Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Инвалид бала үстерүче Миләүшә Сафина: Мин аның әнисе булуым белән горурланам!

Җырчы Миләүшә Сафина инстаграмына кызы Мәрьям белән төшкән видеосын куйган.

news_top_970_100
Инвалид бала үстерүче Миләүшә Сафина: Мин аның әнисе булуым белән горурланам!
Миләүшәнең бу видеосын карагач, күңел тула. Аның инстадуслары да шундый хисләр кичерә: Мәрьямгә чын күңелдән сәламәтлек телиләр.



  • Миләүшә Сафина моннан ун еллап элек популярлык казанып килүче өметле җырчы иде. Әмма күпмедер вакыт актив иҗат иткәннән соң ул сәхнәдән юкка чыкты. Миләүшәнең шул вакытта зур сынауга дучар булуын белүчеләр бардыр. Тамашачылар башта Миләүшәнең әни булуы турындагы хәбәрне шатланып кабул итте. Соңыннан исә, кызы Мәрьямнең авыру белән көрәшеп яшәвен белгәч, көенделәр.

    Я горжусь, что я её мама!

    Публикация от Миляуша Сафина (@milya__safina)

    “Мәрьям авырый, дәвалау өчен ярдәм кирәк!” – дип, ул вакытта Миләүшә социаль челтәрдә үзе язды. Мәрьямгә ярдәм кулы сузучылар шактый булды – кыска гына вакыт эчендә зур сумма акча җыелды, Мәрьям дәвалану курсын башлады.

    Миләүшә баласын берүзе үстерә. Мәрьямнең әтисе белән аерылышканнар...

  • Миләүшә Сафина белән видеоинтервьюны да карагыз. 

      Комментарийлар (0)
      Калган символлар:
      news_right_column_1_240_400
      news_right_column_2_240_400
      news_right_column_3_240_400
      news_bot_970_100