Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Лариса Гузеева "Давай поженимся"га килгән Ляляның күкрәкләрен капшап, елатып бетерде

Тапшыруга килгән кәләшнең күкрәкләре чын булуына ышанмаган Лариса Гузеева шаккаткыч хәл китереп чыгарды.

news_top_970_100
Лариса Гузеева "Давай поженимся"га килгән Ляляның күкрәкләрен капшап, елатып бетерде
16 майда чыккан тапшыруга 23 яшьлек Мәскәү кызы Ляля килгән иде. Ул шактый зур күкрәкләрен кәбестә ашап үстердем дип аңлатты.

Лариса күкрәкнең табигый булуына ышанмыйча, студиядә үк тотып карыйсы килүен әйтте. Кыз аптырап калып, җавап тапмады. 

Лариса Гузеева исә, кызның янына барып, һич оялмыйча, кызның күкрәкләрен капшап карады.

Шуннан соң ул күкрәкнең чын булуын раслады. Тик моны белән генә тукталып кала алмады. Кызның сул күкрәге салкынрак булуына гаҗәпләнүен әйтте. 

Кыздан аягың аксак ахрысы дип тә сорап куйдылар. Ляля шугалакта егылып, аягын имгәтүен әйтергә мәҗбүр булды.

«Ляля-хромоножка тарихы. Яраткан, тик кияүгә чыга алмаган», — дип Гузеева төрттерүен дәвам итте.

Кыз исә кимсетүгә түзә алмыйча, елап җибәрде.

Шуннан соң гына, Роза Сабитова белән Лариса Гузеева кызны тынычландыра башлады.

Тапшыруда бу мизгел 25.56 минуттан башлана:

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100