Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Лилия Муллагалиева очраган авария турында өстәмә мәгълүмат билгеле булды

Яңа ел алдыннан Казан урамнарының берсендә җырчы Лилия Муллагалиеваның Toyota RAV4 машинасын бәрдергәннәр, дип язган идек. Бу вакытта машинада ике бала да булган.

news_top_970_100
Лилия Муллагалиева очраган авария турында өстәмә мәгълүмат билгеле булды
Лилия сөйләвенчә, бу хәл 29 декабрь көнне 16:20 сәгатьтә булган. “С.Хәким урамындагы боҗрада машиналарга юл биргәндә, артыма килеп керделәр. Арттагы машина шулкадәр көчле бәрелде ки, минем Toyota хәтта 3 метрга алга китте. Машинада ике бала йоклый иде, алар өчен бик нык курыктым. Рульдә булган егеткә ЮХИДИ чакыртырга тәкъдим иттем дә, елый башлаган балаларны тынычландыру өчен машинага утырдым. Бу арада теге егет машинасына утырып, авария урынын ташлап качты. Билгеле, артыннан кузгалдым, ләкин арага кергән машиналар аркасында мин аны югалттым”, - дип сөйләде Интертатка Лилия.



Кызганыч, җырчы авария ясаган машинаның маркасын һәм тулы номерын истә калдыра алмаган. “Бары тик 535 саннарын гына хәтерлим”, - ди ул. Видеорегистраторны ЮХИДИ хезмәткәрләренә күрсәткәч, Лада Веста яки Киа Рио булырга мөмкин, дигәннәр. Лилия гаепле машина йөртүчене ничек тә табарга тели. “Янәшәдә торган автобусларның видеорегистраторларын, боҗра янындагы бассейнның видеокамерасын да караячакбыз. Минемчә, юньсезләр җәзасын алырга тиеш. Ул авария урыныннан качарга тиеш түгел иде. Яки ул исерек булган, яки аның машинасы иминиятләштерелмәгән. Башка очракта ул качмас иде”, - ди Лилия Муллагалиева.

Лилиянең Toyota RAV4 машинасына шактый зур зыян килгән. Аның сүзләренчә, машинаның арткы ягы янчелгән, бамперы ярылган. Машинага әле ике ел да юк икән. Узган ел җырчы аны КАСКО буенча иминиятләштергән булган, быел исә ясатмаган.




Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100