Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кемнең балалары әтиләрен Апалель дип йөрткән?

Динә һәм Рафаэль Латыйповларның игезәк кызлары әтиләрен - Апалель, әниләрен Тинә дип йөрткән. Бу хакта Динә Латыйпова үзенең “Инстаграм” битендә яза.

news_top_970_100
Кемнең балалары әтиләрен Апалель дип йөрткән?

“Әй, Раббым, биргәнеңә шөкер! Бүген – 19 март, дөньялыкның иң зур хәзинәсе – балаларыбыз белән безне бүләкләдең! Әти-әни дигән бөек исемгә ия кылдың! Рәхмәт! - дип яза Динә ханым шәхси битендә.

Кызларым – бәгырь канатларым! Балаларым – йөрәк парәләрем! Әле генә кебек Сезне тәүге тапкыр кулларыма алганым. Шәфкать туташының сезне күкрәгемә куйгач, бернәрсә дә белән аңлатып бетермәслек хис урап алганын һәм мин ул рәхәтлеккә елдан-ел күбрәк чумганлыгымны. Әйе-әйе, күбрәк, чөнки ул сез биргән хис – Бала!!!

Тәпи атлап киткәндә егыла башласагыз, бер-берегезгә таяна идегез. Мин көләм, әбиегез, дәү әниегез шулчак теләк телиләр. “Әй бәбкәчләрем, гомер-гомерегезгә шулай бер-берегезгә терәк булыгыз!”.

Ике яшьтә телегез ачылды, сөйләшә башладыгыз. Хәрефләрне тулысы белән әйтә алмый идегез әле, миңа кызык, исемнәрне кабатлаттырам, кабат-кабат сорыйм. Ә сез әти Апалель (Рафаэль), әни Тинә (Динә), әби Бәдән (Бәян) бабай Турали (Нургали), дәү әни Тәрия (Сәрия) дип үзегезчә яңгыратасыз.

Болар инде барысы да артта калды, ләкин сез әле һаман безгә бала, нарасый, сабый...”

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100