Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Радик Юльякшин хәрби хезмәтне Кукмарада үтәргә мөмкин?

Кукмара прокуроры Радик Юльякшинга ике премия тапшырды.

news_top_970_100
Радик Юльякшин хәрби хезмәтне Кукмарада үтәргә мөмкин?
Бүген "Пирамида" да ТМТВ премиясен беренчеләрдән булып Радик Юльякшин алды. Бу бүләкне аңа Кукмара районы прокуроры Ришат Шакиров тапшырды.

"Әле юлда барганда уйланып килдем. Моның кадәр артистны бергә җыеп, концерт кую җиңел түгелдер. Аларның һәрберсенең үз характеры бит. Менә мәсәлән Радик. Ул "йә концертны башлыйм, йә тәмамлыйм" дигәндер", - диде прокурор.



Ришат Шакиров шулай ук Юльякшинга үз бүләген - "Законны иң хөрмәт итүче артист" бүләген дә бирде. Дөрес, сүздә генә. Әмма анысы да начар түгел. Прокурор бәясе - пүчтәк эш түгел.

"Мин аңа бу исемне аванс белән бирәм. Чөнки күптән түгел Радикның Хәмдүнә Тимергалиева белән бәхәсен караган идем. Армия сүзе кузгалгач, Радик "хезмәт иттем" дигән сүзләр әйтте. Син "законно" хезмәт иттеңме икән-юкмы?" - дип сорады.

Радик үзе исә: "Ул елларда мин җыр яздым",- дип акланды.

Концертны алып баручы Айрат Ильясов исә:  "Радикны хезмәт итү өчен Кукмарага җибәрәбез. Рәхәтләнсен итек басып",- дип залны көлдерде.

Ришат Шакировның ТМТВ премиясен Радикка тапшыруы очраклы хәл түгел. Хәтерегездә булса, 2016 елның көзендә Кукмара мәдәният йорты директоры белән Радик Юльякшин арасында бәхәс чыкты. "Татар-информ" хәбәрчесе өч як белән дә сөйләшеп язма әзерләгән иде. Прокурор әфәнде ул чакта: "Закон белән эш итәбез", - дигән иде. Нәтиҗәдә, клуб мөдире эшеннән азат ителде. Ә Ришат Шакиров Радик Юльякшинга "Пирамида" сәхнәсендә бүләк тапшыра.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100