клипны чагыштырган. Охшаш моментларны кисеп алып бер видео ясап, шуны үзенең инстаграм битенә урнаштырган. Видео астына, кем кемнән урлаганын белү нияте белән булса кирәк, "Кто у кого?" дип язып куйган. Әлеге видео барлыгы 96 меңгә якын карау җыеп, җырчының фанатлары арасында йөзләгән фикер уятты. Җырчы һәм аның төркеме Светлана Лободаның әлеге гамәлен түбәндәгечә аңлата:

- Без "Уфтанма" җырына клип чыгардык һәм Россия масштабындагы җырчы Светлана Лобода әлеге клипны күчереп ясаган. Аерым алганда, кайбер кадрлар нәкъ безнең клиптагы шикелле кабатлана, - дип сөйләде Радикның концерт директоры Андрей Бажура.

- Әйтегез әле, кайсы җырчының клибы беренче булып дөнья күрде?

- Безнеке. "Уфтанма" клибы 2017 елның 31 декабрендә чыкты. Ә менә Светлана Лободаныкы 2018 елның 25 гыйнварында, ягъни безнекеннән соң бер ай үткәч кенә дөнья күрде.

- Светлана Лободаны караклыкта гаепләп, аның белән судлашырга җыенасызмы?

- Судка мөрәҗәгать итү-итмәвебезне әлегә төгәл генә әйтә алмыйм. Бездә андый теләк юк. Дөрестән дә, ике клипны чагыштырганнан соң, бик күп охшашлыкларга тап булдык. Ләкин шуңа да карамастан, кемне дә булса гаепләргә җыенмыйбыз...

Искәртеп утәбез, «Уфтанма» клибының авторы Батыр Галимов та беркем белән дә судлашырга җыенмый...

"Татар-информ" Светлана Лободага аңлатма бирүне сорап язды. Әлегә җавап юк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100