Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Асаева: "Минем күп иптәш кызларым олигархлар белән яши..."

Гөлназ Асаева «Ishkinin VS» ютуб каналына интервьюсында Элвин Грей псевдонимы белән чыгыш ясаган Радик Юльякшин белән танышуы һәм үзенең ирен ничек итеп күрүен әйтте.

news_top_970_100
Гөлназ Асаева: "Минем күп иптәш кызларым олигархлар белән яши..."

Гөлназ Асаева Элвин Грей белән җырчының концертына килгәч танышкан. Бу вакытта аңа 12 яшь булган. 

- Ул миңа дуэт тәкъдим итте. Аннары мин аны тыңлый башладым, фанаткасына әйләндем. Без аның белән аралаша башладык, әмма бик якын димәс идем. Барысы да  узган октябрьдә үзгәрде. Ул минем сольный концертка килде, чәчәкләр, аю бүләк итте, - дип сөйли Гөлназ. Билгеле булганча, шушы концертта Радик Юльякшин Гөлназ Асаевага кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. Гөлназ моны да аңлата:

"Бу шаяру булгандыр дип уйлыйм. Әмма Радик өчен әйтә алмыйм, аннан сорарга кирәк. Мин шуңа ачыклык кертәсем килә - мин Радик белән очрашып йөрми", - дип Гөлназ.

Җырчы булачак иренең "деловой", әмма иҗади кеше итеп күрүен әйтте. 

"Дөресен әйткәндә, мин аның иҗади булуын теләр идем, әмма нормаль эш белән эшләсен. Тормышка җитәрлек булсын. Минем олигархка кияүгә чыгасым килми. Минем күп кенә иптәш кызларым шундый ирләр белән яши, әмма мин бәхет шунда дип уйламыйм", - ди Гөлназ. 

Җырчы булачак ире белән мөнәсәбәтләр ышанычка корылган булырга тиешлеген әйтте. Ире аңа ирек бирергә һәм күпсанлы ир-ат дуслары белән аралашуына каршы булмаска тиеш. 

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 22 ноябрь 2023
    Исемсез
    Гэлназ мин сине бик яратам яшь артислар арасында ин сэйкемлесе матуры чибэре мин МОЛОДЕЦ
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100