Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Роза Сябитова ничә пластик операция ясаткан?

Шушы көннәрдә генә 56 яшьлек Роза Сябитова Мария Шукшинаның «В гости по утрам» авторлык программасында катнашты. Тапшыру барышында «Давай поженимся» шоу-программасын алып баручы үзенең берничә тапкыр пластик операция ясатканын ачыктан-ачык әйтте.

news_top_970_100
Роза Сябитова ничә пластик операция ясаткан?
Роза Сябитова үзенең көтелмәгән яңалыклары белән фанатларын еш шаккаттыра. Алып баручы үзенең һәлак булган ире һәм аны беркайчан да яратмавы турында, шулай ук эчкече әнисе белән булган авыр мөнәсәбәтләре турында сөйләде.

10 февраль көнне телевидение йолдызы «В гости по утрам» тапшыруында 8 пластик операция ясатканлыгы турында әйтте. Хирург өстәленә ятуның бер сәбәбе – бик нык ябыгу булган.

«Миңа тапшыруда катнашырга тәкъдим иткәч, операциядән соң дип, шундук әйттем. Аңлашыла бит инде: ябыккач, күкрәк ямьсез булып салынып төшә. Мин 20 килограммга ябыктым һәм  ябыгудан соң тулысынча тюнинг - 8 операция эшләттем. Әллә мине Настя Волочкова кебек: «Минем әбием зур күкрәкле иде» дип әйтер дисезме?» Юк, могҗизалар булмый ул, дусларым», - дип сөйләде Роза Сябитова Мария Шукшинага.

Роза операциягә риза булып, үзен куркыныч астына куйганын да яшермәде, ләкин гәүдәне тәртипкә китермичә, күңелдә гармония булмаячагын яхшы аңлаганын әйтте. Мария Шукшинаның: «Көзгедәге күренеш куркытыр дип уйламадыгызмы?» дигән соравына яучы: «Без бит барысында чын русларча эшлибез. Кем тәвәкәлләми, шул шампан шәрабе эчми», - дип җавап бирде.

Хәзер Роза Сябитова үз-үзеннән тулысынча кәнәгать һәм барлык операцияләрнең дә уңышлы үтүенә, өзлегүсез булуына шатлана.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100