Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ринат Вәлиев тугызынчы тапкыр әти булды!

Кичә танылган баянчы Ринат Вәлиевнең кызы туды. "Бәхетемнең авырлыгы 3250, буе 53см" - дип шатлыгы белән уртаклашты бәхетле әти.

news_top_970_100
Ринат Вәлиев тугызынчы тапкыр әти булды!
- Ринат әфәнде, тугызынчы тапкыр әти булу ничегерәк ул?

- Беренче тапкыр әти булган шикелле шатланам. Эчемдәге шатлыкны әйтеп аңлатыр сүзләр таба алмыйм әле, канатланып, очып йөрим.

- Кызмы, малаймы?

- Кыз. Икенче кызым туды, Аллаһка шөкер. Җәмиләгә 11 яшь иде инде. 

- Җәмиләгә дә иптәш булды алайса...

- Беләсезме, без бервакытта да, кыз булсын, малай булсын димибез. Сан артыннан да чапмыйбыз. Исән булсын, игелеге белән тусын, дип теләдек. Әлбәттә, кыз тугач, аеруча сөендек. Гаиләдә кызлар тансык бит.

- Кызыгызга исем сайладыгызмы соң?

- Мәрьям дип кушачакбыз.

- Әле күптән түгел генә бабай булган идегез...

- Әйе, бәхет арты бәхет килеп тора. Оныгым Гыймранга җиде ай булып килгәндә, тагын бер тапкыр әти булып куйдым менә.

- Ринат абый! Без сезне чын күңелдән котлыйбыз. Игелекле, иманлы, бәхетле бала булсын!

- Бик зур рәхмәт изге теләкләрегезгә! Амин!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100