Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Миләүшә Сабирова: Барысына да тәнкыйть аша карыйм

Данир һәм Миләүшә Сабировларның олы кызлары Мәрьям Беренче каналның "Лучше всех" тапшыруында катнашып кайтты. Миләүшә тапшыруга бару идеясе турында Инстаграмда сөйләгән.

news_top_970_100
Миләүшә Сабирова: Барысына да тәнкыйть аша карыйм
"Заявка җибәрү идеясе төнлә барлыккка килде. Һәм менә 2 көннән соң инде безне кастингка чакырдылар. Җомга көнне без Мәскәүдә идек инде. Бик күп сәләтле балалар килгән. Нәтиҗәләрне ике атна дәвамында әйтергә вәгъдә бирделәр. Ләкин ике көннән соң хат килде: "Мәрьям кастингны үтте!"

Эмоцияләрне сүзләр белән генә аңлатып биреп булмый. Съемка, дулкынлану, елмаю. Без Беренче каналның эшчәнлегеннән канәгать калдык. Һәр баланы кайгырталар. Редакторлар, психолог, хореограф, стилист, визажистка аерым рәхмәтләребезне белдерәбез. Режиссер алдында баш иябез. Ул безнең чыгышны матурлады, бизәде. Сүз дә юк, Максим Александрович - иң талантлы алып баручыларның берсе. Һәр бала белән уртак тел таба белү - зур талант. Ул - шәп психолог, интеллектуал, үз эшенең остасы.

Мәрьям турында да әйтим. Бәлки кайбер урыннарда җитешсезлекләр дә булгандыр, сөйләм жанры алай ук оста түгел. Ләкин без моның өстендә алга таба да эшләячәкбез. Мин барысына да тәнкыйть аша карыйм, бәлки бу минем хатамдыр. Әмма моңа да карамастан, мин кызым белән горурланам! Минем ничек дулкынлануым күренгәндер...

Номерны исә тренерларыбыз Левицкая Анастасия Витальевна белән Салтеева Дарья Александровна уйлап тапты. Аларның идеясе, куелышы, номеры һәм костюмы иде. Бик зур рәхмәт Сезгә!" - дип язган Миләүшә Сабирова.



Данир исә "Лучше всех" тапшыруы күңелле булды. Кызымның һәм минем хыял чынга ашты. Минем иҗатымда Максим Галкинның өлеше бик зур. Аның осталыгына, интеллектына минем әле дә исем китә. Сүз артыннан кесәгә керми, һәрбер бала белән уртак тел таба. Үз эшенең остасы. Дөресен генә әйткәндә, кызым кастингны үтәр дип уйламаган идем, чөнки талантлы гимнасткалар илебездә күп. Ләкин әнисенең үҗәтлеге белән, Аллага шөкер, барысы да килеп чыкты", - дип язган. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100