Лилиана Ирназарова: "Улларым күктә Марат абыйлары яшәвен белә"

7 Ноября 2017

Укылган: 1677 тапкыр

Җырчы Лилиана Ирназарова моннан 10 ел элек бертуган абыйсын югалткан. 5 ноябрьдә Марат Ирназаровка 33 яшь тулган булыр иде.
"Тыныч йокла! Яратам сине, син һәрвакыт минем исемдә! Минем улларым күктә Марат абыйлары яшәвен белә". Менә шулай котладым мин аны. Бертуган - ул бертуган! Бер-берегезгә карата сабыр, ихтирамлы булыгыз. Көн саен шалтыратышып торыгыз, сәбәпсез дә күрешегез... Мин моны инде беркайчан да тоя алмаячакмын. Яратам! Минем абыем!" - дип язган Лилиана. Ул абыйсының каберенә чәчәкләр салган.

Ирназаровлар гаиләсенә күркәм сабырлык телибез, Маратның урыны оҗмахта булсын...



Cүз уңаеннан, бүген - Лилиананың туган көне! Чын күңелдән котлыйбыз, сәламәтлек, гаилә бәхете һәм киләчәктә дә актив, тырыш булуын телибез!

Фикерләр








Социаль челтәр йолдызлары

Илфак Шиһаповның моңарчы билгесез булган җыры: "Ике бала"

"Ярты ел үтеп тә киткән. Илфак китте - җырлары калды. Бер уйламаганда билгесез җыры килеп чыкты", дип яза социаль челтәрдә Илфак Шиһаповның истәлек төркеме җитәкчесе Назгөл Дибаева.

Социаль челтәр йолдызлары

Шорыкйол: Мари халкының Яңа елы

Халыклар дуслыгы йортында мари халкының Яңа елы башлануга багышланган Шорыкйол бәйрәмендә Татарстанда яшәүче марилар катнашты дип хәбәр итә "Татар-информ".

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 12+, 16+, 18+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@intertat.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла