Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ренат Ибраһимов сексның татар сүзе икәнен аңлатты

Танылган җырчы, РСФСРның халык артисты Ренат Ибраһимов "Звезда" каналында "Десять фотографий" тапшыруында катнашты. Ренат Ибраһимов өйдә балу табу нечкәлекләре, бала туганда хатын үзен ничек тотканы, кендекне ничек кисәргә икәне турында да тәфсилләп сөйләде.

news_top_970_100
Ренат Ибраһимов сексның татар сүзе икәнен аңлатты
Гаилә турында сорауларга җавап биргәндә, Ренат Ибраһимов "секс" сүзенең татарча "сигез" сүзеннән килеп чыгуын аңлатты.

Заманында бөтен Советлар Союзы сәхнәсен тоткан татар җырчысы өч тапкыр өйләнгән. Аның әлегә сигез баласы бар. Хәзер алар тугызынчы бала табарга җыена. 

Алып баручы Александр Стриженов җырчыга бик күп шәхси сораулар да бирде, узган чордагы сәясәт кешеләре турында да белеште. Тапшыруда татар музыкасы да яңгырады. Гомумән, сүз татар, Казан темасы белән үрелеп барды. Тапшырулар архивы "Звезда" каналында урнашкан.

Секс сүзенең татарча килеп чыгышы турында әңгәмәнең 9.15 минутыннан башлап карый аласыз:


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100