Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Омскида казарма ишелү нәтиҗәсендә ике аяксыз калган Рөстәм Нәбиев спорт чемпионатында катнашачак

Паралимпия уенчысы Рөстәм Набиев Швецияда уздырылачак слендж-хоккей буенча дуслык турнирында катнашачак.

news_top_970_100
Омскида казарма ишелү нәтиҗәсендә ике аяксыз калган Рөстәм Нәбиев спорт чемпионатында катнашачак
Паралимпия уенчысы Рөстәм Набиев Швецияда уздырылачак слендж-хоккей буенча дуслык турнирында катнашачак . Бу турыда спортычы социаль челтәрләрдә белдерде. "Мин чиксез бәхетлемен!"- дип яза ул. Ярышлар алдыннан Рөстәм Нәбиев Мәскәү өлкәсенең "Феникс" клубы составында Кореянын җыелма командасы белән дуслык ярышында уйнаячак. Рөстәм Нәбиев җитди ярышлар алдыннан интервью бирми. Сорауларга спортчының тормыш иптәше Индира Нәбиева җавап бирде.

"Рөстәмне дөнья күләм спорт ярышларында инде икенче тапкыр катнаша. Әлеге вакытта бар көчен биреп турнирга әзерләнә . Көненә икешәр тапкыр бозда күнекмәләрдә катнаша. Рөстәмне төрле ярышларга бик еш чакыралар. Шуңа күрә өйдә бары атна-ун көн генә торып китә ала. Рөстәмнең хыялы - кыз бала үстерү тормышка ашты. Сафиягә инде биш ай булып килә. Ирем кызын бик ярата, бик сагынып кайта. Сафия да әтисен күрү белән елмая, әвелди башлый. Иртән безне җырлап уята", - дип сөйләде Индира.

2015 елның июлендә Омск өлкәсенең Светлый бистәсендә һава-десант гаскәрләренең дүрт катлы казарманың түшәме җимерелеп төшкәннән соң Рөстәм Нәбиев хәрәбәләр астында кала. Әлеге фаҗигадә ул ике аягын югалта. Чыгышы белән Башкортстанның Чакмагыш районы Рапат авылыннан булган Рөстәм Нәбиев бирешми, следж-хоккей спорт уены белән мавыга.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100