Гүзәл Сәгыйтова әни булды!

16 Апреля 2018

Укылган: 1198 тапкыр

ТНВ телерадиокомпаниясе журналисты Гүзәл Сәгыйтова ире Айнур белән котлаулар кабул итә.
14 апрель көнне танылган журналист Гүзәл Сәгыйтова кыз бала тапты. Кызга Асылъяр дип исем кушачаклар.

Гүзәл үзенең интернет-битендә: "Интернет дуслар, танышлар, якыннарым! Бик күпләрдән котлау сүзләре килә - зур рәхмәт! Җавап бирергә җитешмим - кечкенә генә Кеше игътибарны гел үзенә таләп итә. Шулай да безнең зур шатлыкка битараф булмавыгыз, теләк-сорауларыгыз күңелгә рәхәтлек өстәгәнен язмый кала алмыйм! Рәхмәт сезгә! Ходайның кодрәте киң, һәрбарчагызга үз бәхетен мулдан бирсен! Р.S. Нурбәкнең җиңүе исә шатлык өстенә шатлык өсти. Анонс: Көзен "Калеб"тә Нурбәк режиссер-хореограф буларак бер бик үзенчәлекле проект тәкъдим итәчәк. Иң мөһиме, барыбыз да исән-сау булыйк!" - дип язган.

Гүзәлнең ире Айнур - ветеринария клиникасы җитәкчесе. Яшь парга һәм аларның кызларына озын гомер телибез!

Фикерләр








Социаль челтәр йолдызлары

Татар көрәшчесе Булат Мусинга кызлар ни өчен гашыйк?

Татарча көрәш буенча Дөнья Кубогы иясе Булат Мусин инстаграм аккаунтындагы постларны гел яңартып тора. Кызлар шул фотоларга гашыйк. Нигә икәнен чамалыйсыздыр инде. Үзе матур, үзе батыр, үзе татар!

Социаль челтәр йолдызлары

Хәния Фәрхигә багышлап шигырь язучы Владимир Вакшель: "Кадерлем, Хəния, китмә!"

ВК социаль челтәрендә татар эстрадасының “примадонна”сы, бер ел элек арабыздан киткән популяр җырчыбыз Хәния Фәрхигә багышланган “Мәңгелек хәтер” төркеме бар. Хәния Фәрхинең иҗатына битараф булмаган уналты меңгә якын кеше җыелган анда. Төркемнең бер бүлегендә җырчыга атап язылган махсус шигырьләр дә урнаштырылып барыла. Алар арасында Беларустан Владимир Вакшельнең иҗат җимешләре игътибарга лаек. Берничәсен сезгә дә тәкъдим итәбез.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Персонал данные

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла