"Кызлы йорт": Әнинең уклавы менеп төшә иде

6 Декабря 2017

Укылган: 506 тапкыр

Интернетта бертуган Ганиуллиналар, ягъни "Кызлы йорт"ның кызыклы фотосы пәйда булды.
Фотода кызлар тезелешеп урын җирендә ята. Баксаң, Башкортстанга баргач, аларга шулай урын җәйгәннәр икән. "Балачакта без бишебез дә бер караватта йоклый идек... Йокыга китә алмыйча шаулап ятсак, бабайның каешы, йә әнинең уклавы юрган аша өстебезгә менеп төшә иде! Эләккәннәре мышык-мышык елап, эләкмәгәннәре шыпырт кына йокыга тала идек... Башкортстанның Чоргылды авылында түзем кешеләр яши икән, безне бергә яткырдылар", - дип язган Аиша.

 

Фикерләр








Социаль челтәр йолдызлары

Әбри Хәбриев & солярка: Бардага юл 19 сәгатькә сузылган

“Рәвешләр” эстрада миниатюралары театры Казанны шаулатып концерт-тамашасын тәкъдим итте дә, гастрольләргә чыгып китте. Юл газабы – гүр газабы, дигәндәй, чираттагы сәфәрләрендә каршылыклар очраган юмористларга. 

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Intertat.ru © 2001 - 2017 Әлеге ресурста 12+, 16+, 18+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@intertat.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла