Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Асаеваның Элвин Грейга кияүгә чыгу-чыкмавы төгәл билгеле булды

Гөлназ Асаева "Юлдаш" радиосында туры эфирда сорауларга җавап биргән. Ул "Җәннәт" псевдонимы һәм Элвин Грей турындагы сорауларга җавап биргән.

news_top_970_100
Гөлназ Асаеваның Элвин Грейга кияүгә чыгу-чыкмавы төгәл билгеле булды
Алып баручыларның Гөлназ Асаева "Иң бай җырчы" дип шаярталар һәм "ике меңлек купюраны күргәнең бармы әле?" дип сорыйлар. Асаева купюраны күргәне булмавын әйтә. Җырчы быел сентябрьдә Мәскәүдә "Җәннәт" проектын башлап җибәрәчәге һәм Мәскәүгә күчеп китәчәге турында әйтә. 

- Элвин Грейга кияүгә чыкмыйсың? - дип сорый алып баручы.

- Юк конечно! - ди Гөлназ Асаева.

Аның бу җавабыннан алып баручылар да, үзе дә көлә.
- Ярар, сау булыгыз! - ди моңа җавап итеп алып баручы. - Без шуны гына белергә теләгән идек!

2017 елның мартында Элвин Грей - Радик Юльякшин сәхнәдә Гөлназ Асаевага кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. Гөлназ Асаева "Интертат"ка: "Чыкмыйча булмас инде", - дип җавап бирде.
 
Гөлназ Асаева: "Без Радик белән октябрьдән бирле очрашып йөрибез", - дип белдергән иде. Соңрак җырчы кияүгә чыкмаячагын әйтте, әмма Уфадагы "Туган тел" каналының бәйрәмендә алар кабат бергә иде. Радик Юльякшинның Асаеваның туган көненә айфон бүләк итүе дә билгеле.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100