Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Ләйсән Гыймаева өченче баласын көтә" дигән сүз дөресме?

Ике бала әнисе Ләйсән Гыймаева кабат әни булырга җыена бугай.

news_top_970_100
"Ләйсән Гыймаева өченче баласын көтә" дигән сүз дөресме?
Ләйсән Гыймаеваның авырлы булуы турындагы хәбәр 2 февраль көнне Анна Попованың кичәсендә таралды. Ләйсән үзе артистлар зонасында күренмәде. Кайбер артистлар сөйләвенчә, Ләйсән чыгыш ясаганнан соң, Булат Бәйрәмов хатынын өйгә алып кайтып киткән.

Ландыш Нигъмәтҗанова Инстаграмда Ләйсәннең корсагын күрсәтеп төшкән фото урнаштырды. Фотога караганда, Ләйсәннең корсагы шактый беленә. Ләкин җырчы үзенең авырлы булуын расламый да, кире дә какмый. "Әлегә бер комментарий да бирмибез", - диде ул.

 

Билгеле булганча, Булат Бәйрәмов белән Ләйсән Гыймаеваның Таңсылу һәм Зифа исемле ике кызлары бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100