Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рамил Шәраповны әллә кемнәргә охшаталар, ә ул үзен бик матурга саный

Рамил үзен бик матур дип саный. Ямьсез булсам, без синең белән охшаш, дип көн аралаш миңа фотолар җибәреп тормаслар иде. Һәркемнең матур кешегә охшыйсы килә бит, - дип шаярып елмая Рамил Шәрәпов.

news_top_970_100
Рамил Шәраповны әллә кемнәргә охшаталар, ә ул үзен бик матурга саный

- Рамил, үзеңә охшаган кешеләрне еш очратасыңмы?

- Әйе, без синең белән охшаган, дип фотосурәтләр җибәреп кенә торалар. Кичә "Дикий ангел" сериалында Глория булып уйнаучы кызны төшереп җибәргәннәр. Карап-карап торам да чынлап охшашканбыз бит!

Мине гомер-гомергә Данир Сабиров белән дә бутыйлар иде. Хәзер бутамаслар инде, Данир колакларын турайтты.

- Бөтенесе матурлана, синең дә колакларыңны турайтасың килмиме соң?

- Юк, колакны турайтырга исәбем дә, теләгем дә юк. Колакны турайтсам, борын гына утырып калачак.

- Операциядән соң Данирның борыны йодрык кадәр калган кебек тоелмадымы?

- Кешенекен тикшермим! Үземнеке дә Аллага шөкер генә, җитәрлек.

- Син үзеңне матур кеше дип саныйсыңмы?

- Мин бик матур! Тик нигәдер көзге генә көнләшә, дөресен күрсәтми (көлә).

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100