Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Кызлар Пати”га Кыш Бабай нинди бүләк ясаган?

“Кызлар Пати” Казанның “Корстон” комплексында беренче тапкыр Яңа ел корпоративын бәйрәм итте.

news_top_970_100
“Кызлар Пати”га Кыш Бабай нинди бүләк ясаган?
Кызлар һәр очрашуларын үзенчәлекле итәргә тырыша. Бу юлы исә алар башларына таҗ, каурый, эшләпә кебек төрле баш киемнәре һәм бизәкләр тагып килде. Кичәдә кызлар һәрвакыт игътибар үзәгендә булды. Хәтта Кыш Бабай да үзенең махсус бүләген – Яңа ел тортын “Кызлар Пати”га тапшырды.

Марта аенда “Кызлар Пати” оешканга 1 ел тула. Мәгълүм булганча, аны Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариева оештырды. Бу уңайдан кызлар 13 апрельдә Казанның "Филармония" концертлар залында беренче концертларын тәкъдим итәргә җыена. Ә аңа кадәр, 3 февраль көнне “Кызлар Пати” Фирдүс Тямаевның юбилей концертында чыгыш ясаячак. Тамаша “Пирамида” концертлар залында узар дип көтелә.








Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100