Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Серле буйдак Эмиль Талипов халыкны йөргән кызы белән таныштырды

“Татар-информ” хәбәрчеләре Талипов һәм аның йөргән кызын Филармониядә “эләктерде”.

news_top_970_100
Серле буйдак Эмиль Талипов халыкны йөргән кызы белән таныштырды

Камал театрының иң популяр артисты, кызларның төн йокыларын качырган серле буйдак Эмиль Талипов халыкка йөргән кызын күрсәтте. Талипов кичә Филармониягә – Данир Сабиров концертына йөргән кызы белән килгән иде.

“Минем белән бер чорда укыган курсташым, талантлы актер Эмиль Талипов бүген залда, безнең белән”, - дип тәкъдим итте аны тамашачыга Данир. Шундук: “Эмиль Талипов һәм аның йөргән кызы, исеме ничек әле?” дип өстәде. Талипов торып басып, халыкка күренгәч, кызының да исемен әйтергә мәҗбүр булды. “Илсөя!” диде ул. 

  • Әле быел февраль аенда гына "Интертат" электрон газетасы Эмильне "Сазаган буйдаклар" рейтингына керткән иде. Хәбәрчебезгә Эмиль: "Мин тиң ярымны очраттым, гаилә корырга кирәк дип уйлыйм. Барысы да Аллаһ Тәгалә кулында", - дигән иде.
  • Апрель аенда Эмиль бер кыз белән ТМТВ премиясен тапшыру тантанасына килде. Дөрес, ул серле туташның исеме дә, кем икәне дә билгеле түгел иде, әмма Эмильнең җанатарлары кыз белән артист арасында мәхәббәт булуын абайлап алган иде инде. Шул уңайдан шау-шу да куптардылар.
Шулай итеп, кичә барлык серләр дә ачылды. Инде Эмиль һәм Илсөянең туен гына көтәсе калды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100