Ришат Төхвәтуллин "Иң яхшы җырчы" медале белән бүләкләнде

14 Ноября 2017

Укылган: 1045 тапкыр

Ришатка медальне кечкенә тыңлаучысы биргән. Бу хакта җырчы үзенең инстаграмында язган һәм фотолар урнаштырган. 
"Тавыш бирүләрегез бер читтә торсын! Кичә бер җимеш килде дә: "Сез безнең өчен №1 җырчы", дип медаль бирде. Рәхмәт яусын! Балалар концертларыма йөргәнгә бик шатланам. Киләчәкләре бәхетле булсын!, - дип язган Ришат әлеге күркәм фотоларга. 







"Балалар иң катгый hәм шул ук вакытта иң эчкерсез тамашачы. Минем энемнең кызы, 6 яшьлек Әминә дә сезнең концертларыгызга яратып йөри, ел саен көтеп ала. Хәзерге заман балаларының күбесе кебек , русча сөйләшсә дә, сезнең җырларны татарча җырлый, бөтенесенең сүзләрен дә белә. Моңа ничек шатланмыйсың да, сезгә ничек рәхмәтле булмыйсың!"

"Мин бу кыз бн 1000%ка килешәм!!!"

"Сезгә карап сокланып туеп булмый!!! Иҗатыгызда уңышлар телибез!!!" - дип язганнары Ришатның инстаграмын күзтеп баручылар. 


Фикерләр








Социаль челтәр йолдызлары

Дубайдан татарча хит: Артур Маузер яңа җыр яздырган

"Кошларым", "Тутырып карамадың" һәм башка популяр җырларны яңа стильдә башкарып танылган Артур Маузер (Arthur Mauzer) (Гыйниятуллин Артур Маузир улының псевдонимы) Дубайда яңа җыр яздырган.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 12+, 16+, 18+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@intertat.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла