Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хәния Фәрхигә багышлап шигырь язучы Владимир Вакшель: "Кадерлем, Хəния, китмә!"

ВК социаль челтәрендә татар эстрадасының “примадонна”сы, бер ел элек арабыздан киткән популяр җырчыбыз Хәния Фәрхигә багышланган “Мәңгелек хәтер” төркеме бар. Хәния Фәрхинең иҗатына битараф булмаган уналты меңгә якын кеше җыелган анда. Төркемнең бер бүлегендә җырчыга атап язылган махсус шигырьләр дә урнаштырылып барыла. Алар арасында Беларустан Владимир Вакшельнең иҗат җимешләре игътибарга лаек. Берничәсен сезгә дә тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Хәния Фәрхигә багышлап шигырь язучы Владимир Вакшель: "Кадерлем, Хəния, китмә!"
Владимир Вашкель Беларус республикасының Ошмяны шәһәрендә 1953 елда туган. Белеме буенча геолог.  

- Әйе, мин нәрсәдер язарга тырышам, аларны шигырь дип атарга ярыймы икән. Мин шагыйрь түгел һәм ул исемгә омтылмыйм да. Миндә хисләр ташкыны кайный, мин үземне тоеп тора алмыйм, - дип сөйләде ул "Татар-информ" хәбәрчесенә. 

- Хәния Фәрхи турында шигырьләр язуым очраклы килеп чыкты. Интернетта утырганда очраклы рәвештә мин Хәния Фәрхи некрологына юлыктым. Бу мине кызыксындырды - ничек инде яшь, матур хатын кисәк үлеп киткән?

Мин бу яңалык белән кызыксына башладым, видеоязмалар карадым, җырларын тыңладым һәм "эләгеп калдым", Аның кабатланмас, үзенчәлекле тавышы миңа күченде. Җырлары башларымны әйләндерде, кызганыч, мин татарча бөтенләй аңламыйм. Әмма бу миңа артык комачауламады  - Хәния үз-үзен тотышы, хәрәкәтләре, эмоциясе белән нәрсә турында сүз барганын аңлата.

Аннары мин аңа багышланган төркем белән таныштым. Мин халыкның аны ничек яратканын, аңа нинди җылы һәм якын мөнәсәбәттә булуын күрдем. Минем аның якты истәлегенә үз өлешемне кертәсем килде. Мин аның турында шигырь язып карадым. Кешеләр укыды, ошаттылар. Минем Хәния төркемендә күп дусларым барлыкка килде, алар арасында аның туганнары да бар. Мин Хәниянең БӨЕК ХАТЫН-КЫЗ булуын аңладым. Аның турындагы хәтерне сакларга кирәк. 

Под весенним дождем, озябнув от холода, 
Я один посреди шумного города 
Я молчу, но звучит в этом молчании 
Вопль моей души, полный отчаянья 
Я хочу не думать о тебе 
Только не могу 
И каждый раз с тобой прощаясь, 
Сам себе я лгу 
Я не в силах вычеркнуть тебя 
Со своих страниц 
Снова ищу твой взгляд 
Средь не знакомых лиц 
Снова растворяюсь я в своих видениях 
Это не любовь, это уже наваждение 
Иногда мне кажется, что я без тебя ни я 
Просто люблю тебя я очень сильно, ХАНИЯ 
Все прошло и теперь лишь одиночество 
Ты ушла и я один – история кончилась 
Нас разделяют меж собой миры разные 
Только ниткою одной мы все-таки связаны 
14.04.2018 г.

Чудо-женщина нашей эпохи 
В этот солнечный, ветреный час 
Где она? Как относятся боги 
К этой женщине, где ты сейчас? 
Может также поешь чудо-песни 
В тех других заповедных мирах? 
Ты для тех, кто, увы, не воскреснет, 
Может главный твой зритель – АЛЛАХ? 
Ну а здесь ты лишь смотришь с экрана 
В сотнях записей разных программ 
Ты – любовь наша, ты - наша рана 
Это все, что оставила нам!!!  
24.03.2018 г.

ОДИНОЧЕСТВО 
Я засыпаю, в пелене тумана 
Вновь представляю нежный образ твой 
И отдаюсь во власть самообмана 
Опять лечу в мечтах вслед за тобой 
К твоим рукам во сне я припадаю, 
Во сне тебя по имени зову 
И ты мне шепчешь, прежде чем растаять: 
«Пока меня ты помнишь – я живу…» 
К тебе во сне бегу я, разбивая ноги, 
Мне кислорода мало, жжет в груди 
И я кричу, пускай услышат боги: 
«Родная, ХАНИЯ, не уходи!!!»… 
 Но вновь рассвет, и ночь беззвучно тает, 
 Стирая краски всех ночных картин, 
 Холодным снегом душу заметает, 
 Проходит ночь… и я опять один… 
 27.03.2018 г. Вашкель В.В., Беларусь.

Халык исә Владимирның шигырьләрен исе китеп укый. “Владимир, искитмәле шигырьләрегез өчен рәхмәт. Шундый матур, гүзәл, карап туймаслык, мәңге кабатланмас Хәниябезне яратмаслык түгел шул! Иҗади уңышлар Сезгә!” дип яза алар. Владимир, җавап итеп: “Зур рәхмәт, шигырьләремнең барысы да хисләрем ташкыныннан, безнең Хәниябезнең сокландыргыч матурлыгыннан  иҗат ителгән”, – ди.

***
Татар эстрадасының йолдызы 27 июльдә туган ягы - Башкортстанның Тәтешле районына әнисе янына кунакка кайткачйөрәк өянәгеннән вафат булды. Аңа быел май аенда 57 яшь тулган иде. Татарстанда җырчы белән хушлашу чарасы Казанның Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында узды. Театр бинасы бөтен килгән кешене дә сыйдыра алмады. Җырчының кызы Алия, әнисен соңгы юлга озатырга килгән кешеләргә рәхмәтен җиткерде.

Фоторепортажны сылтама аша карарга мөмкин. Хәния Фәрхинең биографиясе - тормышындагы 14 факт һәм җырлары.

Хәния Фәрхинең кырыгын искә алу. Хәния Фәрхи истәлегенә флешмоб.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100